«ГОЛОС. ДЕТИ» ТАПШЫРУЫНЫҢ ТУГЫЗЫНЧЫ СЕЗОНЫ СТАРТ АЛА
Бүген «Голос. Дети» проектының яңа, тугызынчы сезоны башланып китә. Проектның остазлары рәтендә Егор Крид, Полина Гагарина һәм Василий Вакуленко (Баста) бар.
Сайлап алу турын узып, Россиядән һәм чит илләрдән килгән яшь башкаручылар бүген бер остазның командасына эләгү өчен чыгыш ясаячак. Алып баручылар ролендә гадәттәгечә Дмитрий Нагиев һәм Агата Муценице булачак.
Шунысын да әйтеп үтәргә кирәк, яңа сезонга барлыгы 110 җырчы үткән. Биредә катнашучылар арасында булачак лепидоптеролог, Маврикий утравыннан яшь җырчы, гимнаст, яшь клоун һәм эквилибрист, шулай ук кадет, рокерлар, футболчылар, боксчы кыз һәм хәтта балет артистлары да чыгыш ясар дип көтелә.
Тапшыруны гадәттәгечә «Первый канал»да 21:30 да күрсәтәчәкләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
14 сентября 2026 - 11:25
МӘКТӘПЛӘРДӘ БАШЛАНГЫЧ ХӘРБИ ӘЗЕРЛЕККӘ СӘГАТЬЛӘР САНЫ АРТТЫРЫЛГАН
-
14 сентября 2026 - 11:15
КОЛЛЕДЖ СТУДЕНТЛАРЫ ӨЧЕН ВПРДА ТАРИХ МӘҖБҮРИ ФӘН БУЛАЧАК
-
11 сентября 2026 - 13:09
ТУГЫЗЫНЧЫ СЫЙНЫФЛАРДА ТАРИХТАН ТЕЛДӘН ИМТИХАННЫ СЫНАП КАРАУ КӨЗЕН БАШЛАНАЧАК
-
10 сентября 2026 - 12:44
МӘГАРИФ МИНИСТРЛЫГЫ 5-9 СЫЙНЫФЛАР ӨЧЕН ФГОС ҺӘМ БЕЛЕМ БИРҮ ПРОГРАММАЛАРЫН ЯҢАРТАЧАК
Нет комментариев