ГАШЫЙКЛАР КӨНЕНДӘ КАЗАНДА НИНДИ ЧАРАЛАР УЗА?
14 февральдә Казанның төрле җәмәгать киңлекләрендә Гашыйклар көненә багышланган чаралар узачак. Син дә бу кызыклы программалы кичәләргә үзеңнең яраткан кешең яисә дусларың белән кушыла аласың.
Әйтик, 18:00 сәгатьтә Кремль яр буенда алып баручылы, җырлы һәм биюле, күңелле бәйгеле күңел ачу чарасы узачак. Иң романтик һәм актив парларга бүләкләр тапшырылачак.
«Черек күл» паркындагы шугалакта та Гашыйклар көне бәйрәм ителәчәк. 18:30 сәгатьтә «Soldiers of Love» төркеме чыгыш ясаячак. Килгән кунакларга алып баручы һәм аниматорлар бәйгеләр үткәрәчәк. Кичәдән истәлекле фото ясарга теләүчеләр өчен фотозона да эшләячәк.
Шулай ук «Иннополис» стадионы янындагы шугалак та бүгенге кичне үткәрергә чакыра. Монда исә «Кудри» төркеме чыгышы, ди-джей сет һәм бушлай чәй булачак. Ә Sviyaga Glamp кызыклы уеннар уздырачак.
19:00дә «Казан» гаилә үзәге янындагы автокинотеатрда «10 причин моей ненависти» дип аталган романтик комедия күрсәтеләчәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
14 сентября 2026 - 11:25
МӘКТӘПЛӘРДӘ БАШЛАНГЫЧ ХӘРБИ ӘЗЕРЛЕККӘ СӘГАТЬЛӘР САНЫ АРТТЫРЫЛГАН
-
14 сентября 2026 - 11:15
КОЛЛЕДЖ СТУДЕНТЛАРЫ ӨЧЕН ВПРДА ТАРИХ МӘҖБҮРИ ФӘН БУЛАЧАК
-
11 сентября 2026 - 13:09
ТУГЫЗЫНЧЫ СЫЙНЫФЛАРДА ТАРИХТАН ТЕЛДӘН ИМТИХАННЫ СЫНАП КАРАУ КӨЗЕН БАШЛАНАЧАК
-
10 сентября 2026 - 12:44
МӘГАРИФ МИНИСТРЛЫГЫ 5-9 СЫЙНЫФЛАР ӨЧЕН ФГОС ҺӘМ БЕЛЕМ БИРҮ ПРОГРАММАЛАРЫН ЯҢАРТАЧАК
Нет комментариев