«ГАРРИ ПОТТЕР 20 ЕЛДАН СОҢ»: МАХСУС ЭПИЗОДНЫҢ ТРЕЙЛЕРЫ ЧЫКТЫ
HBO Max «Гарри Поттер 20 лет спустя: Возвращение в Хогвартс» дип аталган махсус эпизодның рәсми трейлерын күрсәткән. Аның чыгышы «Гарри Поттер и философский камень» фильмының 20 еллыгына багышланган. Бу эпизодка киноны төшерү өзекләре һәм актерлар белән интервьюлар керәчәк.
Проектта Дэниел Рэдклифф, Эмма Уотсон һәм Руперт Гринт катнашкан. Алар режиссер Крис Коламбус һәм Гарри Поттер турындагы фильмнарда катнашкан башка актерлар белән очрашачак. Актерлар сәхнә арты вакыйгалары белән уртаклашачак, яшь тылсымчы турындагы беренче фильмның барлыкка килү тарихын искә төшерәчәк.
Ә менә Гарри Поттер турындагы китаплар сериясе авторы Джоан Роулинг бирегә чакырылмаган булган.
Проектның премьерасы 1 гыйнварда Амедиатекада һәм HBO Max онлайн-кинотеатрында узачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
26 августа 2026 - 11:17
1 СЕНТЯБРЬДӘН МӘКТӘПЛӘРДӘ ДӘРЕС ВАКЫТЫНДА СМАРТФОН КУЛЛАНУ ТЫЕЛА
-
26 августа 2026 - 08:39
АБИТУРИЕНТЛАРГА УКУ КРЕДИТЫН ВУЗГА КАБУЛ ИТЕЛГӘНЧЕ ҮК БИРЕРГӘ ТӘКЪДИМ ИТӘЛӘР
-
25 августа 2026 - 15:59
ДИДЖЕЙ-СЕТ, ПОДКАСТ СТУДИЯСЕ ҺӘМ СВОП-МАРКЕТ: КАЗАНДА «СИН» КОНТЕНТ-ВЕЧЕРИНКАСЫ УЗАЧАК
-
25 августа 2026 - 11:34
МӘКТӘПЛӘРДӘ ТАРИХ ТЕМАЛАРЫН ӨЙРӘНҮ ТӘРТИБЕН ҮЗГӘРТҮ ТЫЕЛА
Нет комментариев