ГАЛИМНӘР ИҢ АЧУ КИТЕРӘ ТОРГАН 3 ТАВЫШНЫ АЧЫКЛАГАН
Һәрбер кешенең дә ачуын чыгаручы тавышлар була. Кемдер чөмергәнне яратмый, кемдер тимер тавышыннан тешләрен кыса, ә кемдер сагыз чәйнәгәннәрен сөйми. АКШ галимнәре сораштыру үткәреп, иң ачуны чыгара торган тавышларны ачыклаган.
Сораштыруда меңнән артык кеше катнашкан. Алар үзләренә иң ошамаган тавыш турында сөйләгән, һәм бу мәгълүматларга нигезләнеп, галимнәр 3 тавышны билгеләгән. Шулай итеп, дөньядагы күпчелек кешене мәктәп тактасына акбур белән сызу, ачык авыз белән чәйнәү һәм кычкырып сөйләшүгә карата нәфрәт берләштерә икән.
Тикшерү вакытында галимнәр кешеләрнең иң яраткан тавышлары турында да сорашкан. Күбесе баланың көлүен һәм яңгыр тавышын иң рәхәт, иң матур дип атаган. Ә берничә кеше кәгазьнең кыштырдавы ял иттерә дип әйткән.
Гомумән, ачу китерә торган тавышлар рейтингына, инде аталганнардан тыш, сагыз чәйнәү, су эчкәндә ишетелерлек итеп йоту, гырлау, кикерү, теш шыкырдату, тел шартлату, ручка белән өстәлгә сугу, тырнаклар белән өстәлгә сугу, авыр итеп сулау, йөткерү, борын тарту, бармак буыннарын шартлату, тамакны чистарту кебек тавышлар да кергән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
17 сентября 2026 - 14:13
УФАДА 300ДӘН АРТЫК БАЛА «БАЛАЧАКНЫ КАЙТАРУ» ФЕСТИВАЛЕНӘ ҖЫЕЛДЫ
-
17 сентября 2026 - 10:34
ФИПИ БДИГА ӘЗЕРЛӘНГӘНДӘ ӘДӘБИ ТЕКСТЛАРНЫ ЯТЛАУНЫ КИРЕ КАЙТАРЫРГА ТӘКЪДИМ ИТӘ
-
16 сентября 2026 - 10:29
КАЗАНДА РОССИЯДӘГЕ ИҢ ЗУР ҖӘЯДӘН АТУ ҮЗӘГЕ АЧЫЛДЫ
-
15 сентября 2026 - 12:48
ТАТАРСТАНДА 4 МЕҢНӘН АРТЫК УКУЧЫ ЮЛ ЙӨРҮ КАГЫЙДӘЛӘРЕН УЕННАР АША ӨЙРӘНӘЧӘК
Нет комментариев