ДМИТРИЙ ТУМАНОВ: «БУ ҖЫРЛАРГА АТА-БАБАЛАРЫБЫЗНЫҢ ВАСЫЯТЬЛӘРЕ САЛЫНГАН»
5 майда 16.00 сәгатьтә «Созвездие-Йолдызлык» Арт-резиденциясендә Җиңү көненә багышланган концерт күрсәтеләчәк. Бу кичтә Бөек Ватан Сугышы елларына кагылышлы җырлар һәм шигырьләр, узган гасыр эстрада сәнгатенең иң яхшы үрнәкләре яңгыраячак. Әлеге концертка шулай ук җырчы, актер, халыкара фестивальләр лауреаты Владимир Шнитко да кушылачак.
Сәхнәдә шулай ук Татарстанның яшь талантлары, Аксубай һәм Яшел Үзән районнарыннан «Созвездие-Йолдызлык» республика фестиваль хәрәкәте лауреатлары һәм җиңүчеләре чыгыш ясаячак. «Без балалар репертуарына аерым игътибар бирәбез. Алар кечкенәдән патриотик җырларны бик яхшы белә һәм теләп башкара. Бу җырларга ата-бабаларыбызның васыятьләре салынган. Бу – безнең мәдәни код», – дип билгеләп үтте Фестиваль хәрәкәтенең генераль продюсеры, Арт-резиденция җитәкчесе Дмитрий Туманов.
Шунысын да әйтеп үтәргә кирәк, бу көннәрдә йолдызчыклар Бөтенроссия дәүләт телерадиокомпаниясе тарафыннан игълан ителгән «Ватан нәрсәдән башлана» яшьләр патриотик җырының масштаблы телевизион марафон-фестивалендә катнаша.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
9 октября 2026 - 14:21
ТАТАРСТАН МӘКТӘПЛӘРЕНДӘ ЯСАЛМА ФӘҺЕМ ДӘРЕСЛӘРЕ БАШЛАНА
-
9 октября 2026 - 11:58
ЮГАРЫ БДИ НӘТИҖӘЛӘРЕ ӨЧЕН ӨСТӘМӘ БАЛЛ БИРЕРГӘ МӨМКИННӘР
-
8 октября 2026 - 11:47
2027 ЕЛДА ВПР 19 АПРЕЛЬДӘН 21 МАЙГА КАДӘР УЗАЧАК
-
8 октября 2026 - 11:26
КАЗАНДА ТӨШЕРЕЛГӘН «АЙДА» СЕРИАЛЫ НОЯБРЬДӘ ЧЫГАЧАК
Нет комментариев