ДИКТАНТ ЯЗАБЫЗМЫ? ТАТАР ТЕЛЕННӘН ДӨНЬЯКҮЛӘМ АКЦИЯ УЗА
10-12 сентябрь көннәрендә татар теленнән дөньякүләм белем тикшерү акциясе уза. Диктант татар теленә һәм мәдәниятенә игътибарны җәлеп итүгә, туган телгә мәхәббәтне үстерүгә һәм әдәби татар телендә аралашучылар санын арттыруга юнәлтелгән. Әлеге чарада һәр теләгән, татар теленә битараф булмаган кеше дөньяның төрле шәһәрләрендә катнаша ала. Диктантны килеп яза алмаган кешеләргә телефон аша, ягъни онлайн форматта язу мөмкинлеге тудырылачак.
Быел Татарстанда һәм чит илләрдә диктантта катнашучылар күренекле татар язучысы Гомәр Бәшировның әсәреннән алынган өзекләрне, ә Россия регионнарында яшәүчеләр татар шагыйре һәм язучысы Ибраһим Сәләховның әсәреннән өзекне язачак.
Диктантны тикшерүчеләр, филологлар катнашучыларга алдан бөтен кагыйдәләрне кабатларга, күп итеп татарча китаплар укырга һәм татарча радио тыңларга киңәш итәләр. Диктанттан соң нәтиҗәләрне акциянең сайтында 30 көн дәвамында белеп булачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
16 октября 2026 - 11:24
РАКЕТА КУРКЫНЫЧЫ БУЛГАНДА УКУЧЫЛАР НИШЛӘРГӘ ТИЕШ?
-
15 октября 2026 - 11:31
МӘКТӘП ПРОГРАММАСЫНА РОССИЯ ХАЛЫКЛАРЫ ӘДӘБИЯТЫ ӘСӘРЛӘРЕ КЕРТЕЛӘЧӘК
-
14 октября 2026 - 11:42
ВУЗГА ИМТИХАНСЫЗ КЕРҮ МӨМКИНЛЕГЕ ОЛИМПИАДА ҖИҢҮЧЕЛӘРЕНӘ ГЕНӘ КАЛЫРГА МӨМКИН
-
14 октября 2026 - 11:38
2027 ЕЛДАН ЮГАРЫ СЫЙНЫФ УКУЧЫЛАРЫНЫҢ ДӘРЕСТӘН ТЫШ ЙӨКЛӘНЕШЕ КИМИЯЧӘК
Нет комментариев