«ДЕЖУРНЫЙ ПО ПЛАНЕТЕ» БӘЙГЕСЕНЕҢ ФИНАЛЫ УЗДЫ!
16 апрельдә Казанда 8-11 сыйныф укучылары арасында уздырылган «Дежурный по планете» Бөтенроссия бәйгесенең суперфиналы узды. «Дежурный по планете» – мәктәп укучылары өчен космос өлкәсендәге технологик бәйге һәм проектларны берләштерүче махсус программа.
Смена 3 апрельдән башлап 17 апрельгә кадәр кадәр Сәләтлеләр Университеты базасында үткәрелде. Биредә Росииянең 37 төбәгеннән килгән 108 бала катнашты. Ә сайлап алу этабында гаризалар саны 20 000 җиткән дип, искәрттеләр оештыручылар.
Смена дәвамында катнашучылар космос темасына 21 проект эшләделәр. Аларның юнәлешләре дә төрле булды. Мисал өчен, берничә бала дүрт иярченнең прототипларын сынап, аларны 25 км биеклеккә, стратосферага күтәрделәр, икенчеләре шул иярченнән килгән фото-видеоларны кабул иткәннәр. Экология белән кызыксынучылар Зәңгәр күл тирәләрен тикшергәннәр. Кыскасы, берсе дә эшсез тормаган.
Ябылу тантанасы кысаларында сменада катнашучыларның бәйге юнәлешләре буенча йомгаклау проект эшләре күргәзмәсе булды. Һәм махсус номинацияләрдә бүләкләр тапшырылды.
Барлык җиңүчеләр һәм призерлар аэрокосмик вузларга кергәндә өстенлекләр бирә торган дипломнар, истәлекле бүләкләргә ия булды.
Фото бәйгенең Вконтакте төркеменнән алынды
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
13 июля 2026 - 14:28
КАЗАНДА «БЕЗНЕҢ УРАМ МУЗЫКАСЫ» ҖӘЙГЕ КОНЦЕРТЫ УЗАЧАК
-
13 июля 2026 - 13:03
ТАТАРСТАН ЧЫГАРЫЛЫШ СЫЙНЫФ УКУЧЫЛАРЫ БДИДА 460 ЙӨЗ БАЛЛЫ НӘТИҖӘ КҮРСӘТКӘН
-
13 июля 2026 - 11:31
ТАТАРСТАНДА БДИНЫҢ БАРЛЫК ФӘННӘР БУЕНЧА УРТАЧА БАЛЛЫ РОССИЯ КҮРСӘТКЕЧЛӘРЕННӘН ЮГАРЫРАК
-
10 июля 2026 - 16:03
ҮСМЕРЛӘРНЕ ДЕСТРУКТИВ ЭШЧӘНЛЕККӘ ҖӘЛЕП ИТҮНЕ КИСӘТҮ ТУРЫНДА СЕРИАЛ ЧЫКТЫ
Нет комментариев