ӘДӘБИ САБАНТУЙ-2021: НИЛӘР КӨТЕЛӘ?
27 августта Арчада, Татарстанда туган телләр һәм халыклар дуслыгы елы һәм Габдулла Тукайның тууына 135 ел тулу уңаеннан, Әдәби Сабантуй узачак. Әлеге чара гыйнвар һәм апрель аенда үткәрелгән «Әдәби марафон», «Авылым гүзәллеге» бәйгеләренең финалистларын бүләкләү тантанасы, милли бәйрәм форматында үткәреләчәк.
«Бу Әдәби Сабантуй әдәбият сөйгән кешеләрне җыеп, балаларның гына түгел, хәтта өлкәннәрнең дә тел байлыкларын үстерергә, дөньяга карашларын киңәйтергә этәргеч булыр, дип уйлыйм. Арча ягы музейларга бик бай: Кушлавыч, Казан арты һәм Әлифба музейлары – ерактан килгән әдәби марафончылар өчен аларны күрү мөмкинлекләрен дә тудырдык», – ди «Татнетны үстерү фонды» коммерцияле булмаган оешмасының башкаручы директоры, «Әдәби марафон» проектының идея авторы һәм җитәкчесе Раил Гатауллин.
Ә Сабантуйның төп бәйгесенә килгәндә, ул «әдәби көрәш» дип аталачак. Ул Әдәби Сабантуй алдыннан бер атна дәвамында онлайн форматта уздырылды һәм 50 кеше арасыннан 24 финалист сайланып алынды. Сабантуй көнне зур мәйданда чараның абсолют батырын билгеләячәкләр. Шулай ук, Әдәби Сабантуйда китаплар сатылачак, танылган язучылар белән фотога төшеп булачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
14 мая 2026 - 10:38
КАЗАНДА БАЛАЛАР АРАСЫНДА РЕГБИ ТУРНИРЫ УЗАЧАК
-
13 мая 2026 - 13:19
КАЗАНДА ЭЛЕКТРОСАМОКАТ ПАРКОВКАЛАРЫ СХЕМАСЫННАН 23 АДРЕС АЛЫНДЫ
-
12 мая 2026 - 13:12
РФ СӘЛАМӘТЛЕК САКЛАУ МИНИСТРЛЫГЫ ЯҢА МЕДИЦИНА БЕЛГЕЧЛЕКЛӘРЕ КЕРТЕРГӘ ТӘКЪДИМ ИТТЕ
-
8 мая 2026 - 12:57
КАЗАНДА УЗАЧАК VK FESTТА КЛАВА КОКА ҺӘМ ДИМА МАСЛЕННИКОВ ЧЫГЫШ ЯСАЯЧАК
Нет комментариев