COVID-19 ИНТЕЛЛЕКТ ДӘРӘҖӘСЕН КИМЕТӘ
COVID-19 белән авырганнарның интеллект дәрәҗәсе авыру кичермәгән кешеләрнекенә караганда түбәнрәк, дип ачыклаган Британия белгечләре. Иң зур аерма концентрацияне һәм фикерләүне таләп итә торган биремнәрне эшләгәндә күренгән. Авыру никадәр начар үтсә, кешенең баш мие дә шулкадәр начаррак эшли.
Бу яман авыру, психик һәм неврологик проблемаларга китереп, баш миен зарарларга сәләтле. Лондонның Империя көллияте белгечләре ачыклаганча, COVID-19ны кичергән кешенең когнитив сәләтләренә тискәре йогынты ясала икән. Тикшерүчеләр 2020 елның гыйнварыннан алып декабренә кадәр интеллектка тест узган 81 337 катнашучыны анализлаган. 12 689 кеше хәбәр иткәнчә, алар COVID-19ны төрле дәрәҗәдәге авырлыкта кичергәннәр. Нәтиҗә шундый: COVID-19 белән авырган кешеләр сәламәт кешеләр белән чагыштырганда интеллектка тестны начаррак үтәгән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
9 октября 2026 - 14:21
ТАТАРСТАН МӘКТӘПЛӘРЕНДӘ ЯСАЛМА ФӘҺЕМ ДӘРЕСЛӘРЕ БАШЛАНА
-
9 октября 2026 - 11:58
ЮГАРЫ БДИ НӘТИҖӘЛӘРЕ ӨЧЕН ӨСТӘМӘ БАЛЛ БИРЕРГӘ МӨМКИННӘР
-
8 октября 2026 - 11:47
2027 ЕЛДА ВПР 19 АПРЕЛЬДӘН 21 МАЙГА КАДӘР УЗАЧАК
-
8 октября 2026 - 11:26
КАЗАНДА ТӨШЕРЕЛГӘН «АЙДА» СЕРИАЛЫ НОЯБРЬДӘ ЧЫГАЧАК
Нет комментариев