ЧАЛЛЫ ЯШҮСМЕРЛӘРЕ «ӘЙДӘ,ШАЯРТ»ТА ҮЗ КӨЧЛӘРЕН СЫНАП КАРАДЫЛАР
Татарстанның халыклар дуслыгы йортында «Әйдә, ШаяРТ!» шаяннар һәм тапкырлар клубы лигасының өченче сезонын ачып җибәрделәр. Төрле районнардан килгән ун команда бер-берсе белән финалның сигездән берендә ярыштылар.
Жюри әгъзалары булып бу юлы Татарстанның халык артисты Җәвит Шакиров, Татарстанның һәм Россиянең халык артисты Венера Ганиева, Татарстанның атказанган артисты Данир Сабиров, «Әйдә, ШаяРТ»ның аерылгысыз дусты, танылган радио алып баручысы Айваз Садыров, «Әйдә ШаяРТ» Татар КВН Лигасы җитәкчесе Рамил Агдеев булдылар.
Бу уенда командалар югары һәм түбән лигаларда калу өчен көрәштеләр. Командалар арасында Чаллы шәһәренең Мулланур Вахитов исемендәге 2 нче гимназия укучылары командасы да көч сынап карады. Уеннан төшеп калсалар да мәктәп укучыларының тәҗрибәле командалар белән бергә ярышулары, тырышып әзерләнгәннәре сөендерә.
Нәтиҗәдә ун команда арасыннан сигезе генә калды. Ә иң яктылары арасында Керәшеннәр җыелма командасын, Зәй әбиләре командасы, Тукай районы җыелма командасы, Чаллы-бройлер командаларын аерырга була. Нәкъ менә алар финалның сигездән берендә жюрига искиткеч уен тәгъдим иттеләр, кызык булдылар!
Уенның дәвамын көтеп, тагын да үткен мәзәкләр булыр дип ышанып калабыз! Нәтиҗәдә шуны әйтәсе килә: татарлар шаярта беләләр!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
16 января 2026 - 12:09
ТАТАРСТАНЛЫЛАР УЗГАН ЕЛДА МОШЕННИКЛАРГА 5,6 МИЛЛИАРД СУМ АКЧА ҖИБӘРГӘН
-
15 января 2026 - 14:34
КӨЧЛЕ САЛКЫННАРДА МӘКТӘПЛӘРДӘ ДӘРЕСЛӘР БУЛМАСКА МӨМКИН
-
14 января 2026 - 09:04
ЧЕРЕК КҮЛДӘ ИЛЬЯ АВЕРБУХТАН ШОУ
-
13 января 2026 - 15:23
РОССИЯ ҮЗӘК БАНКЫ ИКЪТИСАД ТУРЫНДА АУДИОПОДКАСТЛАР СЕРИЯСЕН БАШЛАП ҖИБӘРДЕ
Нет комментариев