ЧАЛЛЫ ТЕАТРЫ КАЗАНГА 3 СПЕКТАКЛЬ АЛЫП КИЛӘ
Бүген халык язучысы Аяз Гыйләҗевның тууына 95 яшь тулды. Шул уңайдан Аяз Гыйләҗев исемендәге Чаллы татар дәүләт драма театры вәкилләре Казанга килде. Театр февраль аенда Г.Камал сәхнәсендә «Яшь йөрәкләр», «Капка» һәм «Болан» спектакльләрен тәкъдим итәчәк. Спектакльләрнең өчесе дә – 12 яшьтән өлкәнрәк тамашачылар өчен.
Аяз Гыйләҗев исемендәге Чаллы татар дәүләт драма театрының сәнгать җитәкчесе Олег Кинҗәгулов сүзләренчә, театр Казан тамашачысына үзенең иң яхшы дип саналган сәхнә әсәрләрен күрсәтәчәк. Сәхнәдә яшьләрнең шаянлыгына корылган музыкаль комедия дә, кеше өчен әһәмиятле булган проблемалар турында уйланулар да булачак.
Театрның репертуарында мәктәп укучылары, гаилә белән карар өчен кызыклы һәм татар халык әкиятләренә нигезләнгән спектакльләр дә бар. Шулай ук театр «Театраль педагогика» проектын да тәкъдим итә. Ул мәктәп укучылары белән очрашып, язучылар, шагыйрьләр турында әңгәмә кору форматында үтә. Әлеге проект укучыларны, студентларны театр сәнгатенә якынайту өчен эшләнгән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
28 сентября 2026 - 11:40
«ГЕРОЙЛАР ЯНӘШӘ» БӘЙГЕСЕНӘ 180НӘН АРТЫК ИҖАДИ ЭШ КИЛГӘН
-
28 сентября 2026 - 11:39
КАЗАНДА «КАЗАН» ГАИЛӘ ҮЗӘГЕ ЯНЫНДА 4 МЕҢ КВАДРАТ МЕТРЛЫ ЯСАЛМА БОЗ ШУГАЛАГЫ АЧЫЛАЧАК
-
25 сентября 2026 - 10:59
1 ДЕКАБРЬДӘН СМАРТФОН ҺӘМ НОУТБУКЛАРГА ЯҢА САЛЫМ КЕРТЕЛӘ
-
24 сентября 2026 - 11:04
ТАТАРСТАНДА БДИДА 100 БАЛЛ ҖЫЮЧЫЛАРГА АКЧА ТҮЛӘНӘЧӘК
Нет комментариев