БЫЕЛГЫ ТЕАТРАЛЬ САБАНТУЙ МИНЗӘЛӘДӘ ҮТӘЧӘК
18 июньдә, 11:00 сәгатьтә, Минзәлә шәһәрендә Татарстан театрларының XIV Сабантуе уздырыла. Бәйрәмдә театр коллективлары һәм танылган сәнгать әһелләре катнашачак. Чараның төп максаты – татар халкының милли мәдәниятен саклау һәм театр сәнгатен үстерү.
Бәйрәм театраль дип аталса да, анда Сабантуйның бөтен уеннары: милли көрәш, гер күтәрү, капчыкта сикерү, чүлмәк вату, капчык сугышы һәм башкалар үткәреләчәк. Шулай ук, бәйгеләрдән тыш, балалар уеннары да уздырылачак.
Сабантуйның программасында 13 ярыш үткәрү каралган. Быел ул исемлеккә волейбол уены да кертелгән. Ярышларда җиңүчеләргә истәлекле бүләкләр тапшырылачак, ә Сабантуй батырына исә тәкә биреләчәк. Сабантуйның төп бүләге – автомобиль ярышларда иң күп балл җыйган театр коллективына тапшырылачак.
Актерлар Сабантуенда кунак булып һәркем катнаша ала. Барлык килүчеләр дә Татарстан театрлары артистларының концертын, Минзәлә шәһәре һәм районы иҗат коллективлары чыгышларын карый алачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
21 сентября 2026 - 11:24
10-11 СЫЙНЫФ УКУЧЫЛАРЫ ӨЧЕН МӘҖБҮРИ ФӘННӘР ИСЕМЛЕГЕ РАСЛАНДЫ
-
18 сентября 2026 - 11:53
КАЗАНДА САЙЛАУДА ТАВЫШ БИРҮЧЕЛӘРГӘ МАХСУС «БЕЛӘЗЕК» БИРӘЛӘР: УЛ НӘРСӘ ӨЧЕН КИРӘК?
-
18 сентября 2026 - 11:36
САЙЛАУЛАР БАШЛАНДЫ: МӘКТӘПЛӘРДӘ ДӘРЕСЛӘР НИЧЕК УЗАЧАК ҺӘМ БЕРЕНЧЕ ТАПКЫР ТАВЫШ БИРҮЧЕЛӘР КҮПМЕ?
-
18 сентября 2026 - 11:26
РОССИЯДӘ ДӘҮЛӘТ ДУМАСЫНА ДЕПУТАТЛАР САЙЛАУ БАШЛАНДЫ
Нет комментариев