БӨТЕНРОССИЯ БАЛАЛАР ФОЛЬКЛОРИАДАСЫ: НИЛӘР КӨТЕЛӘ?
19-23 июньдә Казанда Бөтенроссия балалар фольклориадасы уза. Фестивальгә Россиянең төрле төбәкләреннән 1 меңнән артык катнашучы киләчәк.
Чара икенче тапкыр уздырыла. Биредә төрле төбәкләрдән килгән 10-18 яшьлек балалар һәм яшүсмерләр фольклор иҗат коллективлары катнашачак.
Бөтенроссия балалар фольклориадасы ни өчен уздырыла?
Балалар фольклориадасы һәр тамашачы һәм катнашучы тормышында онытылмаслык вакыйга булачак. Ул иҗади потенциалны үстерү, уникаль традицияләрне, балалар һәм яшүсмерләр иҗатын саклауга ярдәм итәчәк. Шунысы куанычлы: фестивальне нәкъ менә балалар үзләре теләп көткән һәм аңа әзерләнгән. Фольклор, күпләр уйлаганча, күңелсез түгел. Ул заманага яраклаштырылган һәм кызыклы була ала. Үз милләтенең җырларын, биюләрен, гореф-гадәтләрен күрсәтергә теләгән яшүсмерләр байтак һәм аларның күп өлеше нәкъ менә быелгы фестивальдә катнаша!
Чарада ниләр булачак?
Катнашучылар милли костюмнардан йөреп чыгыш ясаячак. Фестивальдә кызыклы остаханәләр, күчмә концертлар, төбәк уеннары, биюләрен күрсәтү һәм өйрәнү кичәләре көтелә.
Фольклориаданың тантаналы ачылышында Казан Кремленнән Игенчеләр сараена кадәр парад үтәчәк. Соңгы ноктада гала-концерт гөрләячәк. Шуннан соң коллективлар Иннополис, Апас, Яшел Үзән, Лаеш һәм Биектау шәһәрләренә үзләренең чыгышлары белән бүлешергә барыр дип планлаштырыла.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
9 октября 2026 - 14:21
ТАТАРСТАН МӘКТӘПЛӘРЕНДӘ ЯСАЛМА ФӘҺЕМ ДӘРЕСЛӘРЕ БАШЛАНА
-
9 октября 2026 - 11:58
ЮГАРЫ БДИ НӘТИҖӘЛӘРЕ ӨЧЕН ӨСТӘМӘ БАЛЛ БИРЕРГӘ МӨМКИННӘР
-
8 октября 2026 - 11:47
2027 ЕЛДА ВПР 19 АПРЕЛЬДӘН 21 МАЙГА КАДӘР УЗАЧАК
-
8 октября 2026 - 11:26
КАЗАНДА ТӨШЕРЕЛГӘН «АЙДА» СЕРИАЛЫ НОЯБРЬДӘ ЧЫГАЧАК
Нет комментариев