«БӘЛЛҮР ЯБАЛАК»: «ГЛАГОЛИЦА» IX ХАЛЫКАРА ӘДӘБИ ПРЕМИЯСЕ СИНЕҢ ТӨП ПРИЗ ӨЧЕН ЯРЫШУЫҢНЫ КӨТӘ!
«Глаголица» IX халыкара әдәби премиясе яшь язучыларны һәм шагыйрьләрне төп приз өчен көрәшергә чакыра. Әлеге бәйге – 10-17 яшьлек яшүсмерләргә рус һәм татар телләрендә теләсә нинди жанр һәм форматта иҗат итү һәм үз-үзеңне күрсәтү өчен шәп мөмкинлек. Биредә катнашу бушлай.
Бәйгегә эшләр 2022 елның 19 сентябренә кадәр https://www.glagolitsa-rt.ru/ сылтамасы буенча кабул ителә. Барлык номинацияләр дә сайтта бирелгән. Катнашыр өчен, бары тик сайтта теркәлеп, анкета тутырырга һәм таләпләргә туры килә торган бәйге эшен шәхси кабинетта беркетергә кирәк. Үткәрү этаплары түбәндәгегә бүленә:
1. Гаризалар һәм бәйге эшләрен кабул итү – 19 сентябрьгә кадәр.
2. Озын һәм кыска исемлекләрне билгеләү – 24 октябрьгә кадәр.
3. Финалда катнашучыларны бай мәдәни программа, биш көн буе балалар лагеренда танылган язучылар, журналистлар һәм тәрҗемәчеләрдән остаханәләр көтә. Җиңүчеләрне билгеләү – 13 ноябрьдән 18 ноябрьгә кадәр.
4. Бүләкләү тантанасы – 18 ноябрь, «Әкият» курчак театры.
Бүләкләр фондына килгәндә, җиңүчеләрне әдәби сменага 140 юллама, 36 планшет, 36 «Кече китапханә» комплекты һәм «Глаголица» премиясенең төп призы – 9 «Бәллүр ябалак» сыны көтә!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
17 июля 2026 - 08:03
БДИДА 300 БАЛЛ ҖЫЙГАН ЧЫГАРЫЛЫШ УКУЧЫСЫ КФУНЫ САЙЛАГАН
-
16 июля 2026 - 12:56
КАЗАН УКУЧЫЛАРЫ НЕЙРОЧЕЛТӘР ЯРДӘМЕНДӘ АУДИОКАССЕТАГА МУЗЫКАЛЬ АЛЬБОМ ЯЗДЫРГАН
-
15 июля 2026 - 13:02
10 НЧЫ СЫЙНЫФКА КАЙЧАН КАБУЛ ИТМӘСКӘ МӨМКИННӘР?
-
14 июля 2026 - 08:43
КАЗАН РОССИЯНЕҢ ТӨП ГАСТРОНОМИЯ ШӘҺӘРЕ ДИП ТАНЫЛДЫ
Нет комментариев