«БӘХЕТ ЕЛЫ»: ТАТАР КИТАБЫ ЙОРТЫ ШӘРИФ КАМАЛ ТОРМЫШЫНА БАГЫШЛАНГАН СПЕКТАКЛЬ КҮРСӘТӘЧӘК
30 гыйнварда Татар китабы йорты язучы Шәриф Камалның 1937 елдагы тормышына багышланган «Бәхет елы» дип аталган спектакль тәкъдим итә. Спектакль Г.Камал, Г.Кариев һәм К.Тинчурин театрлары белән берлектә язучының мемориаль фатирында күрсәтелә.
Спектакльнең режиссеры – Әминә Миндияр. Сценарий язучының архивындагы моңарчы ачылмаган хатлар һәм документларга нигезләнеп язылган.
«Укучылар Шәриф Камалны язучы буларак белә. Әсәрләре аша Шәриф Камалның стандарт образы туа. Без аның 150дән артык хатын укыдык. Хатларда аны гаилә башлыгы һәм әти кеше буларак күрәбез. Ул хатларның күбесе җәмәгатьчелеккә тәкъдим ителмәгән. Спектакльдә хатлар турыдан-туры укылган урыннар бар, кайбер хатлар сценарийның тукымасына ук кертелде»,– ди спектакльнең сценарий авторы, Татар китабы йорты директоры Айдар Шәйхин.
Спектакль тамашачыны Шәриф Камал яшәгән атмосферага чумарга мәҗбүр итәчәк. Язучының гаиләсе, дуслары һәм дошманнары белән очраштырачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
1 сентября 2026 - 11:53
КАЗАНДА 183 МЕҢ УКУЧЫ ЯҢА УКУ ЕЛЫН БАШЛАДЫ
-
31 августа 2026 - 15:44
КАЗАН ГЛОБАЛЬ ЯШЬЛӘР САММИТЫНДА ЯШЬ ЖУРНАЛИСТЛАР СТАЖИРОВКА УЗА
-
31 августа 2026 - 15:44
ТАТАРСТАН ЯШЬЛӘРЕ РӘИСКӘ ҮЗ СОРАУЛАРЫН БИРӘ АЛАЧАК
-
31 августа 2026 - 10:20
МӘКТӘПЛӘРДӘ ЧЫГАРЫЛЫШ СЫЙНЫФ УКУЧЫЛАРЫ ОЧРАШУЛАРЫН 1 СЕНТЯБРЬДӘ ҮТКӘРЕРГӘ ТӘКЪДИМ ИТТЕЛӘР
Нет комментариев