«БИРЕДӘ БАСЫП ТОРУЧЫЛАР ИНДЕ ҖИҢҮЧЕ»: ЯШЬЛӘР АВТОМОБИЛЬДӘ ЯРЫША
Хәзерге вакытта Казанда егетләр һәм кызлар командалары арасында автомобиль ярышы буенча республика бәйгесе уза. Бүгенге ярышка Татарстанның төрле район һәм шәһәрләреннән 16-18 яшьлек катнашучылар җыелган. Бәйгенең шартлары буенча, бирегә бары тик зона этапларында яхшы нәтиҗәләр күрсәтүчеләр генә килә ала.
Чараны ТР Премьер-министры урынбасары – ТР Министрлар Кабинеты Аппараты Җитәкчесе Шамил Гафаров ачып җибәрде.
«Биредә басып торучылар инде җиңүче дигән сүз. Чөнки финалда катнашырга бары тик иң яхшылар гына эләгә», – диде ул. Шулай ук Шамил Гафаров оештыручыларга да зур рәхмәт сүзләрен белдереп узды.
Катнашучылар юл йөрү кагыйдәләре буенча белемнәрен һәм төрле катлаулы шартларда җиңел автомобиль белән идарә итү осталыгын күрсәтергә тиеш. Хәзер алар дәртләнеп үз чиратларын көтә. «Бирегә мин Яр Чаллы шәһәрен яклап килдем. Бу бәйгедә мин мәйданчыкта үземнең машина йөртү осталыгымны күрсәтәчәкмен. Без барыбыз да җиңү яуларга телибез инде», – дип бүлеште яшь катнашучы Тимур Казанцев.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
9 октября 2026 - 14:21
ТАТАРСТАН МӘКТӘПЛӘРЕНДӘ ЯСАЛМА ФӘҺЕМ ДӘРЕСЛӘРЕ БАШЛАНА
-
9 октября 2026 - 11:58
ЮГАРЫ БДИ НӘТИҖӘЛӘРЕ ӨЧЕН ӨСТӘМӘ БАЛЛ БИРЕРГӘ МӨМКИННӘР
-
8 октября 2026 - 11:47
2027 ЕЛДА ВПР 19 АПРЕЛЬДӘН 21 МАЙГА КАДӘР УЗАЧАК
-
8 октября 2026 - 11:26
КАЗАНДА ТӨШЕРЕЛГӘН «АЙДА» СЕРИАЛЫ НОЯБРЬДӘ ЧЫГАЧАК
Нет комментариев