Белми калма
БДИны 100 БАЛЛГА БИРҮЧЕЛӘРГӘ ПРЕМИЯ ТҮЛӘНӘЧӘК
Мәгариф һәм фән министрлыгы БДИны 100 баллга бирүче укучыларны бүләкләячәк. Премия күләме максималь нәтиҗәгә тапшырылган фәннәр санына бәйле булачак. Бу турыда Мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин брифингта хәбәр иткән.
«Бердәм дәүләт имтиханында максималь нәтиҗәгә ирешкән быелгы чыгарылыш укучыларын республиканың Мәгариф һәм фән министрлыгыннан бүләк көтә: аларга җыелган нәтиҗәне исәпкә алып, 15, 25, 35 мең сум күләмендә бер тапкыр премия түләнәчәк», – ди министр.
Татарстанда барлыгы 342 укучы бер фәннән булса да 100 балл җыйган, алар арасында 2 укучы кыз 3 фән буенча максималь нәтиҗәгә ирешкән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
3 июля 2026 - 08:44
БДИДА 200 БАЛЛ ҖЫЙГАН ЧЫГАРЫЛЫШ УКУЧЫЛАРЫ «МАТУР» МОБИЛЬ НОМЕР АЛАЧАК
-
2 июля 2026 - 10:46
МЕДИНСКИЙ ҖӘМГЫЯТЬ БЕЛЕМЕ ҺӘМ ТАРИХ ИМТИХАННАРЫН БЕРЛӘШТЕРҮНЕ МӨМКИН ДИП САНЫЙ
-
1 июля 2026 - 12:43
КАЗАНДА ЯШЬ МУЗЫКАНТЛАР ӨЧЕН РЕПЕТИЦИЯ БАЗАСЫ БУЛДЫРЫЛАЧАК
-
30 июня 2026 - 09:47
ТАТАРСТАНДА КАЙСЫ СТУДЕНТЛАР ТУЛАЙ ТОРАККА БЕРЕНЧЕ ЧИРАТТА УРНАША АЛА
Нет комментариев