«БАЛАЧАК» ХАЛЫКАРА ВОКАЛЬ ФЕСТИВАЛЕНӘ ГАРИЗАЛАР КАБУЛ ИТЕЛӘ
Быел «Балачак» Халыкара вокаль фестивале өченче тапкыр уза. Фестивальдә Россиянең төрле төбәкләреннән һәм чит илләрдән 5-18 яшьлек җырчылар катнаша ала. Фестиваль балаларның талантын, шулай ук аларның укытучыларының осталыгын ачу өчен мәйданчык буларак оештырылган.
Фестивальдә катнашу өч этаптан тора: беренчесе – сайлап алу, ул 16 апрельдә онлайн режимда уза, икенче тур 5-6 май көнне Кариев театрында үтәчәк, 7 май көнне исә Бәшир Рәмиев исемендәге ИТ-паркта фестивальнең финал һәм бүләкләү тантанасы узачак.
«Балачак» фестивалендә катнашу өчен гаризаларны 31 мартка кадәр җибәрергә кирәк. Бәйгедә сәламәте чикле балалар да катнаша ала. «Изгелек янәшә» хәйрия фонды җитәкчесе Радик Габдрахманов сүзләренчә, гаризаларны «Изгелек янәшә» сайты аша бирергә мөмкин.
Быел фестивальгә 20гә якын чит илдән гариза килгән. Илнең 50гә якын төбәгеннән катнашучылар булыр дип көтелә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
29 мая 2026 - 10:23
РОССИЯДӘ ДИПЛОМ ЭШЛӘРЕН БЕТЕРЕП, ТЕЛДӘН ИМТИХАННАРГА КҮЧЕРГӘ МӨМКИННӘР
-
28 мая 2026 - 10:12
МӘКТӘПЛӘРДӘ ТӘРТИП ӨЧЕН БИЛГЕНЕ БЕР УКЫТУЧЫ ГЫНА КУЙМАЯЧАК
-
27 мая 2026 - 08:50
1 ИЮНЬДӘ КАЗАННЫҢ БАРЛЫК РАЙОННАРЫНДА БАЛАЛАРНЫ ЯКЛАУ КӨНЕ УҢАЕННАН БӘЙРӘМНӘР УЗАЧАК
-
26 мая 2026 - 08:54
27 МАЙДА КАЗАНДА «КОРБАН-ФЕСТ» УЗАЧАК
Нет комментариев