«АРЫНУ»: НУРИӘХМӘТ САФИНГА – 75
Яңа елның тәүге премьерасы – Г.Кариев театрына нигез салучыларның берсе, Татарстанның халык, Россиянең атказанган артисты Нуриәхмәт Сафинның 75 яшьлек юбилеена багышланган «Арыну» спектакле тәкъдим ителде. Бу пьесаны Айдар Әхмәдиев Нуриәхмәт Сафин өчен махсус язган.
Спектакль беренче минутыннан ук тамашачыда кызыксыну уята. Тормышы кайгылардан гына торган 75 яшьлек Хәй хатирәләргә бирелеп яши. Берничә көн эчендә төп герой үзенең дөньясын үзгәртергә мәҗбүр иткән вакыйгаларга дучар була. Яшәүнең мәгънәсе калмаган чакта карт кемнеңдер соңгы өмете булып чыга. Тамашачы герой белән бергә бөтен сынауларны кичерә, соңгы секундка кадәр аның язмышы өчен борчыла.
Спектакль тәмамлангач та, Нуриәхмәт Сафинга ТР Дәүләт Советы депутаты Римма Ратникова, ТР Мәдәният министры урынбасары Дамир Натфуллин, Казан шәһәре башкарма комитеты рәисе урынбасары Гүзәл Сәгыйтова һәм «Татаркино» оешмасы җитәкчесе, кинопродюсер Миләүшә Айтуганова котлау сүзләрен җиткерде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
9 июня 2026 - 11:31
«АЛТЫН КАЛӘМ – ЗОЛОТОЕ ПЕРО» ФЕСТИВАЛЕНӘ ГАРИЗА БИРЕРГӘ ӨЛГЕРМӘДЕГЕЗМЕ?
-
9 июня 2026 - 11:28
«КҮРШЕ ФЕСТ»: ТАТАРСТАНДА КҮРШЕЛӘРНЕ БЕРЛӘШТЕРҮЧЕ ФЕСТИВАЛЬ
-
9 июня 2026 - 10:31
ТАТАРСТАНДА БӨТЕНРОССИЯ ПРОЕКТЛАРЫ БУЕНЧА 38 ДӘРЕС ҮТКӘРЕЛГӘН: АЛАР 2 МЕҢ УКУЧЫНЫ КОЛАЧЛАГАН
-
8 июня 2026 - 14:11
ТАТАРСТАН УКУЧЫЛАРЫН «ТАССТА МЕДИАСЫЙНЫФ 5.0» КОНКУРСЫНДА КАТНАШЫРГА ЧАКЫРАЛАР
Нет комментариев