«АПУШ» ТАТАР БАЛАЛАР ТЕАТР СТУДИЯСЕ ӨСТӘМӘ КАСТИНГ ҮТКӘРӘЧӘК
«Апуш» татар балалар театр студиясе өстәмә кастинг үткәрәчәк. Сайлап алу турында 9-15 яшьлек татар телен белгән һәм җырлый белгән укучылар катнаша ала. Алар арасыннан жюри «Чулпан» мәдәният үзәгендә урнашкан студиядә бушлай шөгыльләнә алачак 10 егетне сайлап алачак. Бу хакта Казан мэриясе матбугат хезмәте хәбәр итә.
Кастингта укучылар җыр яки бию башкарырга, шигырь укырга тиеш булачак. Шулай ук жюри әгъзаларыннан өстәмә биремнәргә әзер булырга кирәк. Талантларны ТР атказанган артисты, Г.Камал исемендәге театр актеры Алмаз Сабирҗанов, җырчы Гөлнара Шәйхетдинова, хореограф Миләүшә Гыйльметдинова һәм студия җитәкчесе Алия Фәйзрахманова бәяләячәк.
Кастингта катнашу өчен гаризалар teatrstudio_kzn@mail.ru электрон почтасына кабул ителә, исем-фамилияне, әтисенең исемен, баланың яшен, элемтә өчен ата-аналарның телефонын күрсәтергә кирәк. Сораулар буенча +7(927)032-22-85 номеры буенча мөрәҗәгать итәргә мөмкин.
Кастинг 26 мартта 10:00 сәгатьтән 13:00 сәгатькә кадәр узачак.
Исегезгә төшерәбез, «Апуш» студиясендә (шәһәрнең өч мәдәният үзәгендә – «Сәйдәш», «Чулпан» һәм Ленин исемендәге мәдәни-ял комплексында) 90 бала шөгыльләнә. Аларны 11 профессиональ актер вокал, сәхнә хәрәкәте, актерлык осталыгы һәм сәхнә теленә өйрәтә. Студиянең үзенчәлеге шунда ки, барлык дәресләр дә татар телендә уза.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
21 сентября 2026 - 11:24
10-11 СЫЙНЫФ УКУЧЫЛАРЫ ӨЧЕН МӘҖБҮРИ ФӘННӘР ИСЕМЛЕГЕ РАСЛАНДЫ
-
18 сентября 2026 - 11:53
КАЗАНДА САЙЛАУДА ТАВЫШ БИРҮЧЕЛӘРГӘ МАХСУС «БЕЛӘЗЕК» БИРӘЛӘР: УЛ НӘРСӘ ӨЧЕН КИРӘК?
-
18 сентября 2026 - 11:36
САЙЛАУЛАР БАШЛАНДЫ: МӘКТӘПЛӘРДӘ ДӘРЕСЛӘР НИЧЕК УЗАЧАК ҺӘМ БЕРЕНЧЕ ТАПКЫР ТАВЫШ БИРҮЧЕЛӘР КҮПМЕ?
-
18 сентября 2026 - 11:26
РОССИЯДӘ ДӘҮЛӘТ ДУМАСЫНА ДЕПУТАТЛАР САЙЛАУ БАШЛАНДЫ
Нет комментариев