«АПУШ» СТУДИЯСЕ ЕЛНЫҢ БЕРЕНЧЕ СПЕКТАКЛЕН ТӘКЪДИМ ИТӘ
18 гыйнвар көнне Казанның «Чулпан» мәдәният үзәгендә эшли торган «Апуш» татар балалар театр студиясе Каюм Насыйри әсәре буенча тәүге тапкыр «Әбүгалисина» мюзиклын күрсәтә. Спектакльдә студиягә йөрүче барлык 23 шәкерт тә катнаша.
Махсус «Апуш» студиясе өчен әлеге спектакльгә Зөлфәт Вәлиуллин музыка язган, ә шагыйрә Гөлүсә Батталова шигырьләр иҗат иткән. Премьерага махсус костюмнар да тектерелгән.
Спектакльнең төп геройлары – Әбүгалисина белән Әбелхарис бер ел дәвамында мәгарәдә бикләнеп белем ала. Әбүгалисина гади халык вәкиле хәлвәфрүшкә булыша. Аның хезмәтен җиңеләйтә, керемен арттыра, сөйгәне − патша кызы белән очраштырып, аларны бәхетле итә. Ул һәр адымында яхшылык кыла, шуңа Әбелхарисны да җиңә. Әбелхарис, киресенчә, үз мәнфәгатьләрен генә кайгырта, патшага хезмәт итә, белемен ул бары тик начар ниятләрен тормышка ашыру өчен генә файдалана, яхшылыкка каршы чыга. Белеме дә Әбүгалисинаныкыннан түбәнрәк була һәм ул җиңелә...
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
30 октября 2026 - 10:29
ТАТАРСТАНДА КӨЗГЕ КАНИКУЛ ВАКЫТЫНДА БАЛАЛАР ИМИНЛЕГЕНӘ БАГЫШЛАНГАН РЕЙДЛАР БАШЛАНДЫ
-
30 октября 2026 - 10:23
ЖИРАФЛАР КАЙТКАЧ, КАЗАН ЗООБОТАНИКА БАКЧАСЫНА КИЛҮЧЕЛӘР САНЫ 67%КА АРТКАН
-
29 октября 2026 - 11:41
2027 ЕЛДА КАЙСЫ БЕЛГЕЧЛЕКЛӘРГӘ БЮДЖЕТ УРЫННАРЫ КҮБРӘК БУЛАЧАК?
-
28 октября 2026 - 13:31
ТАРИХТАН ТЕЛДӘН ИМТИХАН ФОРМАТЫН СЫНАП КАРАЯЧАКЛАР
Нет комментариев