«АПУШ» БАЛАЛАР СТУДИЯСЕ ТЕАТР СЕЗОНЫН ЯБУ БӘЙРӘМЕНӘ ЧАКЫРА
4 июньдә «Апуш» балалар студиясе «Сәйдәш» мәдәният үзәгендә театр сезонын тантаналы рәвештә ябачак. Спектакльдә «Сәйдәш», «Чулпан», «Мәскәү» мәдәният үзәкләрендә һәм Ленин исемендәге мәдәни-ял итү комплексында, шулай ук «Апуш. Нәниләр» мәктәп-студиясендә шөгыльләнүче балаларның барысы да катнашачак.
Бәйрәмдә студиянең һәрбер төркеме үзенең соңгы премьерасыннан өзекләр күрсәтәчәк.
Гаилә елы уңаеннан концерт өчен шагыйрә Гөлүсә Батталова иҗат иткән сценарий буенча шигъри композиция дә тәкъдим ителәчәк. Тагын бер көтеп алынган вакыйга – «Апуш» гимнына клип презентациясе, ул шәһәр үзәгендә, табигать кочагында һәм аерым һәр төркемдә төшерелгән.
Бәйрәмдә укучыларның әти-әниләрен, театр актерларын, спектакльләрне сәхнәгә куюда ярдәм иткән иҗат командасын, «Апуш»ның якын дусларын һәм башка тамашачыларны көтеп калалар. Килгән кунаклар өчен сюрпризлар һәм уеннар оештырылачак. Чара 16.00 сәгатьтә башланачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
23 октября 2026 - 11:57
КАЗАНДА «ПРОФИЛАРТ» ТЕАТР БӘЙГЕСЕНӘ ЙОМГАК ЯСАЯЧАКЛАР
-
23 октября 2026 - 10:52
ТӘРТИП ӨЧЕН «ИКЕЛЕ» КУЙСАЛАР, МӘКТӘП ӘТИ-ӘНИЛӘРНЕ ЧАКЫРАЧАК
-
22 октября 2026 - 08:01
ЛАЗЕРТАГ РӘСМИ СПОРТ ТӨРЕ БУЛЫП ТАНЫЛДЫ
-
21 октября 2026 - 11:13
КОФЕИНЛЫ ЭЧЕМЛЕКЛӘР БАЛАЛАРНЫҢ ЙОКЫСЫНА ҺӘМ КӘЕФЕНӘ ЙОГЫНТЫ ЯСАРГА МӨМКИН
Нет комментариев