APPLE PAY һәм GOOGLE PAYны НӘРСӘ БЕЛӘН АЛЫШТЫРЫРГА?
Без барыбыз да диярлек телефон белән түләргә ияләштек. Apple Pay һәм Google Pay безнең өчен кибет, метроларда алыштыргысыз ярдәмче иде. Тик бу сервислар әкренләп Россиядән китә башлады. Ләкин бу банкоматтан акчаларны тизрәк салдырырга ашыгырга кирәк дигән сүз түгел.
Аларны башка төрлеләре белән алыштыру ягын карарга тәкъдим итәбез. Мәсәлән, SberPay, тик ул Сбер карталары белән генә эшли һәм аның аерым кушымтасы юк. Бу сервис телефондагы Сбер кушымтасына кертелгән. Шулай ук МИР Payны да яхшы аналог дип атап була. Аның аерым Mir Pay дигән кушымтасы бар. Ләкин ул айфоннарда эшләмәскә мөмкин дип хәбәр ителә. Ә менә Yandex Pay барлык түләү карталарында да эшли. Моның өчен төп кушымтаны йөкләргә кирәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
17 июля 2026 - 08:03
БДИДА 300 БАЛЛ ҖЫЙГАН ЧЫГАРЫЛЫШ УКУЧЫСЫ КФУНЫ САЙЛАГАН
-
16 июля 2026 - 12:56
КАЗАН УКУЧЫЛАРЫ НЕЙРОЧЕЛТӘР ЯРДӘМЕНДӘ АУДИОКАССЕТАГА МУЗЫКАЛЬ АЛЬБОМ ЯЗДЫРГАН
-
15 июля 2026 - 13:02
10 НЧЫ СЫЙНЫФКА КАЙЧАН КАБУЛ ИТМӘСКӘ МӨМКИННӘР?
-
14 июля 2026 - 08:43
КАЗАН РОССИЯНЕҢ ТӨП ГАСТРОНОМИЯ ШӘҺӘРЕ ДИП ТАНЫЛДЫ
Нет комментариев