«АЛМАЧУАР» БАЛАЛАР ҺӘМ ЯШҮСМЕРЛӘР ӨЧЕН ТАТАР ТЕЛЕНДӘ ЯЗЫЛГАН ПЬЕСАЛАР БӘЙГЕСЕ СТАРТ АЛА
«Алмачуар» балалар һәм яшүсмерләр аудиториясе өчен татар телендә язылган пьесалар бәйгесе Казан Мэриясе тарафыннан Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе ярдәме белән оештырыла. Бәйгедә 18 яшьтән өлкәнрәк авторлар катнаша ала. Төп шартларның берсе – пьесаларның татар телендә булуы.
Бәйге 4 номинациядә уза:
• Кече состав өчен (10 персонажга кадәр) балалар пьесасы (10 яшькә кадәр);
• Зур состав өчен (10 персонаждан күбрәк) балалар пьесасы (10 яшькә кадәр);
• Кече состав өчен (10 персонажга кадәр) яшүсмерләр аудиториясе өчен пьеса (11 дән 16 яшькә кадәр);
• Зур состав өчен (10 персонаждан күбрәк) яшүсмерләр аудиториясе өчен пьеса (11 дән 16 яшькә кадәр);
Катнашу өчен konkurskazan@mail.ru электрон адресына 2024 елның 1 сентябренә кадәр гариза һәм пьеса текстын юлларга кирәк. Һәр номинациядә 3 җиңүче каралган:
1 урын – 110 000 сум,
2 урын – 90 000 сум,
3 урын – 70 000 сум.
Гариза тутыру формасы һәм бәйге нигезләмәсе белән монда танышырга була.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
15 мая 2026 - 11:42
КАЗАНДА «ИСЛАМ ДӨНЬЯСЫНЫҢ МӘДӘНИ БАШКАЛАСЫ» ЕЛЫН БАШЛАП ҖИБӘРДЕЛӘР
-
14 мая 2026 - 10:38
КАЗАНДА БАЛАЛАР АРАСЫНДА РЕГБИ ТУРНИРЫ УЗАЧАК
-
13 мая 2026 - 13:19
КАЗАНДА ЭЛЕКТРОСАМОКАТ ПАРКОВКАЛАРЫ СХЕМАСЫННАН 23 АДРЕС АЛЫНДЫ
-
12 мая 2026 - 13:12
РФ СӘЛАМӘТЛЕК САКЛАУ МИНИСТРЛЫГЫ ЯҢА МЕДИЦИНА БЕЛГЕЧЛЕКЛӘРЕ КЕРТЕРГӘ ТӘКЪДИМ ИТТЕ
Нет комментариев