Белми калма
«300 БАЛАГА ИСӘПЛӘНГӘН ӘЛЕГЕ КОРПУС МӘКТӘПТӘН ДӘ ЗУРРАК»: КАЗАННЫҢ 18 НЧЕ ГИМНАЗИЯСЕН ҮЗГӘРЕШЛӘР КӨТӘ
Тиздән Казанның 18 нче гимназиясе өстәмә биналы булачак. Кол Гали урамындагы яңа корпус 300 кешегә исәпләнгән. Ул гимназиядә урыннар җитмәү проблемасын хәл итәчәк. Анда уку сыйныфлары, актлар, хореография, спорт заллары һәм ашханә урнашачак. Хәзерге вакытка төзелеш эшләре 61%ка башкарылган.
Корпус төзелеше белән бүген Казан мэры Илсур Метшин танышты.

«300 балага исәпләнгән әлеге корпус мәктәптән дә зуррак. Биредә уку өчен барлык шартлар да тудырылачак: иркен кабинетлар, рекреация зонасы, актлар, хореография заллары һәм башкалар. 1 сентябрьдә үк балалар яңа корпус бусагасын атлап керәчәк», – дип билгеләде шәһәр башлыгы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
23 октября 2026 - 11:57
КАЗАНДА «ПРОФИЛАРТ» ТЕАТР БӘЙГЕСЕНӘ ЙОМГАК ЯСАЯЧАКЛАР
-
23 октября 2026 - 10:52
ТӘРТИП ӨЧЕН «ИКЕЛЕ» КУЙСАЛАР, МӘКТӘП ӘТИ-ӘНИЛӘРНЕ ЧАКЫРАЧАК
-
22 октября 2026 - 08:01
ЛАЗЕРТАГ РӘСМИ СПОРТ ТӨРЕ БУЛЫП ТАНЫЛДЫ
-
21 октября 2026 - 11:13
КОФЕИНЛЫ ЭЧЕМЛЕКЛӘР БАЛАЛАРНЫҢ ЙОКЫСЫНА ҺӘМ КӘЕФЕНӘ ЙОГЫНТЫ ЯСАРГА МӨМКИН
Нет комментариев