17 ЯШЬЛЕК ОЧУЧЫ ЕГЕТ БӨТЕН ДӨНЬЯНЫ ӘЙЛӘНЕП ЧЫККАН
Бельгияле Мак Рутерфорд 17 яшендә дөнья тирәли сәяхәт иткән иң яшь очучы исемен алган. Егет сәяхәткә март аенда Болгария аэропортыннан кузгалган һәм биш айдан кире шунда ук әйләнеп кайткан. Аның бу казанышы Гиннесс рекордлар китабына кертеләчәк.
Егет самолет белән идарә итәргә әтисеннән өйрәнгән. Лицензияне Мак 2020 елда 15 яшендә алган. Егет Җир шарын очып чыгучы иң яшь ир-ат булып санала. Моңа кадәр ул исем Британияле Трэвис Ладлоуныкы иде. Ул 18 яшендә рекорд куйган булган.
«Искиткеч тойгылар. Ниһаять, биш айдан соң мин сәяхәтемне тәмамладым. Мин бик бәхетле», – ди Мак. Төрле тоткарланулар аркасында, Мак маршрутны ике тапкыр үзгәртергә тиеш булган. Ул Европа, Африка, Якын Көнчыгыш, Көньяк Азия һәм Төньяк Америка өстендә очкан һәм өч дистә илне күргән. Мак сүзләренчә, аның өчен иң авыр маршрут – начар һава торышында Тын океан аша 10 сәгатьлек очыш. Егет әйтүенчә, сәяхәт вакытында очраган кыенлыклар аңа проблемаларны чишә белергә өйрәткән. Хәзер ул яңа рекордлар планлаштырмый:
«Киләсе адымым – мәктәпкә кире кайту, белемдә башкаларны куып тоту», – ди иң яшь очучы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
7 апреля 2026 - 14:54
КАЗАН ФЕДЕРАЛЬ УНИВЕРСИТЕТЫНДА «НЕЙРОТАТАР» ФЕСТИВАЛЕ УЗАЧАК
-
6 апреля 2026 - 11:42
РОССИЯЛЕЛӘР ЯШҮСМЕРЛӘР ҺӘМ СТУДЕНТЛАР ӨЧЕН ИҢ ЯХШЫ «ПОДРАБОТКА»ЛАРНЫ АТАДЫ
-
3 апреля 2026 - 15:46
КАЗАНДА СТУДЕНТЛАР ӨЧЕН КОСМОНАВТИКА КӨНЕНӘ БАГЫШЛАНГАН ДОНОРЛЫК АКЦИЯСЕ УЗАЧАК
-
2 апреля 2026 - 13:00
КАЗАНДА РЕЙД ВАКЫТЫНДА 8 ПИТБАЙК ШТРАФСТОЯНКАГА ОЗАТЫЛГАН
Нет комментариев