«100 ТУКАЙ» ПЕРФОРМАНСЫ: Ә СИНЕҢ ӨЧЕН ТУКАЙ КЕМ УЛ?
Казанның Черек күл паркында «100 Тукай» дип исемләнгән перформанс узды. Чараны Кариев театры Казан Мэриясе белән берлектә оештырды.
Перформанста Габдулла Тукай шигырьләре һәм Кариев артистларының үзләре язган текстлары яңгырады.
Ни өчен «100 Тукай»? Тукай — һәр кеше өчен төрле. Шушы үзенчәлекле һәм кыска гына вакыт эчендә тамашачылар «үз» Тукаен ачты. Режиссер Эльдар Гатауллин перформансның идеясе ничек тууы белән уртаклашты:
«Бер кичтә мин артистлардан Тукай алар өчен кем булуын сорадым. Җавап итеп аларның һәркайсы үз композициясен алып килде. Шулардан без төпле әйбер җыйдык. Монда сценарий юк. Без һәрберебез өчен Тукайның нәрсә белән якын булуы, шәхес һәм иҗатының нинди хисләр уятуы турында сөйләштек», — диде ул.
Ул шулай ук «100 Тукай»ның нәрсә аңлатуы турында да әйтте:
«Перформанс исемендәге «йөз» — күпкырлы булу символы, шулай ук «йөз» — фигыль, үз вакытың белән йөз дигәнне аңлата һәм «йөз» — шагыйрьнең йөзе», — диде Эльдар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
15 января 2026 - 14:34
КӨЧЛЕ САЛКЫННАРДА МӘКТӘПЛӘРДӘ ДӘРЕСЛӘР БУЛМАСКА МӨМКИН
-
14 января 2026 - 09:04
ЧЕРЕК КҮЛДӘ ИЛЬЯ АВЕРБУХТАН ШОУ
-
13 января 2026 - 15:23
РОССИЯ ҮЗӘК БАНКЫ ИКЪТИСАД ТУРЫНДА АУДИОПОДКАСТЛАР СЕРИЯСЕН БАШЛАП ҖИБӘРДЕ
-
13 января 2026 - 12:23
ТАТАРСТАН ХАЛКЫНА ГАЗ ҖИҺАЗЛАРЫННАН ФАЙДАЛАНУНЫҢ ТӨП КАГЫЙДӘЛӘРЕН ИСКӘ ТӨШЕРДЕЛӘР
Нет комментариев