1-8 СЫЙНЫФЛАР ӨЧЕН УКУ ЕЛЫ ИРТӘРӘК ТӘМАМЛАНАЧАК
Россиянең Мәгариф министрлыгы төбәкләргә 1-8 сыйныф укучылары өчен уку елын иртәрәк тәмамларга рөхсәт бирде. Ә уку программасының бер өлеше киләсе елга күчерелергә мөмкин. Тик өлкән сыйныф укучылары – 9-11челәр өчен уку елы ничек бар, шулай калачак.
Мәгариф министрлыгының матбугат хезмәтендә болай хәбәр ителә: “Төбәкләр календарь графигын үзгәртергә яки 1-8нче сыйныф укучылары өчен өч чирек нәтиҗәләре буенча уку елын иртәрәк тәмамларга мөмкин. Шул ук вакытта биредә дистанцион форматта һәм мәктәп хәл иткән вакытта уздырылган ВПР – Бөтенроссия мөстәкыйль эшләре нәтиҗәләре исәпкә алынырга тиеш. Кирәк була калса, белем бирү программасының бер өлешен киләсе елга калдырырга мөмкин”.
Шунысы да бар: төбәкләр уку елын кыскарту карарын, эпидемиологик ситуациядән чыгып, үзләре хәл итәргә тиеш. Эпидемия кимегән төбәкләрдә мәктәпләр гадәти эш режимына кайта ала. Ләкин шулай да профилактик чаралар кабул ителергә тиеш. Моның өчен сыйныфны кечкенә төркемнәргә бүләргә кирәк булырга мөмкин.
Тик 9-11нче сыйныфлар өчен уку елы гадәттәгечә булачак. Министрлыкта исә өлкән сыйныф укучылары мәктәп программасын тулысынча үзләштерергә һәм БДИга яхшылап әзерләнергә тиеш, дип саныйлар.
Ә 9нчы сыйныф укучылары өчен математика һәм рус теленнән булган ТДИлар укучылар үзләре килеп тапшыра торган форматта узарга тиеш.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
17 апреля 2026 - 11:03
ТАТАРСТАН – ПУШКИН КАРТАСЫ БУЕНЧА ИҢ АКТИВ ТӨБӘКЛӘРНЕҢ БЕРСЕ
-
16 апреля 2026 - 12:24
ТАТАР ТЕЛЕ ИМТИХАНЫН САЙЛАУЧЫ 11 СЫЙНЫФ УКУЧЫЛАРЫ САНЫ ИКЕ ТАПКЫРГА АРТКАН
-
15 апреля 2026 - 14:32
ТАТАРСТАНДА ИМТИХАН ҮТКӘРҮ ПУНКТЛАРЫН ҖИҺАЗЛАУГА 300 МЛН СУМНАН АРТЫК АКЧА БҮЛЕП БИРЕЛГӘН
-
15 апреля 2026 - 12:20
«ГОСУСЛУГИ» ПОРТАЛЫНДА БДИГА ӘЗЕРЛӘНҮ ӨЧЕН ТРЕНАЖЁР БАРЛЫККА КИЛДЕ
Нет комментариев