Автор автор яңалыклары
-
УРМАН БЕТЕ: ҮЗЕҢНЕ НИЧЕК САКЛАРГА?
Җәй җитте исә, матур кояшлы көннәр белән бергә, табигатьтә урман бетләре уяна. Алар май аеннан июль ахырына кадәр күп булалар. Кайбер көннәрне урманга һәм кырларга чыгарга куркыныч, чөнки урман бетеннән энцефалит авыруын эләктерергә була. Урман бетләре күбесенчә биек чирәм, куаклар арасында булырга мөмкин. -
СӘХНӘ КЫЮЛАРНЫ ЯРАТА: МАРСЕЛЬ МӘХМҮТОВ «БИЛГЕСЕЗ АКТЁРЛАР» СПЕКТАКЛЕН ТӘКЪДИМ ИТТЕ
9 июнь көнне Казан театр училищесынында Марсель Мәхмүтов житәкчелегендә «Билгесез актёрлар» спектакле куелды. Спектакльдә актёрлык курслары үткән 19 кеше катнашты. Үзләрен сәхнәдә сынап карарга, балачак хыялын тормышка ашырырга теләүчеләр 3 ай эчендә яңа образларга керергә, оялу хисеннән котылырга һәм үзләрен сәхнәдә тотырга өйрәнде. Катнашучылар, төрле һөнәр ияләре булуга карамастан, үз рольләрен югары дәрәҗәдә башкардылар. -
КАССИР-СТУДЕНТЛАР: БУ ҺӨНӘРНЕҢ УҢАЙ ҺӘМ ТИСКӘРЕ ЯКЛАРЫН БАРЛЫЙБЫЗ
Хәзерге вакытта, кайсы гына кибеткә кермә, кассада эшләүче яшьләрне, студентларны очратып була. Ни өчен акча эшләү мөмкинлеге буларак алар нәкъ шушы вариантны сайлый икән? Моны белү өчен кассир булып эшләүнең плюслары һәм минусларын карап китик. -
ҮЗ-ҮЗЕҢӘ ЫШАНЫЧНЫ АРТЫРУНЫҢ 5 КАГЫЙДӘСЕ
Күпләрнең үз-үзенә ышанмаган чаклары була. Бу проблема үсмерләрне дә, өлкәннәрне дә борчый, чөнки кеше һәрвакыт җәмгыятьтә яши. Кайдан килә соң бу борчу кешегә? -
АБХАЗИЯДӘГЕ САБАНТУЙНЫ ОЕШТЫРУДА САРМАН ТАЛЬЯНЧЫЛАРЫ КАТНАША
10 июньдә Сарман Сабантуенда тальян моңы яңгырап торды. Иске Минзәләбаш авылыннан “Әүлия моңнары” тальянчылар ансамбле чыгыш ясады. Июль аенда Абхазиядә беренче тапкыр Сабантуй булачак. Аны оештыручылар исемлегенә әлеге ансамбль дә кергән. -
МАТУРЛЫК СТАНДАРТЛАРЫ ТУРЫНДА СӨЙЛӘШҮ
Матурлык төшенчәсе турында һәр гасырның, һәр илның үз күзаллавы. Хәтта һәр аерым кеше матурлыкны төрлечә аңлый. Берәүгә матур тоелган нәрсә икенчебезгә бөтенләй ошамаска мөмкин һәм бу кемнеңдер «матурлык»ны аңламавы турында түгел, ә нибары дөньяга карашларның төрлелеге турында гына сөйли. Шулай да безнең матурлык турындагы күзаллауларга күп кенә тышкы һәм эчке факторлар тәэсир итә. -
КАЗАНДА «OPEN SPACE MARKET» ГӨРЛИ: НИЛӘР КАРАРГА?
Бүген, 10 июнь көнне Казанда «Open space market»ның беренче көне узды. Бу чара елга берничә тапкыр уздырыла. Анда популяр брендлар, кешеләр үз куллары белән ясаган сумкалар, аксессуарлар тәкъдим ителгән. Шулай ук биредә ашханә зоналары да эшләде. -
ТР ДӘҮЛӘТ ҖЫР ҺӘМ БИЮ АНСАМБЛЕ ҺӘМ ТҮБӘН ВАРТА СӘНГАТЬ МӘКТӘБЕ ХЕЗМӘТТӘШЛЕК ТУРЫНДА КИЛЕШҮГӘ КУЛ КУЙДЫ
Бүген Түбән Вартада Татарстан Республикасы Дәүләт җыр һәм бию ансамбле, Түбән Вартаның 2 нче балалар сәнгать мәктәбе һәм «Түбән Варта шәһәренең “Мирас” татар милли мәдәни автономиясе» җирле иҗтимагый оешмасы арасында иҗади хезмәттәшлек һәм уртак эшчәнлек турында өчъяклы килешүгә кул куелды. -
ТИНЧУРИН ТЕАТРЫНДА «БАЛАЧАК БӘЙРӘМЕ» УЗДЫ
3 июнь көнне, 11: 00 сәгатьтә, балаларны яклау көне уңаеннан, Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры балалар өчен «Балачак бәйрәме!» үткәрде. -
К. ТИНЧУРИН ТЕАТРЫНЫҢ «КУНАК БҮЛМӘСЕ»НДӘ ТЕАТР ЖУРНАЛИСТЛАРЫ КЛУБЫ ОЧРАШУЫ УЗДЫ
30 май көнне, К. Тинчурин театрының «Кунак бүлмәсе»ндә, театр журналистлары клубы эше кысаларында, профессор, филология фәннәре докторы Нурфия Марс кызы Йосыпованың «20 нче гасырның икенче яртысында татар драматургиясе үсеше» темасына лекция-әңгәмәсе узды. Очрашуда Казан Федераль Университетының милли һәм глобаль медиа кафедрасы студентлары катнашты. -
«ТАТАР АЗАНЫ» БӘЙГЕСЕ ҖИҢҮЧЕСЕ АЙФОНЛЫ БУЛАЧАК
Малайлар арасында «Татар азаны» бәйгесе башланды. Анда 5 яшьтән алып балигълык яшенә җитмәгән балалар катнаша ала. Төп приз - Айфон. -
КАЗАНДА «БАЛАЛАР ЯҢА ДУЛКЫНЫ – 2023» БӘЙГЕСЕ УЗАЧАК
25 майда Казанда «Балалар яңа дулкыны – 2023» бәйгесенең сайлап алу туры уза, анда яшь талантлар һәм башкаручылар катнаша ала. -
«ГЛАГОЛИЦА» ПРЕМИЯСЕНДӘ КАТНАШ ҺӘМ ӘДӘБИ СМЕНАГА БУШЛАЙ ЮЛЛАМА АЛ
«Глаголица» балалар әдәби премиясендә катнашу өчен теркәлү 11 сентябрьгә кадәр ачык булачак. Яшь язучылар рус һәм татар телләрендә проза һәм шигърият жанрындагы әсәрләрен, төрле сценарийларын, комиксларын һәм пьесаларын тәкъдим итәргә мөмкин. Бер әсәрнең чит телдәге тәрҗемәсен дә юлларга ярый. -
«КЕШЕЛЕКНЕ МАКТАП КӨН ДӘ КҮКТӘ КОЯШ ЕЛМАЙСЫН»: «АК КАУРЫЙ» ӘДӘБИ ТҮГӘРӘГЕ УКУЧЫЛАРЫ ИҖАТЫ
Сезгә Яр Чаллы шәһәренең 41 мәктәбендә эшләп килүче “Ак каурый” әдәби түгәрәгеннән ялкынлы кайнар сәлам. Без менә 6 ел каләм тибрәтү белән шөгыльләнү дәверендә, хәйран күп уңышларга ирештек, яңадан-яңа әсәрләр тудырдык, шактый күп язучыларның иҗаты белән таныштык. Көтеп алган зур бәйрәмез – Бөек Җиңү көннәре якынлашканда, яңа шигырьләребезне сезгә тәкъдим итәсебез килде. -
НИҺАЯТЬ! СТИЛИСТТАН ЯЗ ӨЧЕН «БИК МАТУР» ОБРАЗЛАР
Яз – калын киемнәрне салып ташлап, җиңел, ачык төсләргә күчәр чак. Бу вакытта дуслар белән ешрак күрешәбез, ачык һавада булабыз – кызларның да, егетләрнең дә зәвыклы образлар белән игътибар җәлеп итәсе килә торгандыр.