Логотип Идель
Белми калма

КАЗАНДА БЕРЕНЧЕ ТАПКЫР РЕСПУБЛИКАКҮЛӘМ ДИДЖЕЙЛАРНЫ БАРЛАУ, ТЫҢЛАУЛАР УЗАЧАК

Алты диджей мәктәбе, шулай ук Татарстан промо-төркемнәре, брендлары 17 декабрь көнне Урам паркында урнашкан Scratch DJ Schoolда яңа артистлар эзләячәк.

Киләсе сишәмбе, 17 декабрьдә, Урам паркында ачык тыңлаулар узачак. Иҗат юлын башлаучы диджейлар һәм яшь музыкантлар үзләрен күрсәтә алачак, шулай ук алар Татарстанның төрле музыкаль һәм креатив проектларының бер өлеше булу мөмкинлегенә ия булачаклар. Чарада локаль промо-төркемнәрнең җитәкчеләре, төрле оешма һәм брендларның арт-директорлары, шулай ук ММЧ вәкилләре катнашачак. Мәсәлән, алар арасында Plombir, Outcast, «Динамика», «Zero», «На бокальчик» һәм «Нит», «Industry», «Ravez» һәм «Bazzar» оешмалары, күңел ачу урыннарыннан кунаклар киләчәк.

 

Катнашуның ике юлы бар:

– Әгәр яшь музыкант түбәндәге мәктәпләрнең берсеннән – Scratch DJ School, Wave, CUE, DJ Om School, Bazzar DJ School, R1 икән – ул үзенең   укытучысына мөрәҗәгать итә. Мәктәп җитәкчелеге чарага биш кешегә хәтле җибәрә ала.

– Шәһәрнең башка мәктәпләрендә, өй шартларында яки башка шәһәрләрдә укучылар өчен квалификациядән тыш тыңлаулар оештырыла. Ул 15 декабрьдә Scratch Dj Schoolда 16:00 сәгатьтә узачак. Катнашу өчен https://t.me/dilyarrra  телеграм аша язылырга кирәк.

 

Йомгаклау этабы 17 декабрьдә 16:00 сәгатьтә Scratch DJ School Урам паркында (Кремль яр буе, 33 йорт) узачак. Чарага керү ирекле. Теләге булган һәркем Татарстанның төрле шәһәрләреннән килгән артистлардан диджей-сетлар тыңлый алачак. Бу чара шушы өлкәдә эшләүче профессионаллар белән танышып, күңелле вакыт уздыру өчен шәп мөмкинлек!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев