Логотип Идель
Афиша

«КАЙТУ: 110 ЕЛДАН СОҢ ТУКАЙГА, КЫРЫГЫНЧЫ БҮЛМӘГӘ»

Габдулла Тукай әдәби музее 2017 елның 10 октябрендә 11.00 сәгатьтә уздырылачак «Кайту: 110 елдан соң Тукайга, кырыгынчы бүлмәгә» дип аталган чарага чакыра. Чара Г.Тукайның Җаектан Казанга кайтуына 110 ел тулуга багышлана.

Г. Тукай әдәби музееның эшчәнлеге киң кырлы: әдәби-музыкаль кичәләр, иҗат әһелләре белән очрашулар, күргәзмәләр, музей бәйрәмнәре, музей-педагогик дәресләре, мастер-класслар. Музей коллективы Г. Тукайның тормышы һәм иҗатындагы вакыйгаларга аерым игътибар бирә. Шундый вакыйгаларның берсе – шагыйрьнең Җаектан Казанга кайтуы. Җаекта Тукай 12 ел яши, шәхес, журналист һәм шагыйрь буларак җитлегә.

Чара Г. Тукай яшәгән элеккеге «Болгар» кунакханәсе урнашкан бина янында узачак. Программада – “Безнең өчен мәңге изге йорт...” дип аталган Татарстан Республикасындагы бердәнбер булган витрина-экспозицияне тәкъдим итү.

Тамашачылар каршында ТР Мәдәният министрының беренче урынбасары Э.Р. Камалова һәм ТР Милли музее генераль директоры Г.Р. Назипова чыгыш ясаячак. “Иске шәһәр” префектурасы префекты М.З. Усманов Иске татар бистәсен Г.Тукай һәм аның чоры белән танышу урыны буларак ачачак. ТР Язучылар берлеге рәисе Д.Х. Салихов Г.Тукайның Казан чоры иҗатындагы төп темаларга тукталачак. Чарада Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры артистлары Г. Тукай бүләге лауреаты Илдус Әхмәтҗанов, Ришат Әхмәдуллин, Илнур Закиров катнашачак.

Габдулла Тукай әдәби музее матбугат үзәге

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев