Логотип Идель
Ялкын

"ЗУР ЮГАЛТУ"

Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры зур югалту кичерә. Бүген, 25 нче гыйнвар көнне Россиянең һәм Татарстанның халык артисты ШӘЙХЕТДИНОВ НАИЛ ШӘМСЕТДИН улы вафат булды.

Шәйхетдинов Наил Шәмсетдин улы 1941 елның 1 мартында Татарстанның Чирмешән районы Лашман авылында дөньяга килә. 1965 елда Казан театр училищесын тәмамлый һәм шул ук елны Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрына эшкә чакырыла.

Шәйхетдинов Н.Ш. театрда эшләвенең беренче көннәреннән үк И.Юзеевның "Кыр казлары артыннан"- Әкбәр, "Сандугачлар килгән безгә"- Хәмзин, Н.Исәнбәтнең "Хуҗа Насретдин" спектаклендә Хуҗа Насретдин кебек иҗатында зур урын алып торган күп кенә саллы рольләр башкарды.

Шулай ук аның иҗатына комедия һәм драма жанрындагы төрле характерлы рольләр да хас иде. И. Юзеевның «Бөркетләр кыяга оялый»да Баязит, Н. Хикмәтнең «Сәер кеше»сендә Габдрахман, Ю.Сафиуллинның "Әллә өйләнергә инде?"сендә Әхмәт, Х.Вахитның "Кияүләр"ендә Җамали, Г.Зәйнашеваның "Гайфи бабай, өйлән давай!"ында Гайфи, М.Горькийның "Кояш төшмәгән җирдә" сендә Лука, Т.Гыйззәт, Җ.Фәйзинең "Башмагым"ында Зыя, Ш.Камалның «Хаҗи әфәнде өйләнә»сендә Юныс хаҗи, Н.Хисамовның "Йосыф- Зөләйха"сында Мәлик Рәййан, Ш.Фәрхетдиновның "Эх,алмагачлары!"ында Салих бабай һәм башка күп кенә рольләре моның ачык мисалы булып тора.

Шәйхетдинов Н.Ш. театрда 50 ел эшләү дәверендә 200 дән артык төрле пландагы рольләр башкарды, дистәләрчә телевизион спектакльләрдә һәм Рига, Свердловск, Казах киностудияләре төшергән фильмнарда катнашты.IMG_3616

Шәйхетдинов Н.Ш. башкарган рольләрдә һәрвакыт актерның табигый таланты, образны төгәл ача белү осталыгы ярылып ята. Аның иҗатында һәрчак нәфислек, образларны нечкә тоемлау зур урын алды. Ул һәрвакыт үз геройларын тормышчан, дөрес һәм ышандырырлык итеп башкарды.

Тинчурин театры колллективы Шәйхетдинов Наил Шәмсетдин улының туганнарының,якыннарының тирән кайгысын уртаклаша.

Мәрхүмне соңгы юлга озату иртәгә 26 гыйнвар 10.00 сәгатьтә Тинчурин театрында узачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев