Логотип Идель
Ялкын

ҖӘЙГЕ КОЯШ ТУРЫНДА 5 ФАКТ

Җәй җиттеме, җәйге кояш эзләп, халык пляжларга агыла башлый. Инде бер килгәч, әлбәттә, озакка калырга кирәк, арка, иңнәр кысланыкы кебек  кызарганчы. Имештер, 9 ай буена бозланган илдә ял итә белүеңне раслар өчен бердәнбер дәлил – кызарган яки инде каралырга өлгергән тәнең.


Юк, уйлый күрмәгез, мин кояшта кызынырга кирәкми дип өндәмим, кызыну хәтта файдалы да – тәнебез өчен кирәкле булган D витамины нәкъ менә кызыну вакытында эшкәртелә. Бүген без кызынуның үзе турында түгел, аның белән гел янәшә йөргән ике хәтәр – Кояш сугу һәм Эссе кабу турында сүз алып барырбыз.




Кояш сугу дип югары температура аркасында кан басымы күтәрелеп, кешенең баш мие шешенүен атыйлар. Кеше гәүдәсендәге әйләнә-тирәдәге  мохиттән алынган һәм кире кайтарыла торган җылылык балансы бозыла. Ул аңын югалтырга, косарга, температурасы 38-39 градуска хәтле күтәрелергә мөмкин.



Һәм бу әле – җиңел формалары. Кояш сугу дигән хәтәр беренче чиратта озын-озак вакыт дәвамында дымлы һәм җилсез урыннарда, ачык кояш нурлары астында башын капламыйча йөрүчеләргә яный. Авыр формада исә кояш сугудан кеше аңын җуеп, комага эләгергә мөмкин, хәтта үләргә дә.




Эссе кабу (тепловой удар) – биредә инде кояш нурларының эше юк, бу хәтәр сезне эссе һавалы, бөркү, дымлы урыннарда (автобус, троллейбус, мәсәлән) көтә. Бигрәк тә өлкән яшьтәгеләрне, балаларны һәм бөтен яшьтәге ак тәнлеләрне «ярата».



[caption id="attachment_9012" align="aligncenter" width="1180"]җәйге кояш Сәрия Вәлиева фотосы[/caption]

5 факт:


Гот булу җәй якынлашкан саен авыррак. Эссе көне карасу төстәге яки тыгыз тукымадан тегелгән кием киючеләрнең шанслары бермә-бер арта.
Ходай сакласын!


⇒ Яулыклы кызлар, ягъни мөслимәләр кояш сугудан 99%ка сакланган. Бигрәк тә яулыклары ачык төстә булса. Ләкин шул ук яулык эссе кабудан сакламый, сак булыгыз.


⇒ Афроамериканнарны) да кояш суккалый. Әлбәттә, алар арасында кояш йодрыгы астына эләгүчеләр саны азрак. Тәннәре болай да кара булуга карамастан, алар да кызынырга ярата. Тагы да карарак булыр өчен түгел, билгеле, ә без искә алып үткән D витамины белән тәэмин ителү өчен.


⇒ Пляжда гына түгел... Хәтерлим, 2008 елда «Эңгер-меңгер» («Сумерки») фильмы чыкканнан соң, вампирларга мода киткәч, пляжларда халык саны күпкә азайган иде. Ләкин кояш сугудан җәфаланганнар саны бер дә кимемәде. Нәтиҗә: кояш сезне пляжда кызынганда гына түгел, бүтән җирләрдә дә суга ала. Ни гаҗәп, иң хәтәр җир... Арктика! Кар өсте шул ук көзге ич, аннан чагылган кояш нурлары да кешене аяктан егарга сәләтле.


⇒ Биегрәк менгән саен, кояш та якыная. Ә якыннан бәргәндә, көчлерәк булып чыга. Җир җиләге артыннан тауларга үрмәләүчеләргә баш киемен онытмау зарур – эшләпәгә җиләк тутырыр өчен түгел, башың кайнап чыкмасын өчен.




[caption id="attachment_9013" align="aligncenter" width="1180"]җәйге кояш Гүзәл Гыймадиева фотосы[/caption]

Җәйге кояш сугу, эссе кабу очракларында беренче ярдәм күрсәтү кагыйдәләре:


Хастаны күләгәгә, салкынчарак җиргә яткырыгыз. Яка төймәләрен ычкындырыгыз, каешын бушатыгыз.


◊ Хастаның башына салкын суда юешләнгән тастымал яки боз тутырылган резин куык куегыз.


◊ Кеше үз аңында булса, аңа куе салкын чәй, тозлы салкын су эчертегез.


◊ Салкын душ, ванна керү дә яхшы ысуллардан санала.


◊ Хастаның касыгына, тез асларына – олы кан тамырлары булган җирләргә юеш тукыма салсагыз да була.


◊ Мөмкин булса, вентилятор кабызыгыз. Хастаны берәр әйбер белән җилләгез.


◊ Аңын югалткан булса, борынына, бераз ара калдырып, нашатырьлы спиртта юешләнгән мамык китерегез.


◊ Сулышы авыр, пульсы сизелми, күз каралары киңәйгән икән, тиз арада ашыгыч ярдәм чакырыгыз. Табиблар килгәнче ук ясалма сулыш алдыру, йөрәк массажы ясый башлагыз.


◊ Кояш, сугудан тыш, ул әле тәнегезне пешереп тә алса, өч-дүрт көн эчендә кояшка күренүдән баш тартыгыз (сезне хаста килеш күреп сөенмәсен). Авыр пешүләр булган очракта, үзешчән дәвалау белән шөгыльләнмәгез – табибка барыгыз!


Материал «Республика медицина профилактикасы үзәге» һәм Казанның 10нчы номерлы поликлиникасы белән берлектә әзерләнде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев

2
X