Логотип Идель
Ялкын

ҖӘЙГЕ КАНИКУЛЛАРНЫ САГЫНЫП

Җәйге каникулларны сез дә авылда уздырасызмы ул? Шулайдыр инде, шәһәрдә яшәүчеләргә - авыл, авылда яшәүчеләргә шәһәр тансык була бит ул. Безнең авылда, мәсәлән, җәйләр бик тиз уза. Авылыбызда балалар өчен бик күңелле, мавыктыргыч чаралар еш уздырыла. Бу нәрсәсе белән файдалы соң?

Беренчедән, әлеге чараларда бала үзенә күбрәк мәгълумат туплый, сөйләм телен яхшырта ала. Ә иң мөһиме аңа – дуслары белән ешрак аралашырга мөмкинчелек ачыла. Чөнки хәзерге яшүсмер, кечкенә балаларның һәрберсенең кулында телефон, зур планшетлар күрәбез. Әле мәктәпкә аяк та басмаган нәниләр русчаларын тезеп китеп сөйләшкән булалар. Бу бер яктан яхшы да, әлбәттә, әмма алар үз телләрен онытып, бозып, сүзләрне кыскартып ук сөйлиләр. Югыйсә, безне әби – бабайларыбыз юкка гына үз телеңне онытма дип кисәтмәгәннәр ич инде! «Рус телен дә яхшы бел, үз телең дә яхшы бел» менә бу сүзләрне киләчәк буыннары исләреннән чыгармасыннар иде. Әбием сөйләүләреннән чыгып әйтәм, элек китаплар барлык балаларга да җитеп бетмәгән. Алар югалып калмаганнар, берсе берсенә йөрешеп китап укыганнар. Хәзер китапханә, китап кибетләрендә киштә тутырык китаплар тора. Бөтен мөмкинчелек каралган, укыйсың килдеме – рәхим ит! Әмма күбебез китап алу түгел, үзенә үк барырга иренәбез. Кулга телефон алып, вакытыбызның ничек тиз үткәнен бөтенләй сизмичә калабыз. Өстәвенә, горурланып, мин татар дип йөрибез. Әби – бабайлар безнең сөйләшүләребезне тыңлап, шаклар каталардыр. Без, нәсел калдыруга түгел, ә шул нәселгә татар телен, динен дә сеңдереп калырга тиешбез. Каныбызда борынгы татар каны ага икән, ул туктамаска тиеш…

ҖӘЙГЕ КАНИКУЛЛАРНЫ 1

Дуслар белән көнгә бер – ике аралашу да балаларны телефоннарыннан аерылып торырга ярдәм итә. Шуның өчен дә авылыбызда балалар белән бергәлектә уеннар еш үткәрелә. Шуның берсе турында сөйләм китәм…


19 август көнне "Әкият яши болында" исемле балаларга күңелле, мавыктыргыч чара уздырылды. Туп белән "Әкиятне беләсеңме?" исемле уен да уйнатылды. Соңыннан, чараны уздыручылар (Тәгъзимә хэм Гәүһәрия апа) һәм өч кыз бала әкият геройлары булып киенеп әкият куйдылар. Һәр бала да уздырылган уеннар, күңел ачуларга кәнагать булып калдылар. Аннан соң кайберләре футбол уйнап, кайберләре башка шөгыль табып чараны дәвам иттеләр. Киләчәктә дә шундый уеннар еш уздырылсын иде теләктә калам.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев