«ҮЗЕБЕЗНЕКЕЛӘРНЕ КАЛДЫРМЫЙБЫЗ»
Төмән өлкәсенең Вагай районы Тугыз һәм Казанлы авылылларында яшәгән татарлар бу көннәрдә котычкыч афәт кичерә - авылдагы хуҗалыклар су астында калып бара.
Авылда яшәүчеләрне эвакуацияләгәннәр, ләкин бу афәттә зыян күрүчеләр барысы да ярдәмгә мохтаҗ.
Казан шәһәренең ирекле музыкантлары Тугыз һәм Казанлы авыллары халкына ярдәм йөзеннән бүген, ягъни 19 май көнне зур концерт оештыралар. Музыкантлар үзләренең иң яхшы әсәрләрен башкарачак, ә себер татарлары вәкилләре үзләренең туган җирләре турында кызыклы тарих сөйлиячәк.
Концерт дәвамында Радиф Кашапов, Эльнар Байназаров, Juna һәм Oscar & C7C5 төркемнәрен һәм махсус куанк – Мубай чыгыш ясаячак.
Кайда: Заманча сәнгать галереясендә
Ничәдә: 19.00
Билетларны Карл Маркс урамы, 57 адресы буенча, CONCERT.RU сайтында һәм Татар яшьләре форумы офисыннан алырга мөмкин.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
20 июня 2025 - 15:23
YUMMY MUSIC ЛЕЙБЛЫ ЯҢА ҺӘМ ҮЗЕНЧӘЛЕКЛЕ КОМПОЗИЦИЯ ТӘКЪДИМ ИТӘ — «QARA LOGAN»
-
20 июня 2025 - 14:57
«ВИДИМО-НЕВИДИМО» ПРОЕКТЫ ЯҢА ТАМАША ТӘКЪДИМ ИТӘ
-
18 июня 2025 - 11:14
СТУДЕНТЛАР ФОРУМЫНА РӘХИМ ИТ!
-
11 июня 2025 - 12:36
СПЕКТАКЛЬ-ФЭНТЕЗИ «МИРАС»: КАЗАН ЦИРКЫ БЕРЕНЧЕ ТАПКЫР ТАТАР МӘДӘНИЯТЕ ТУРЫНДА ТАМАША ТӘКЪДИМ ИТӘ
Нет комментариев