Логотип Идель
Ялкын

ҮЗЕБЕЗНЕҢ ДЯДЯ СТЕПА

Кая гына барсак та, тәгәрмәчләребез (аякларыбыз) юлдан тәгәри. Меңләгән км га сузылган трасса булсынмы ул, тар гына тыкрыкмы – куркыныч һәркайда сагалап тора. Уяу бул! Әгәр бөтен кагыйдәләрне белеп, юлда үзеңне судагы балык кебек хис итәсең килсә, Рәшид абый киңәшләренә колак сал... Алай гына да түгел, аның сөйләгәнен хәтта иң яшерен серләрең язылган куен дәфтәреңә теркәп куй. Чөнки Рәшид абый хәтта Дядя Стёпага да көндәш булырлык шәп... милиционер түгел шул хәзер, ә полицейский (бу сүзгә һаман ияләнеп бетеп булмый әле)!

Җәй җиткәч, кайбер балалар өч ай буе велосипедтан төшми. Андыйларның тәҗрибәсе зур, билгеле. Ә кемгәдер «тимер ат»ны быел гына сатып алганнардыр әле. Рәшид абый, иң мөһим кагыйдәләр белән таныштырсагыз иде.

Велосипед, скейтборд, роликларда машина юлыннан йөрү тыелган. Аның өчен парк, урман сукмаклары, ишегалды һәм стадион иң кулай урын. Әле тагын аерым урыннар да бар. Анда «Велосипед сукмагы» дигән билге тора (зәңгәр түгәрәк эчендәге велосипед рәсеме). Кырыйлары кызыл белән әйләндерелгән ак түгәрәк эчендәге велосипедлы билге «Велосипедта йөрү тыела» дип атала.    

Шәһәр җирендә машина юлыннан да велосипедта җилдерәләр бит әле.

Аның өчен 14 яшең тулган булырга тиеш. Ләкин бер-берең белән узышырга ярамый. Көтмәгәндә каршыга машина очрарга мөмкин. Шоферларның төрлесе бар. Кемдер туктап калырга өлгерер, ә кемдер... Кайда гына йөрсәгез дә, саклык чараларын истән чыгармагыз. Иң мөһиме – велосипед руленә ике куллап тотыныгыз.

Рәшид абый, велосипедка пассажир утыртып йөртергә ярыймы?

Рамада да, багажникта да – юк. Бары тик ныклап беркетелгән утыргычта гына 7 яшькә кадәрле баланы утыртырга рөхсәт ителә. Киңлеге һәм озынлыгы 0,5 м дан арткан һәм йөрергә комачау итә торган йөк тә ташырга ярамый.

Сезнең тәҗрибәдә машинаның велосипедчыны бәрдергән очраклар булдымы?

Кулымда 2010 елның җәендә тикшерү барышында теркәлгән бер һәлакәт турында заключение. «Хундай» машинасын йөртүче Гудованцев урамы буйлап барганда, тизлеген арттырып, балигъ булмаган велосипедчы кызны бәрдерүе турында ул. Нәтиҗәдә кызны тән җәрәхәтләре белән хастаханәгә озаталар. Юл шартлары: һәлакәт көндез, асфальт түшәлгән коры, киңлеге 7,8 м юлда була. Һәлакәтнең сәбәбе: ПДДның (юл йөрү кагыйдәләре) 10.1 пункты (куркынычсыз тизлек сайланмаган).

АБАУ!

2011 елның 4 аенда Казанда балалар катнашындагы 36 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән, 39 бала төрле дәрәҗәдәге тән җәрәхәтләре алган. Узган ел белән чагыштырганда, балалар катнашындагы ДТПлар 12,2% ка кимегән. Рәсми мәгълүматларга караганда, тәгәрмәч астына күбесенчә 7-9 һәм 10-12 яшьтәге балалар эләгә. 39 кеше арасында 21 малай һәм 18 кыз. Иң күп ДТП шимбә көненә һәм 17:00-20:00 вакыт аралыгына туры килә. Иң проблемалы урамнар – Адоратский, Ибраһимов һәм Ломжа; иң проблемалы юл чатлары – Кадышево, Коры елга бистәләрендә.

БЕЛМИ КАЛМА!

Балигъ булмаган балалар катнашында юл һәлакәтләре килеп чыкса, һәм кагыйдәләрне нәкъ менә балалар бозуы ачыкланса, моның өчен аларның әти-әниләре җавап бирә. Алар административ хокук бозулар турындагы кодексның (КоАП) 5.35 маддәсе буенча катгый кисәтү яисә 100 сумнан 500 сумга кадәрле күләмдә штраф рәвешендә административ җаваплылыкка тартылалар.

 




 

СПРАВКА   

Рәшид Рафаил улы Хәмидуллин – Казанның Мәскәү районы Юл хәрәкәте инспекциясенең пропаганда бүлеге инспекторы, капитан.

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев