Логотип Идель
Ялкын

«ҮЗЕБЕЗ ӨЛӘШКӘН БӘХЕТ»

Балаларның бәхет тулы көләч йөзләрен һәм шат елмаюын берни алыштыра алмый. Ә бәхет өчен күп кирәкми: нибары сәхнә һәм әти-әниләрнең игътибары җитә. Кечкенәдән иҗат дип, сәхнә дип янып үскән сабыйлар өчен бу бигрәк тә мөһим. «Юность» мәдәният сарае хезмәткәрләре исә балаларны бәхетле итәргә яраталар, төрле бәйрәмнәр һәм концертлар оештыралар. Шундый чараларның берсе 16 нчы апрель көнне булып узды.


Шимбә көнне «Юность» мәдәният сараенда Казан шәһәренең Киров һәм Мәскәү районнары арасында татар халкының бөек шагыйре Г.Тукайның тууына 130 ел тулу уңаеннан зур бәйге-фестиваль уздырылды. Фестивальне оештыруда «Таттелеком» оешмасы, Г.Кариев исемендәге яшь тамашачылар театры, Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе, «Ялкын» һәм «Сәхнә» журналлары, «Идел» яшьләр үзәге һәм «Ватаным Татарстан» газетасы ярдәме зур булды диләр оештыручылар. Бәйгегә барлыгы Казан, Яшел Үзән шәһәрләреннән, Арча, Балтач, Әтнә, Биектау, Питрәч, Мамадыш, Буа районнарыннан, шулай ук Чувашия республикасыннан 220 гариза кабул ителгән. Фестивальгә исә 350дән артык катнашучы җыелган иде


Фестиваль көнендә бөтен мәдәният сарае балаларның шат һәм яңгыравык тавышлары белән тулып торды.  Бәйге үзе өч номинация буенча узды: әдәби театр, вокал һәм нәфис сүз осталыгы. Казыйларның эше бер дә җиңелдән түгел иде. 350 катнушчы арасыннан иң-иңнәрне сайлау - җаваплы һәм авыр хезмәт. Озак сөйләшүләр һәм фикер алышулардан соң җиңүчеләр билгеләнде.


Бәйрәмне бәйрәм иткән балалар өчен ахырдан зур концерт оештырылды. Фестиваль зур салют һәм көчле алкышлар белән тәмамланды.
Менә шулай итеп «Ялкын» балалар белән бергә шатланып, җырлап-биеп, бәйрәм итеп кайтты.


[gallery size="full" ids="7729,7728,7727,7726,7725,7724,7723,7722,7721,7720,7718"]

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев