Логотип Идель
Ялкын

ҮЗ ЮЛЫМ: ТАМШАЯН МАҖАРАЛАРЫ

Тамшаян маҗаралары


Борын-борын заманда түгел, безнең көннәрдә яшәгән, ди, булган, ди, Тамшаян исемле бик шук, бик җитез, өстәвенә тәртипсез дә тамчы баласы. Ул тик утырырга яратмаган, һаман сикергән, йөгергән, туздырган, җимергән... Хәрәкәтчән булгангамы, ул уку турында бер дә уйламаган, бернәрсә белән дә кызыксынмаган. Шуңа күрә берни белмәгән, белмәсә дә масайган, кыскасы, Тамшаян бик әдәпсез булган.

Шулай бер җәйге кичтә кеше балалары учак кабызганнар да шуның тирәли әйләнеп җырлаганннар, ә аннары иң кызыгы – учак аркылы сикерү башланган. Тамшаян, болыт тәрәзәсеннән карап, бу тамашаны күзәтеп утырган. Ләкин озак түзеп тора алмаган, тәрәзә аша сикереп кенә чыккан да Җиргә төшә башлаган.

– Айсылу белән Марат дөрес эшләми, иртә сикерәләр. Мин аларга хәзер күрсәтәм, мин барысын да узам. Мин алар хәтле генә түгел, яхшырак та сикерәм, – диеп, сөйләнә-сөйләнә төшеп барганда, аны кемдер якасыннан тотып алган. Тамчыга үзен күрсәтергә мөмкинлек бирмәүче әтисе булып чыккан. Әй, орышкан Тамшаянны әтисе, әй орышкан, хәтта чатлыкка да бастырып куйган! Аны атна буе компьютерга, телевизорга да якын китермәгәннәр.

Әмма бик кызу бер көнне, бөтен тамчылар да әлсерәшеп өйдә ятканда, Тамшаян өйдән чыгып качкан.

Моны күргән Кояш:
– Тамчы, әй тамчы, син нигә урамга чыктың? Хәзер бик кызу, мин кыздырам, синең бит парга әйләнүең ихтимал. Бар, тизрәк өеңә кер, – дигән.

Ә Тамшаян исә:
– Һи, бик куркам ди мин синнән! Мин беркая да китмим, өйгә дә кермим. Мин сине хәзер үзем өеңә куып кертәм! Бар, кит моннан, болай да кызу. Синнән барыбер файда юк. Синең кыздыруың кемгә кирәк соң?! – дигән.

– Ничек инде кемгә кирәк?! Беренче чиратта, бөтен җан ияләренә, үсемлекләргә кояш кирәк! Ә, икенчедән, бу минем үземә кирәк. Мин бу елны рекорд куймакчы булам, шуңа күрә кыздырам, – диеп акланган Кояш.

– Син үзең дә, рекордың да берәүгә дә кирәкми. Син ямьсез, артык якты, усал да, синнән күзләр дә авырта. Сине яратмыйлар, дусларың да юк, берәүгә дә кирәкмисең, кит моннан хәзер үк, – диеп, Тамшаян Кояшны үрти башлаган.

Кояш, бу сүзләргә үпкәләп, болытлар артына кереп киткән, һәм яңгыр яварга тотынган. Башка яңгыр тамчыларына ияреп, Тамшаян да җиргә сикереп төшкән. Җиргә төшкәч, әй шаярып та карган соң тамчы малае: урамда йөрүче балаларны өйләренә куып керткән, тәрәзәләрне юешләгән, өй түбәләрен дөбердәткән, җирләрне пычраткан, су өстендә сикереп-сикереп уйнаган... Шаярып туйгач, арып-талып, бер әрекмән яфрагы өстенә сузылып яткан да йокыга киткән.

Икенче көнне бик нык кыздырганга уянып китсә, нәкъ үзенең баш өстендә үк Кояшны күреп хәйран калган. Үзеннән олы дип тормаган, кулларын бутый-бутый, ул тагын Кояшка кычкыра башлаган. Кояш инде бу юлы үзе дә ачуланган, ачуыннан тагын да ныграк кыздырырга тотынган. Тамшаян көчкә яфрак астына качып котылган. Ә әрекмән яфрагының астында җиләс, салкынча булган. Ул шунда бераз хәл җыйгач, Әрекмәнгә зарлана башлаган:

– Әрекмән, мин аңа шулхәтле нәрсә эшләдем соң?! Ул миннән нигә үч ала?! Урамга да чыгармый, мин чыга алмагач, юри көлеп кала.

– Бәлки, син аңа берәр авыр сүз әйткәнсеңдер, үпкәләткәнсеңдер? Син аңардан гафу үтен, дуслаш аның белән, – дигән Әрекмән.

– Нәрсә?! Мин аңардан гафу үтенергә тиешме әллә, үзе үтенсен! Мин гаепле түгел! Әле син аны яклап торасыңмы? Димәк, син дә аның яклы?! Булды!! Берегез белән дә дус булмыйм моннан соң! Иң яхшысы: мин Кояштан качам, Африкага – иң салкын материкка китәм! – дип, үпкәләп кычкырган Тамшаян.

– Син нәрсә, Тамшаян, Африкада бик кызу, син парга әйләнәчәксең! – дигән Әрекмән.

Ә шаян тамчы малае, бернигә карамый, якындагы елгага сикереп төшкән дә елга буйлап агып киткән. Көн барган, төн барган, диңгезгә барып кушылган... Һәм бер төнне, ниһаять, Африка ярларына килеп чыккан. Бу салкынча җиләс төн икән. “Алдакчы Әрекмән, – дип уйлаган Тамшаян, - Африкада кызу дигән була, берни белми икән!..” Ул дулкыннарга утырып коры җиргә сикереп чыккан да, бер кабырчык эченә кереп, йокларга яткан.

Иртән торып чыкса, ни күзләре белән күрсен: Тамшаянның элеккеге “дус”ты Кояш бөтен тирә-якка нур чәчә.

– Син ничек монда?! Мин синнән качтым бит! – дип гаҗәпләнгән Тамшаян.

– Әй, надан тамчы!.. Син миннән беркайчан да беркая да кача алмаячаксың. Минем тирәли бөтен дөнья әйләнә! Мин – бөтен җирдә. Ә син мине үпкәләттең, гафу да үтенмәдең. Эх, син! – дигән Кояш.

Кояшның шундый гадәте булган: бик нык хәтере калса, үпкәләсә яки ачуланса, ул үзен-үзе тыеп кала алмыйча тагын да ныграк кыздыра икән. Бу юлы да шулай булган: Кояшның ярсу хисләре эссе нур булып җиргә коелган. Кызу һавага чыдый алмыйча, тирә-яктагы үләннәр корыган, агачларның яфраклары бөтерелеп килгән... Берзаман Тамшаянга бик кыен була башлаган: хәле киткән, башы авыртырга тотынган, бөтен җиреннән: аяк-кулларыннан, гәүдәсеннән, маңгаеннан тир аккан, башы әйләнгән. Тамшаянга үзе каядыр очып бара кебек тоелган һәм... ул аңын җуйган.

Күзләрен ачканда, ул баш очында куе зәңгәр төстәге караңгы болытны күргән һәм шунда баруын аңлаган. “Аллага шөкер, үз өемә кайтып җитәргә дә күп калмады, - дип куанган Тамшаян. – Үземнең наданлыгым, дорфалыгым, шуклыгым аркасында никадәр авырлык күрдем. Моннан соң гел әти-әниемне тыңлар идем; әдәпле-тыйнак булыр идем; укырга йөрер идем; үзем кемнәрне рәнҗеткән булсам, барысыннан да гафу үтенер идем,” – дип сүз биргән ул үз-үзенә.

Ә куе зәңгәр төстәге караңгы болытта кемнәр булган дисезме? Анда улларының югалуына борчылган әти-әнисе башка тамчылар белән бергә Тамшаянны эзләргә дип җыелган булганнар һәм, “Җиргә төшәбез” дигәндә генә Тамшаянның кайтып җитүен күреп алганнар. Барлык тамчылар да бик сөенеп өйләренә таралышканнар.

Ә бу вакытта Җирдәге кешеләр, яңгыр болытының таралуын күреп: “Эх, тагын яумыйча узып китте инде бу яңгыр!” – дип уфтанганнар. Шулай булмыйча соң: алар бит Тамшаян маҗараларын белмиләр! Белсәләр, тамчы малаеның өенә кайтып җитүенә, (әле алай гынамы!) аның акылга утыруына кешеләр дә куанырлар иде.

Айзилә Абдрахманова,
Кайбыч районы, Борындык гомуми төп белем мәктәбенең 7нче сыйныф укучысы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев