Логотип Идель
Ялкын

ҮЗ ЮЛЫМ: САБАК БИРДЕ КОЯШ

Сабак бирде кояш


Уңнан аталар, сулдан аталар. Искәндәр кая качарга белми. “Әнә анда юан гына агач, шуның артына качсаң, котылам инде...” дигән уй йөгерде баш миенә. Бер, ике, өч... Йөгерәм, тик аяклар тыңламый бит. Булмый йөгереп, булмый... Сул яктан аткан автоматның пулялары колак төбеннән сызгырып узды, менә нидер аның җилкәсен пешереп алды. Шулчак пулемет сиптерә башлады, тавышы колакны ярып керә. Качарга, качарга....А-а-а, кирәкми, кирәкми,- дип кычкырды Искәндәр, кулларын селтәп. Һәм... Өстәл өстендә бии-бии шалтыраучы будильникны бәреп тә төшерде. Искәндәр күзләрен ачты һәм сөенеченнән җиңел сулап куйды: “Аллага шөкер, төш кенә икән әле!” Ул арада тавышка әнисе дә килеп керде:

Төне буе шул телефоныңа казынып, тузга язмаган уеннар уйнап утырганчы, йокың туйдырыр идең. Тор, әйдә, тор! Көтүгә чыгасыңны оныттыңмы әллә?- дип ачуланып алды.

Искәндәр идәнгә бәреп төшергән будильникны алып куйды. Сәгать биш. Бераз киерелеп сузылды да: “Нигә көтүне соңрак чыгармыйлар икән? Җәйге ялларда да юньләп йокларга да бирмиләр,”-дип, мыгырдана- мыгырдана, бүлмәсеннән чыгып китте.

Аннан-моннан гына юынды да өстәл янына иртәнге ашын ашарга утырды. Тик өстәлдәге тары боткасын күргәч, борынын җыерды, аны эчкәрәк этеп куйды. Бары тик әнисе: “ Улым, иртәнге аш файдалы, ашап бетер,” - дигәч кенә,тәлинкәне кире үзенә тартып, чыраен сыта-сыта капкалады.

Шуннан соң Искәндәр, бүлмәсенә кереп, киемнәрен киде дә як-ягына каранып телефонын эзли башлады.

- Кая соң инде? Өстәлгә генә куйган кебек иде бит. Ну-у, хәтерсез күке дә инде мин ә? Ә-ә-ә искә төште: “Контр страйк” уйнап, зарядкасы беткән иде бит. Тәк. Зарядка җыйган. Димәк, бүген көтү көтәсе аның хәтле үк күңелсез булмас,”-дип, розеткадан тартып алды да телефонын куен кесәсенә салды. Аннан ашамлыклар салынган сумканы асты да урамга чыкты.

-Ай-һай эссе, иртәдән үк кыздырырга чамалап тора бит әле бу. Күктә ник бер болыт әсәре булсын. Әнә тегендә, таулар артында, нәни генә болытчыклар күренә күренүен. Мондый эссе көнне Искәндәр бер дә яратмый шул. Шуңа да авыл башына таба теләр-теләмәс кенә атлады. Әле бит җитмәсә, бүген көтүне берүзе генә көтәсе. Әтисе, ярар инде, эштән китә дә алмасын, ди, ә абыйсы? Абыйсы... тапкан калага барыр вакыт, имеш, аның “важный” очрашу! Беләм инде, шул Әдиләсе янына бара.

Ниһаять, бөтен сыерлар җыелып бетте, Искәндәр, чыбыркысын шартлата-шартлата, болынга таба кузгалды. Кинәт кесәсендәге телефоны исенә төште. Малай аны кулына алып уйный башлады. Бер юлга карый, бер - айфонына. Бер кулы белән чыбыркы шартлата, икенчесе белән кнопкаларга баса. Әллә ничә җирдә абынып егыла язды. Авыл башындагы өйдән, кәрзин тотып, Искәндәрнең сыйныфташы Гөлгенә чыкты.

- Исәнме, Искәндәр?

***

- Искәндә-ә-ә-р, исәнме? – дип, Гөлгенә тагын бер кат әйтеп карады, тик Искәндәр аны күрми, телефонына кереп чумган. Кызның әзрәк ачуы чыгып:

"Искәндәр!", дип катырак эндәшкәч кенә, яңа гына йокыдан уянгандай, сыйныфташын күреп алды.

- Ә-ә... Сәлам, Гөлгенә...

- Сәлам. Нәрсә? Көтүгәме?

- Әйе. Күреп торасың бит.

Гөлгенә Искәндәрнең “Ә син кая киттең? “дигән соравын көтә иде, тик озак түзә алмады, ишетмәгән сорауга җавап бирергә булды.

- Ә мин урман янындагы тауга, җиләк җыярга барам.

- Яхшы. Яхшы, - дип, Искәндәр башын бер-ике селтәде дә алга таба атлады.

- Әйдә, бергә сөйләшә-сөйләшә атлыйк. Ярты юлга кадәр бергә барасы бит.

- Ярар. Миңа барыбер. Тагын телефонына текәлде.

Сөйләшеп барырга хыялланган Гөлгенә Искәндәрдән бер сүз дә ишетмәде. Классташы гүя аны күрми дә. Ә Гөлгенәнең Искәндәр белән бик сөйләшәсе килә. Әллә нинди сөйкемле сөяге бар шул малайның. Сөйләшүе дә нигәдер ягымлы. Сыйныфта математиканы Искәндәрдән дә шәп белүче юк. Ә Гөлгенәгә авыр бирелә бу фән. Шул математика аларны якын дусларга әйләндерде дә инде. Авыр мәсьәләләрне дә шундый җиңел аңлата Искәндәр. Өченче чиректә чыккан “5ле”дә малайның өлеше дә бик зур. Тик соңгы чиректә Искәндәргә әллә ни булды. Дөресрәге, әтисе 14 яшенә кыйммәтле телефон бүләк иткән көннән соң. Шулчак Гөлгенәнең уйларын чыбыркы тавышы бүлде. Искәндәргә күтәрелеп карады. Әнә шундый сөйләшмәс, эндәшмәс малайга әйләнде дә куйды. Янында барган Гөлгенә әллә бар, әллә юк. Нидер уйный да уйный. Ара-тирә үзе дә сизмәстән шартлаткан чыбыркысы гына бераз юлга карап алырга мәҗбүр итә.. Ә Гөлгенә... Аның уеннарда бөтенләй гаме юк. Аларны бөтенләй кирәкмәс һәм зыянлы шөгыль дип саный. Иртәнге табигатькә сокланып баруга ни җитә соң?!

Ә бит бүген табигатькә, чынлап та, сокланып туя алмаслык. Күңелләрне җилкендереп, өздереп-өздереп, сандугачлар сайрый. Аларны уздырырга теләгәндәй,башка кошлар да үз җырларын суза. Кайдадыр якында гына челтер-челтер аккан су тавышы ишетелә. Тау асты чишмәсе бит бу. Кара әле,көн саен шушы юлдан узса да, Гөлгенәнең бер дә болай иъгтибар иткәне юк иде бит бу челтерәү тавышына. Тирә-юньдә яшеллек, яшеллек..... Ә чәчәкләр...? Аларның күз явын алырлык матурлыгы... Бернәрсә белән дә чагыштырып булмый торган хуш исе... Ничек инде бу гүзәллекне күрмәскә мөмкин?

- Искәндәр, дим, Искәндәр...

Юк,табигатькә исе дә китми Искәндәрнең. Ул аны бөтенләй күрми, тоймый. Гөлгенә моңа борчыла башлады.

- Искәндәр, ташла инде шул телефоныңны. Нәрсәгә ул сиңа? Кара, нинди гүзәллек тирә-якта!

- Нәрсәгә ул миңа. Күргәнем юк мәллә минем аны?

- Мондыен юктыр әле.

- Мондыен да бар, тегендиен дә бар. Гомумән, комакчаулама әле.

Искәндәр, Гөлгенәдән тизрәк котылыйм дип, чыбыркысын катырак сыптыра-сыптыра, сыерларны кызулата башлады:

- Нәрсә, хөрәсән ялкаулары, кырмыска кебек шуышасыз, атлагыз тизрәк. Бар әле, Гөлгенә, юлыңда бул, аяк астында буталма!

Ниһаять, күпмедер вакыт баргач, юл икегә аерылды: урман - сулда, болын - уңда.

- Сау бул, Искәндәр!

- Ярый. Сау бул!

Гөлгенәнең уйлары бертуктаусыз сыйныфташы янында бөтерелде. Искәндәрнең бар нәрсәгә битарафлыгы борчыды аны. Ә Искәндәр... Ул шундук” Ниһаять, китте,”- дип, шатлана-шатлана, сыер көтүен болын ягына куды.

Ямь-яшел болынга аяк басуга, сыерлар үләнгә ябырылдылар. Искәндәр дә җайлырак урын эзләп, як-ягына каранды.

Әһә, әнә теге калкурак урын бик шәп булыр, кечкенә генә булса да, агач та бар икән. Кайсы якка карасаң да, маллар уч төбендәге кебек күренеп торачак, - дип, таулырак җиргә менеп утырды. Ул бераз тамак ялгап алды да: “Егерме генә бит болар. Югалмаслар әле,”- дип, тагын шул телефонына кереп китте.

Кояш кыздырганнан-кыздыра. Күк йөзендә ник бер болыт әсәре булсын. Сыерлар, эсселеккә түзә алмыйча, агач асларындагы күләгәләрне эзли башладылар, берәм-берәм таралыштылар. Хәзер инде алар егермесе егерме җирдә иде.

Вакыт бара. Хәзер инде аның кайнар нурлары Искәндәрнең кечкенә генә күләгәле агачын узып, аңа төшә башлады. Искәндәрнең ашыйсы килеп китте. Ул телефонын читкәрәк куйды да сумкасына таба үрелде. Тик ни күрсен? Көтү булган җирдә бер сыер да, хәтта бер җан иясе дә юк. Искәндәр куркып калды. Ул инде башта әнисенең, аннары әтисенең орышуын, абыйсының “Мин сине егет булгансыңдыр дип уйлаган идем, ә син юньләп көтү дә көтә алмыйсың”дигән сүзләрен, һәрбер сыер хуҗасына җавап бирәсен, Гөлгенәнең үзеннән көлүен... - барчасын күз алдына китерде. Нишләргә? Нишләргә? Эзләргә!

Ул җәһәт кенә торып басты, тик кинәт күз аллары караңгыланып китте, хәле бетте, башы әйләнә башлады. Тирә-юньдә бар нәрсә әйләнә, торган саен караңгылана бара. Бу ни бу? Менә ул оча башлады. Кара, нинди рәхәт икән бит очу! Югарыга очасы иде, югарыга. Тик..тик нигәдер караңгылыкка, ниндидер бушлыкка оча түгелме соң? Караңгылык артканнан-арта бара. “Гөлгенә якында гына иде түгелме соң? Гөлгенә, Гөлгенә! Коткар!” дип кычкырмакчы булды ул. Әмма тавышы чыкмады, ниндидер бушлыкка очты.

Болында беркем дә юк иде. Искәндәрне беркем дә күрмәде. Бары тик яныннан узучы бөҗәкләр генә күрде аны, алар да тукталып торуны кирәк санамадылар: һәрберсе үз эшендә иделәр. Менә Искәндәр янындагы бер чәчәккә бал корты килеп кунды, тик “ Нәрсә булган моңа? Гафу ит, берни белән дә ярдәм итә алмыйм” дигән шикелле моңсу гына карап куйды да очып китте. Аннан, әллә арыганлыктанмы, әллә кояштан күләгә эзләпме, малайның җилкәсенә бер ак канатлы күбәләк килеп кунды, тик үзенә кирәкне таба алмагач, озак тормады, китте. Башкалары бөтенләй кунып та тормадылар, читтән генә карап уздылар.

Ә Гөлгенәнең инде бу вакытта икенче кат җиләк җыеп кайтуы иде. Кып-кызыл җир җиләкләре белән тулы кәрзинен чирәм өстенә куйды да, Искәндәр көтү көткән болын ягына карап:

Сәер, көтү дә, Искәндәр дә күренми. Кайда соң бу Искәндәр?- дип уйлады кыз. Урманда вакытта туп-туры өенә кайтырга уйласа да, хәзер икеләнеп калды. Ниндидер күзгә күренмәс, ләкин үзен бик сиздерә торган көч аны болын ягына тарта иде. Гөлгенә аңа каршы тора алмады (хәер, аның бик торасы да килми иде), болынга таба юл тотты. Атлаган саен аңлашылмаган курку хисе һаман көчәя, һаман арта бара иде. Кәрзине чайпалып китеп, җиләкләр дә түгелде, тик моңа игътибар итмәде.Аяклар үзләреннән-үзләре болын ягына йөгерәләр.

Болынга килеп керүгә, Гөлгенә аптырап калды.

- Кая бөтен көтү? Ник Искәндәр карамый соң? Үзе дә күренми. Әллә авыл малайларына алданып берәр кая ияреп киткәнме икән әллә?- дип уйлап куйды ул.

Шуннан, бәлки, ерак китмәгәндер дип уйлап, Гөлгенә тирә-якны күзәтә башлады. “Әнә анда, калкулыкта, ниндидер ак нәрсә күренә түгелме соң?”-дип шул якка атлады. Килеп җитте, тик ни күрсен? Искәндәр үлән арасында ята.

- Искәндәр, Искәндәр, нишләп йоклап ятасың? Кайда көтүең? - дип уята башлады.

Тик файдасыз. Гөлгенә иелеп, малайның йөзенә карады һәм катып калды. Искәндәр аңсыз иде.Ул нишләргә дә белмәде. Тиз генә пульсын эзләп тапты. Тәне ут шикелле яна иде малайның. Шөкер, әкрен генә булса да тибә. Бераз җиңел сулап куйды. Тик шок хәленнән һаман чыга алмый иде әле. Сабыр бул, Гөлгенә, сабыр...Хәзер, хәзер...Тиз генә Искәндәрнең сумкасыннан сулы шешәне алды. Җылынган булса да, су су инде. Суны малайның битенә бөркеде. Искәндәр ыңгырашып куйды. Гөлгенә Искәндәрне якындагы торган агач күләгәсенә өстерәде, Аннары шешәне алды да чишмәгә йөгерде. Искәндәр әле һаман хәлсез ята иде. Гөлгенә чишмәдән алып килгән сап-салкын су белән битен юды, башындагы яулыгын салып чылатты да маңгаена куйды. Берничә секундтан Искәндәр ыңгыраша башлады, аннары әкрен генә күзләрен ачты. Гөлгенә аңа чишмә суы эчертте һәм тыныч кына ятарга боерды. Гөлгенә каршында сузылып яту уңайсыз булса да урыныннан кузгала алмады. Аның хәле юк иде. Бераз көч җыйгач кына торып утыра алды ул.

Як-якларына каранды, тик бернәрсә дә аңлый алмады. Гөлгенәне күргәч, бөтенләй аптырап китте. Аның фикерләре чуалган иде. Нәрсәдер әйтәсе килде, тик телен әйләндереп бер сүз әйтә алмады. Азрак хәл кергәч кенә, сорарга кыюлыгы җитте:

- Нәрсә булды миңа?

- Мин килгәнче, нәрсә булганын белмим, мин килгәндә, син инде аңсыз ята идең.

- Нәрсә булды? Хәтерләмим.

- Алай-болай кояшта озак утырмагансыңдыр бит?

- Белмим. Ә, бәлки, шулайдыр да.

Кинәт Искәндәрнең йөрәге жу итеп алды. Ниндидер бик курыккан әйберен исенә төшерде, тик нәрсә икәнен хәтерли алмый . Исенә төште.

- Көтү... Таралды... Кая... - дип куркып сорап куйды Искәндәр.

- Борчылма. Алар барысы да бу тирәдә.

Искәндәрнең күзе кырыйда яткан телефонына төште. Малай барысын да исенә төшерде. Менә нәрсә гаепле! Шул, шул, телефон... Шул уеннан һич туктап булмады бит. Эссе кояш астында янды, пеште... Әмма телефоннан аерыла алмады. Бар да онытылган иде: көтү дә, ашау да, кайту да..... “Юк, бүтән кулыма алмыйм мин моны ,“- дип уйлады ул. Малай аны шушында кадырырга да әзер иде, тик ярамый. Әтисе бүләге.

Алар шактый утырдылар. Искәндәр, азрак хәл кергәнен сизгәч, әкрен генә торып басты.

- Сыерларны җыярга кирәк. Кич җитә, ахрысы.

- Әйе, вакыт. Искәндәр, кайта алырсыңмы соң? Әтиеңә шалтыратыйк.

-Юк, Гөлгенә. Шалтыратмыйм. Әкрен генә кайтырбыз.

Гөлгенә дәшмәде, бары тик башын гына селкеде. Көтүне җыеп азапланасы да булмады, сыерлар, малайның хәлен аңлагандай, болай да бер урынга җыелганнар иде инде. Искәндәр чыбыркысы белән алырга теләмәгән телефонын, Гөлгенә кәрзинен алды да кайтыр юлга чыктылар.Гөлгенә сүзсез генә атлый. Ник бер сүз дә эндәшми ул. Искәндәрнең кызга матур-матур сүзләр, рәхмәт әйтәсе килә. Тик ничек әйтергә? Көлмәсме?

- Гөлгенә! Рәхмәт сиңа бик зур. Коткарганың өчен диюем.

- Исән бул. Тик син, Искәндәр, моннан соң саграк бул. Тагын мондый хәлгә эләгә күрмә.
Яхшы.

Юк! Бу хәзер әйтеп, аннары онытылачак сүз түгел иде. Бу “яхшы” чын-чынлап ант итү иде.

Искәндәр Гөлгенәгә күтәрелеп карады һәм, кызның кулындагы кәрзинне күреп, кып-кызыл булды. Оят иде аңа. Сүзсез генә кызның кәрзиненә үрелде. Гөлгенә каш астыннан гына серле итеп елмаеп куйды.

Кәрзинне кулына алуга, Искәндәргә ничектер рәхәт булып китте. Аны ниндидер хисләр биләп алды. Бу аның үзе теләп эшләгән беренче яхшылыгы булып тоелды. Кем белә бит. Бәлки, шулайдыр да.

***
Икенче көнне көтүгә торасы булмаса да, Искәндәр, нигәдер, будильникны сәгать алтыга куйды. Тиз генә торды да ишегалдына чыгып физзарядка ясап алды. Әйбәтләп юынгач, өстәл артына утырды. Өстәлдә ботка күрмәгәч:

- Әни, бүген ботка юкмыни?- дип сорап куйды.

Әнисе бу сорауга шаккатты, тик әллә сүз таба алмагангамы, әллә аптыраганнанмы эндәшмәде. Улына карабодай бүлеп куйды да үз эшләре белән чыгып китте. Искәндәр ашады да бүлмәсенә керде. Киенгәндә, аның күзе өстәлдә яткан телефонга төште. Инде ике-өч ай бер көн дә (нинди бер көн? Бер минут диген?!) үзеннән калдырмаган телефонын бүген ул, ниһаять, өендә калдырырга булды. Ишегалдына чыкты.

Көн бик матур. Кояш та кичәге күк кыдзырмый. Искәндәрнең күзе агачларга төште. Моңарчы аның аларны андый матур итеп күргәне юк иде. Агачлар бөтенләй икенче иде бүген. Искәндәр үзгәрешләрен таба алмаса да, башка төрле икәнен сизә иде. Башта “Эх, нигә мин боларны баштарак күрмәгәнмен, нигә Гөлгенәне тыңламаганмын икән? “- дип бераз үкенсә дә, аннары вакытында аңлавына бик тә сөенде. “Әйе, чыннан да, чынбарлык виртуаль дөньядан күпкә кызыграк икән!”- диде дә, чиләкләр алып, кисмәккә су ташый башлады.

Илсаф Габизов,
Саба районы, Шәмәрдән лицее

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев