Логотип Идель
Ялкын

ҮЗ ЮЛЫМ: МРР-РР-РРР...

“Мрр-рр-ррр...”


Пәрдә ачылды: кул чабулар. Пәрдә ябылды: һаман да шул ук кул чабулар. Ачылды, ябылды, ачылды, ябылды. Көн дә иртән шул ук бер спектакль: күзләремне ачам, ябам, ачам, ябам. Алкышлар – будильник. Мин - “сәхнә йолдызы”, кулларымны өскә күтәреп, “җитте” дигән сыман бармакларымны телефонымның экраны буйлап шудырам. Алкышлар туктый.

Ниһаять, күзләремә шырпы кыстырып диярлек күзләремне ачам да, сикереп торам. Лунатик сыман юыну бүлмәсенә таба тәпилим. Краннан аккан су тавышын залдан ишетелгән әбием сәгатенең зәһәр чыңы бүлә. Һәр суккан саен теш щеткам бер тирбәнеш ясый. Бер... Ике... Өч... Дүрт... Биш... Алты... Җиде! Калганы төштәге кебек. Ишек ачылды, ябылды.

Өченче көн! Өченче көн рәттән соңга калам. Каһәр суккыры, тагын эләгәчәк. Менә инде! Син генә җитми идең дөньям чисти “түгәрәк” булсынга! Кара мәче... Нишләмәк кирәк, болай да начар башланган көнемне тагын да бозасым килми, әйләнгечтән китәргә туры килер.

Мин алпан-тилпән мәктәпкә килеп кергәндә ярты дәрес беткән иде инде. Чишенү бүлмәсендәге көзгедә мине йөзләре кызарган, чәчләре тузгыган, өстәвенә әле бер төймәсеннән мәхрүм калган пәлтәле кыз сәламләде. Үзем көзгедәге чагылышыма “сокланам”, үзем ничек болай килеп чыкты соң әле бу, дип баш кашыйм. “Сул аяк!”Мин уйлаганча бу сүзләр минем башымда гына яңгырамаган булып чыкты. Тагын бер “йокы чүлмәге” көзгегә кызгану катыш сәерсенүле караш ташлады. Бу бәлаләрнең барысына да шул сул аяктан торуым гына сәбәпче.

“Игътибарлырак булыгыз инде!” Бу юлы инде мин сыйныфыма илтүче юлда “чүлмәк”не әздән генә бәреп ватмадым. Үз таркаулыгыма үзем шаккатып, һаман шул сул аякны сүгә-сүгә сыйныфка кердем дә, тычкан шикелле үз партама йөгердем. Ни гаҗәп, “чүлмәк”нең дә “причалы” безнең сыйныф бүлмәсе булып чыкты. Ул мыштым гына бер буш партага чүмәште.

Икенче дәрес. Биология фәнен сыйныф җитәкчебез укытканлыктан, ярты дәрес яңа укучыны таныштыру, ярты дәрес аңа партадаш эзләү белән узып китте. Авыз эченнән: “ Кем янына төртерләр икән инде моны?” - дип партадашым Алсуга борылдым. Тиле! Тиле! Тиле!!! Алсулар кичә икенче шәһәргә күченеп киттеләр. Бүгеннән башлап минем белән бушлык әфәнде “утыра”.

Минем сәерләнеп утыруымны берәрсе күзәтми микән дип күземне күтәрсә-әә-әм... Миңа таба егерме пар күз текәлгән. “Ләйсән, син ризамы?” “Гафу итегез, ишетмәдем”, - дидем мин оятымнан чәч очларым кызарыр дәрәҗәгә җитешеп. “Син ризамы Илдарны үз яныңа алырга. Алсу китте, синең яныңда барыбер буш. Миңа калса, сез бик тиз уртак тел табачаксыз”. Тьфү! Ну, кара мәче. “Ри... Риза”, бу сүзләрне теш арасыннан этеп чыгару өчен киткән кадәр көч... Мин иртәг күзләремне ачар өчен дә моның кадәр көч түкмимдер.

Әдәбият. Беләсезме, безнең “чүлмәк” сөйләшә дә белә икән бит әле. Әле ничек кенә! Ул шигырьне сөйләп бетергәч тә әле сыйныфыбыз бер-ике минут хушына килә алмый торды. Тынлыкны бүлеп, арткы партадан алкышлар ишетелде. Мәкәпкә йокларга гына дип килә торган Ниязның дә күңел дулкыннары тибрәнеп киткән бит әле монда. Шунда укытучыбыз, канәгать елмаеп: “ Менә, Яңа ел кичәсен алып баручыбыз да табылды”, - дип куйды. Аннан: “Ләйсәнебез белән берлектә ”,- дип тә өстәде. Мин? Аның белән? Алып баручы? Әнием әйтмешли: “Бар икән әле күрәселәр...”

Дәресләр тәмамлануга, болай да бозылган көнемә тагын берәр маҗара өстәлмәсен тагын, дип өемә элдертмәкче... идем! “Маҗара” мине үзе артымнан “куып тотты”. Куып тотты да, еш-еш сулап минем әдәбият китабымны сузды: “Менә, өстәлеңдә онытып калдыргансың”. Барыбер укымаячакмын, дип өстәлемдә үзем калдырган китапны күргәч, болай да канымны кайнаткан бу бәндәнең башына шул китабы белән тондырудан чак тыелып: “Ярый, рәхмәт”, - дидем дә, адымнарымны кызулатыбрак атлый башладым. Ул миннән арттарак калган кебек булды. Җиңел сулап куярга да өлгермәдем, колагымны янәдән шул тавыш бүлеп керде:

- Әдәбияттан өйгә бирелгән әсәрне укы син. Бик кызык әсәр, чынлап әйтәм.

- ...

- Синең минем белән алып баручы буласың килми ахры, име? Телисеңме, мин баш тартам, үзең генә алып барырсың.

Җирдән күземне алып аның йөзенә карадым. Анда мине самимилек һәм яктылык кулларын болгап сәламли иде. Тел очында эленеп торган “теләсәң нишлә”не “мин риза синең белән алып барырга” алышырды.

- Алайса сөйләштек.

Мин кинәт әллә нишләдем. Колагым зыңгылдый, башым әйләнә иде. Аның ахыргы сүзләрен дә ишетмәдем кебек. Әллә ишетергә генә теләмәдемме?

Өйгә ничек кайтып җитүемне сизмәдем. Көне буе аягүрә йоклап йөрдем. Ничек?! Ничек бер көн эчендә бер үк кешегә карата ике төрле хис кичереп була. Берсе әлбәттә инде нәфрәт булса, икенчесе... Икенчесе әллә нинди аңлата алмаслык бер хис. Рәхәт хис. Әллә гашыйк булдым инде? Әбием сымак өч тапкыр “әстәгафирулла”мны әйтеп дәрес хәзерләргә утырдым. Тик математика китабындагы саннар биешсә, рус теле китабындагы сүзләр җырлады. Бу концерттан тәмам туеп, китапларымны яптым да, аларны читкәрәк этәреп куйдым. Көне буена мин аның йөзенә бер тапкыр да игътибар белән карамаганмын. “Күңел күзе күрмәсә, маңгай күзе - ботак тишеге” дип юкка гына әйтмиләр шул. Башта ук аның (ничек дип әйтәләр әле?) шомырт кара күзләрен, сабыйсыман карашын, сөйкемле йөзен игътибар беләнрәк караган булсам, мин аның турында шулай начар уйлый алыр идеммени?!

Кинәт маңгай күзем – ботак тишегем өстәлемдә яткан әдәбият китабына төште. Аның сүзләре башымда бөтерелде...

Әсәрне бер тында укып чыктым. Укыдым да, уй дөньясына чумдым. Әсәр чыннан да уйландырырлык иде. Тик егет кешенең әдәби әсәрләр укырга яратуы мине бераз сәерсендерде. Безнең сыйныф егетләренә “атам!” дисәң дә, шул китапны кулларына да алып карамаячаклар бит.

Иртәгә уң аяктан торуны максат итеп, йокларга яттым. Тик “чүлмәк” башымнан чыкмады.

***

Иртәгесен будильнигымнан да иртәрәк уяндым. Тамашачыларым аягүрә торып кул чапкан булыр иде. Идәнгә сузылган сул аягым, эссе табага баскандай, кире күтәрелде. Ул игезәк сыңары – уң аякка юл бирде. Әйе! Бүгенге көнемне бозарга берәүнең дә (аяк, хәтта синең дә!) хакы юк! Юынып алганнан соң көзге каршына басып үземне баштанаяк күздән кичердем. Юк инде, болай булмый, Ләйсән. Син бүген күз явын алырдай булырга тиеш. Башымдагы карга оясын матур прическага алыштырып, күзләремә бераз кершән тартып, иренемә иннек сөрттем. Бүген бар нәрсә дә ал да гөл булыр тиеш. Ни өченме? Чөнки минем бүген туган көне-ее-ем!!! Чәй өстәлендә мине бер чәчәк бәйләме һәм кечкенә генә тартмачык каршы алды. Дулкынланып тартмачыкны ачтым. Ye-ee–e-s! Мин хыялланган йөзек. Мин бәхетле! Бәхет өчен тагын ни кирәк! Инде эшкә китеп өлгергән әти-әниемә рәхмәтләр яудыра-яудыра чәемне чөмердем дә, мәктәпкә йөгердем.

Мин сыйныф бүлмәсенә килеп кергәндә әле берәү дә юк иде. Бармагымдагы йөзегемә сокланып утырып ишек ачылганын да сизми калганмын. “Сәлам!” Бу тавышка сискәнеп куйдым. Ә тавыш дәвам итте: ”Бүген иртәләргә уйладыңмыни?”. Мин: “Әйе шул, синең кебек икән”, - дидем. Кичә гардеробта булган хәлләрне искә төшереп бераз кызарып куйдым. Сыйныфны басып алган тынлыкны мин бүлдем:

- Шушы яшемә җитеп әдәби әсәрләр укырга яраткан егетләр күргәнем юк иде әле. Әсәр ошады. Рәхмәт.

- Һай! “Шушы яшемә җитеп”, дип утырган була. Ничә яшь соң сиңа? Унҗидең тулдымы соң әле хет?!

- Тулды...тула... Бүген.

- Ышанмыйм. Ә ничек исбатлый аласың?

- Гафу ит инде, паспортымны күтәреп килмәгән идем шул, - дидем мин, ачуым килеп.

Шулчак сыйныфка килеп кергән Айгөл бар шик-шөбһәләргә нокта куеп:

- Лейсаночкам минем! Туган көнең белән сине! Үлгәнче яшә! – дип “изге” теләкләрен теләде.

Көнем бүләк-котлауларга бай булса да, миңа никтер моңсу иде.

“Дәрестән соң Яңа елга әзерләнәбездер бит?”. Биология дәресендә күршем миңа кәгазь кисәге шудырды. Вәт кеше диген инде син моны! Әйтеп торалар бит, бүген минем туган көн, дип. Дәрестән соң калып кына ятасым бар иде. Күзләре укытучыга төбәлгән булса да, кәгазьнең почмагыгына «юк» дип сырланганлыгын тойды “чүлмәгем”. “Әйе”гә караганда бер хәрефлек вакыт арасы кимрәк иде шул. Күзләрен һаман да укытучыдан алмаган килеш ул кәгазьне йомарлады да, өстәл читенә алып куйды.

Дәресләр тәмамлануга, сумкамны култык астына кыстырдым да гардеробка таба тәпиләдем. Тик аның “дәрестән соң”ы башымнан чыкмады. Юлга чыккач, кире борылырга ярамаса да, яңадан өстемнән салып, сыйныфыбызга юнәлдем. Ишек тоткасына тотынуга, мине ниндидер курку хисе биләп алды. Аяк бармакларымнан алып колак очларыма кадәр ниндидер бер калтырау узды. Үз-үземне битәрли-битәрли бүлмәгә уздым. Юкка гына калтыранмаганмын икән. Курку хисе гаҗәпләнүгә алмашты. Бер бәйләм гөлчәчәкләр арасыннан башы көчкә күренүче Илдар, миңа бәйләмне сузып: “Туган көнең белән!”-диде. Көне буе мин көткән сүзләр мине үзләре көткән булып чыкты. Аның белән бергә дәресләр тәмамлануын көткәннәр.

- Ә мин белдем синең каласыңны...

***

“Мәхәббәт – ул үзе иске нәрсә,
Ләкин һәрбер йөрәк аны яңарта.
Тиле яшьлек ярты гомрен бирә аның хисе белән янарга”

Мин дә аңа кушылдым: “Аның хисе белән янарга”

Бүтән вакытта бик озын тоелган мәктәп-өй арасы чамадан тыш кыска иде. Тагын! Тагын шул ук мәче! Тагын шул ук урында! Юк инде, бүген мин сиңа юлымны кистереп тормам! “Прес!”- бу тылсымлы сүзне берничә тапкыр кабатласам да, ул китәргә ашыкмады. “Мыр-мыр” килеп аның тирәсендә әйләнде. “Абау, каян килеп чыккан ул монда?! Йолдыз ич бу!” Мин эчемнән генә: “Йолдыз түгел, метеорит бу. Инде ничәнче тапкыр юлыма чәчрәп чыга, - дип тузгынып алдым.

- Күрәсеңме, маңгаенда йолдызы бар, төнге күктәге җемелдәвек йолдызларны хәтерләтә ул миңа. Сыйпап карыйсыңмы?

- Юк. Кара бит ул!

- Менә кызык! Аның кара булып тууында ни гаебе бар?

Мин эндәшмәдем. Бары: “ Чыннан да, ни гаебе бар....”, - дип уйлап куйдым.

***

Бүген бал! Бал бүген!!! Бәйрәм, бәйрәм! На-на-на-на! Тилерә-тилерә күлмәгемне үтүкләп ятканда телефоным безелдәп куйды. “Сәлам! Соңга калма! Берүк яхшы кәефеңне һәм алып баручы сүзләреңне өйдә онытып калдыра күрмә”. Ул куйган “ыржай”ныкы сыман минем дә иреннәрем колагыма таба үрмәләде.

Кышкы киемнәремне сала-сала актлар залыбызга таба атладым. Йолдызлар яңгыры.... башыы-ыым.. уйга баткан башым кемнеңдер башы белән сөзеште. Көзгедәге чагылыштай, икебез дә маңгайларыбызны уыштык.

- Башың каты икән! Тимердән коймаганнардыр ич?!- дип кеткелдәп көлүче кеше Илдар иде.

- Синеке дә ничава! Күздән очкыннар чыкты! – дип һәр сүзгә җавап таба белүче, инде хәзер “мөгезле” дә булган кыз ул мин идем.

Салкын биш тәңкәлекнең файдасы тимәде: концерт дәвамында “якты маяк” булып икебезнең дә маңгаебызда мөлаем бер шеш балкыды. Концерт шәп килеп чыкты, дисәм... ә юк, ул бер-ике җирдә аю баласы сыман “татлы йокыга” талып алды. Ул мәрткә киткән чакларда миңа күктән йолдыз чүпләгәндәй, сүзләрдән җөмлә әвәләргә туры килде. Өченче тапкырында түзмәдем: аның кабырга турысына терсәгем белән бер-икене биреп үк алдым. Очарга талпынып-талпынып та, әллә ни ерак китә алмаган тавык сыман өч сантиметр биеклеккә күтәрелән Илдар төшеп җиткәнче мин инде сүземне тәмамлаган идем.

Бәйрәмнән соңгы дискәтүктә ул мине бергә чакырды. Безнең өчен гүя көй юк иде. Залда безнең көлешкән тавышларыбыз гына яңгырап торды:

- Маңгайдагы мөгез генә җитмәгән, кабырганы да сындыра яздың бит!

- Әле бу пүчтәк. Син минем ниләргә сәләтле булуымны белеп бетермисең әле.

***

Яз айлары якынлашкан саен, йөрәк тибеше кызулана төшә. Ник дигәндә, иртән уянганда да, кичен йокларга ятканда да уйда бары ул гына. Юк ла! Имтиханнар якынлаша. Математика фәненә артык сәләтләрем булмаганга, өстәмә шөгыльләнергә туры килә.

Мин бүген тагын гашыйк булдым бугай. Репетиторыма!

- Ләйсән, йоклама инде! Икенче сәгатен утырабыз, ә синең тәнең монда, җының әллә кайларда оча кебек. Тырыш инде азрак! – дип, Илдар уйларымнан бүлдерде.

- Гафу ит. Мин укытучым итеп кабул итә алмыйм сине, - дидем мин аңа елмаеп карап. Аның миңа ташлаган мәхәббәтле карашыннан тәнем буйлап ток йөгерде.

Тәрәзә төбенә Йолдыз кунаклаган. Бигрәк хуҗасыныкына охшаса да охшар икән бу сөйкемле песинең күзләре. “Мрр-рр-ррр...”

Зилә Сабитова,
Казан федераль университеты

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев