Логотип Идель
Ялкын

ҮЗ ЮЛЫМ: МАРС ҺӘМ МАРСИАННАР

Марс һәм марсианнар


Борын-борын заманда түгел, ә безнең вакытта, ләкин безнең планетада түгел, ә Марста яшәгәннәр, ди, марсианнар. Аларда бөтен әйберләр дә булган: әллә нинди компьютерлар, вакыт машиналары, тылсымлы таяклар... Тик марсианнарның берсенең дә әниләре булмаган. Алар “әни” сүзен белмәгәннәр дә: аларның башларыннан сыйпап юатучылары, иркәләп йокыларыннан уятучылары булмаган. Аларга беркем дә елмаеп карамаган, җылы кочакларында назламаган. Алар үзләре дә елмая белмәгәннәр, бернәрсәгә дә борчылмаганнар, көлмәгәннәр.


Беркөнне марсианнар, “вакыт машиналары”на утырып, галәм буенча сәяхәткә чыкканнар һәм бик матур бер планетаны күреп алганнар. Бу Җир планетасы икән. Алар Җир тирәли әллә ничә кат әйләнгәннәр, Җирдә яшәүче кешеләрне күзәткәннәр. Кайбер кешеләрнең зур, ә кайберләренең бик кечкенә булуына алар бик гаҗәпләнгәннәр, тик боларның ата-ана һәм балалар икәнен аңламаганнар. Зурларның кечкенәләрне “Балам!” дип назлап яратуларына, кечкенәләрнең зурларны кочаклап: “Әнием, әтием!” - дип әйтүләренә шаккатканнар.


Менә алар урамнан кайтып килүче бер малайны күреп алганнар. Ул малай башына колакчыннар кигән, үзе телефонга текәлгән, беркемне күрми дә, ишетми дә икән. Менә ул бер өйгә кайтып кергән. Өйдән: “Улым Марс, кайттыңмы?” – дип, бер хатын-кыз каршы чыккан, тик малай аңа да игътибар итмәгән. Өйгә кергәч, ул компьютерга текәлеп утырган. Әнисе берничә мәртәбә аңа эндәшеп караган, чәчләреннән сыйпарга теләгән, тик малай аның кулын этеп кенә җибәргән. Әнисе малайга йомыш кушмакчы булган, тик малай әнисенә ямьсез итеп караган да ниндидер усал сүзләр әйтеп кычкырган. Әнисе бик кыенсынган, бакчага чыгып киткән дә шыпырт кына елаган. Марсианнар, бер-берсенә карашып алганнар да: “Бу малай Җир кешеләренә охшамаган, безнең планетадан килеп монда адашып калган булгандыр”, - дип, малайны алып китәргә булганнар.


Шулай итеп, малай Марс планетасына килеп эләккән. Башта аңа мондагы бөтен нәрсә дә кызык булып тоелган: шундый югары дәрәҗәдәге компьютер-машиналар, әллә нинди уңайлы корылмалар, кнопкага гына басып идарә ителә торган җайланмалар... Тик бераздан Марстагы бу тормыш аны туйдырган, чөнки аңа яратып-назлап: “Улым!” – эндәшүче, аның сөенечләрен бүлешүче, аның белән бергә гаҗәпләнүче булмаган. Һәм менә ул әнисен сагынып елый башлаган, марсианнардан үзен яңадан Җиргә кайтаруларын сорап ялварырга тотынган. Катып калган йөзле марсианнар аны юатмаганнар, тик Марс исемле бу малайның чыннан да Җир кешесе булуына бераздан соң төшенгәннәр һәм аны Җиргә кире кайтарып куйганнар.


Менә шуннан бирле Марс исемле бу малай Җирдәге тормышның кадерен белә икән: тирә-юнендәге кешеләргә игътибарлы, мәрхәмәтле, әнисенә карата ягымлы һәм эш сөючән икән.


Ләйсән Абдрахманова,
Кайбыч районы Борындык гомуми төп белем мәктәбенең 5 нче сыйныф укучысы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев