Логотип Идель
Ялкын

ҮЗ ЮЛЫМ: ҮКСЕЗ НИГЕЗ

Үксез нигез


Соңгы араларда бик сызлана әле Сания апа. Көне буе аякларын уа. Дару эчеп тә көне белән төне буталып бетте тәмам. Менә  тагын  төн җитте, ә ул һаман түшәгендә борсалана. Даруын да эчте, аягын да уды. Мәгъсуменнән кыенсына. Бөтен өй эше аның өстендә бит. Олы малларын бетерсәләр дә, күчтәнәчкә дип  тавык, каз-үрдәк тоталар иде. Авыр уйлар Сания апаның аңын бастылар, ул йокымсырап китте.


...Бик яшьли кул арасына кереп, гаиләсенә, туган-тумачаларына ярдәм итте, гел кул уңаенда булды кыз. Балалар арасында иң зурысы булганга, бала-чага да аның өстендә иде . Шушы эне-сеңелләрне тәрбияләү, аларга гел кирәк, таяныч булу - аны укытучылар  әзерләү курсларына алып килде. Эх, рәхәт чаклар! Клубка бер чыгып биер өчен  атнасына икешәр-өчәр урый иде алар Мамадыш белән Арташ арасын.  Мәгъсуме  белән дә юлда таныштылар бит. Сания, гадәттәгечә, өйдәгеләрнең барысының да күңелен күрү теләге белән күчтәнәчләр җыйды. Шушы авыр сумкасын өстерәп диярлек кайтып баруы. Тиз-тиз атласа да, көзге пычрак юл озын булып чыкты. Ике авыл арасына җиткәндә караңгы төште. Кыргый этләр, качкыннар турындагы имеш- мимешләр күңелне кыбырсыта, ә кайтырга кирәк.  Шулай тартынмыйчарак кайтып барганда, артыннан ат белән  авылдашы  Мәгъсум  куып җитте Санияне. Авылга кадәр, көлешә- көлешә сөйләшеп,  кайтып җиткәннәрен дә сизми дә калдылар. Менә шушы караңгы көзге кич Сания белән Мәгъсумнең   күңелләрен яктыртып, ике арага мәхәббәт уты салды...

Гомерләре  матур узды. Хуҗа-агроном , Сания укытучы булып эшләп лаеклы ялга чыктылар. Эшкә бирелгәннәрдән иде алар. Җәй-кыш, яңгыр-буран дип тормадылар. Өч чакрым ераклыктагы күрше авылга эшкә йөрделәр.  Элегрәк машина-тракторга утырып йөрү бәйрәмгә тиң иде, әле атка утырып  юлга чыгу да күп кешегә тәтемәде бит. Менә шулай билдән  кар ерып, яңгырда  чәч бөртекләренә кадәр юешләнеп,  кырык ел балалар укытты  Сания. Чирләп  эштән калганы, кәефе китеп өйдә ял иткәне булмады.

Яшьтән эшне үзе башлап йөргән Сания һәрвакытта башкаларга да  үрнәк булды. Балалар үсеп таралышты, аларны авылда калырга кыстамадылар. Шулай итеп, алар икәү, карт белән карчык, матур гына көн күреп яталар. Кешеләр белән ягымлы мөгамәләдә  булганга, уң яклап та, сул яклап та күршеләреннән  уңдылар.  Сара күршесе генә нигезен ятим итеп, бакыйлыкка күчкәч, ямансу булып  калды  аңа.  Шәһәрдәге  улларын төп нигезгә күчәргә кыстасалар да, ул,  җәйләрен  гаиләсе белән ял итеп, күңел ачып китү өчен генә  авылга  кайткалады. Нигез ялгыз иде. Авылдашлары: “Балакаем , ике йорт арасында яшәмиләр, өй догасыз торса  китем була”,- дип тә карадылар. Алар  менә җәйгә, менә язга күчәбез дия-дия вакыт үткәрде, ә нигез үксез торды.

Менә шундый уйлардан Сания апа күзен ачты. “Сиңа әйтәм, карале, никтер эч поша минем, әллә ишек алды тирәләрен әйләнеп керимме? Мәче дә кайтмаган”, -дип  җайлап кына торды да  пимасын киде. Карты аны-моны эндәшмәде. Карчык, идән сайгакларын шыгырдатмаска тырышып, аякларын шудырып кына атлап ишек алдына чыкты.

Көйгән тире исе борынына бәрелде. “Ай Аллам, әллә янабызмы?” -дигән уй башыннан үтте. Авыртуын  да онытып, тиз-тиз мунча ягына атлады. Мунчада ул-бу юк, сарайга керде. Ул кергәнгә, кыткылдап, бак-баклап  кош-корт сәлам бирде. Сания апа  айга карады. Ис килә  инде! “Төнлә кайсы бәйрәм итә  тагын?”- дип сукрана-сукрана өенә атлады.  Ул арада ук кебек атылып, ямьсез итеп мияулап, койма өстеннән мәче сикерде. Сания апа  Саралар нигезенә карады да  авып китә язды. Лапас тәрәзәсеннән ут шәүләсен күреп алды. “Нинди ут янсын анда, Галия  малларын карап  кайтып кына китте  әле. Үзләренә  кереп  исәнләшеп тә  чыкты. И, башы каткан инде аның да. Ике өй арасында йөгерә-йөгерә аргандыр”. Сания апа өй  келәсенә тотынганда  лапас түбәсен тишеп ялкын күтәрелде. “Сиңа әйтәм, янабыз бит”, - дип кычкырды ул. Мәгъсум абый карчыгының урамнан кергәнен көтеп ята иде, тиз  аңына килде. Сикереп кенә торды да ишек алдына йөгерде. Тимер-томыр җыючы караклардан саклап калган  чаңның да кирәге чыкты бит. Капкага сөягән  терәвен алып ул  баганага эленгән чаңны кага башлады.  Чаң  киреләнеп  тормады, карт суккан саен катырак даңгылдады: “Даң-даң, йокыңнан уян”, - дия иде ул. Халык тиз җыелды. Хәер, замана көйле хәзер – су ишек алларына  кадәр кертелгән. Әле көз көннәре җылы торганга шлангыларны да җыеп куймаганнар иде. Күрше- тирә дәррәү янган каралты- кура белән бергә үзләренең  дә ихаталарына   су сиптерә башладылар. Сакланганны саклармын дигән бит. Элекккеге шифер түбәләр бик сирәк калды, халык мул яши. Шуңа да берсеннән-берсе арттырып өйләрен, мунчаларын, каралты-кураларын әллә нинди төсләрдәге  сайдинг, тагын  күзгә-колакка ят  төзү-төрү материаллары белән  яңарталар. Күрә торып яндырып булмый инде көч түгеп җыйган малны!

Карт бик арыды, күрше авылда кизү торучы янгын сүндерү машинасының тавышын ишетүгә, капка төбендәге утыргычка  леп итеп барып утырды. Егәр беткән, бик булышасы килсә дә, урыннан кузгалу түгел,  янгын белән көрәшүче күршесенә дә кычкырып сүзен әйтә алмады. Авылдашлар  бердәм. Кара төн димәделәр, чаң тавышын ишетүгә, урамга сибелделәр. Кайсы чиләк, кайсы көрәк тотып янып баручы лапасны сүндерә башладылар. Шул арада ут өермәсе еландай телләре белән өйгә күчте. Халык ах-вах килеп тагын да тизрәк су сибә башладылар. Авыл өстенә әллә нинди ят ис таралды. Теге сайдинг дигәннәре зәһәр төтен, ис чыгарып пыскый- пыскый да ялт итеп тагын  янып китә. Өй бүрәнәләренә балавыз кебек сыланып яна. Мәгъсум карт мунча ягына карады. Әле    җәй  көне гена малайлар белән мунча күтәрделәр. Ул өйрәтеп, күрсәтеп торды, малайлар яңача, сауна дип, бик тырышып эшләделәр. Саралар өеннән ут шунда үрмәли башлаган иде. Көче булмаса да, догасын укыды карт. Авылның карап торган мулласы бит ул. Күзләрендә яшь  күренде. Юк, мал жәлләп еламый ул, көчсезлегеннән, хәлсезлегеннән елый иде. Күп тә үтмәде, мунча белән өй арасында Сәвиянең кияве пәйдә булды. Ул картка кул болгады. ”Суны мунчадан ач, улым”,- дип,  ишарәләде Мәгъсум карт.  Ул арада  су тутырып  машина да килеп җитте, “эһ” дигәнче утны бастылар. Әмма күршеләр өен саклап кала алмадылар. Үксез нигез дөрләп янды, көле күккә очты...

Янгын тынгач та,    атна- ун  көн  тирәсе,   авыл өстен  сасы   томан  каплап торды. Элек  шифер түбәләр шарт-шорт куркытып янып бетәләр иде дә бетте- китте, ә хәзерге  төзү материаллары эреп-ябышып, әллә ничек куркыныч яна икән.

Бу вакыйганы артык искә алып торучы булмаса да, ишек алдына чыккан саен, картның күзе буш нигезгә төште. Бу юлы да  йорт тирәсен урап кергәч, күңелендә йөрткән уен Саниясенә чиште Мәгъсум. Алар гомер иткән күршеләре хакына нигез ашы үткәрергә булдылар. Үксез булса да,  рәнҗеп тормасын әле  нигез ташлары.

Лилия Сибгәтуллина
КФУ, Алабуга институты,филология һәм тарих факультетының 6112 группасы студенты

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев