Логотип Идель
Ялкын

ҮЗ ЮЛЫМ: КАРАШ

Караш


Атна дәвамында явымсыз һава торачак дисәләр дә, төштән соң табигать кискен үзгәрде: күк йөзен тоташ болытлар каплап алды һәм, пыскып кына, көзге салкын яңгыр яварга тотынды. Кояш, әле бер, әле икенче болыт артыннан үрелеп, җиргә нурларын сибәргә тырышты, җылы карашы белән кешеләрне иркәләргә теләде, әмма усал болытлар, алагаем олы куллары белән кояшның самими йөзен каплап, аңа тирә-юньне нурландырырга ирек бирмәделәр. Пыскып кына торган яңгыр отыры котырып көчәйде һәм ишеп-ишеп яварга тотынды.

Синоптикларны кисәтеп тә тормыйча килгән әлеге әрсез кунак бик күпләрне авыр хәлдә калдырды. Юка гына киенгән һәм кулчатырларын алырга кирәксенмәгән кешеләр коеп яуган яңгырдан качарга урын эзләп чабыштылар. Мин дә, үтәли җилдән һәм әрсез яңгырдан сакланыр өчен, үземне үзем кочаклап, тукталышка кереп ышыкландым. Гадәттә, гел вакытында йөрүче автобусым, бүген миңа үч иткәндәй соңара. Пәлтәмнең соңгы җебе юешләнде дигәндә, ниһаять, офыкта өзелеп көткән “якын дустым” – 47 нче маршрут автобусы күренде. Уку йортыннан чыкканда ук әзерләп куйган унсигез сум акчамны учыма кыстым да, автобусны каршыларга дип, юл кырыена чыгып бастым.

Ишекләр ачылды. Мин берничә секундтан җылы автобус эчендә идем инде. Озак сайланып тормыйча, шофёр янындагы буш урыдыкка барып утырдым. Юл озын һәм күңелсез. Үземне бераз мавыктырырга дип, сумкамнан чыгарып, китап караштыра башладым. Бер бит, ике, өч... Кинәт үземдә кемнеңдер көйдергеч карашын сиздем. Берәү, текәлеп-текәлеп, миңа карый. Тагын бераз шулай барса, мине үтәли тишеп чыгачак бит бу! Күтәрелеп караргамы, әллә карашы белән үземне “ашатып” барыргамы? Мин, сизмәгәнгә салышып, китап битләрен актарырга керештем. Ләкин кайда инде сиздермәү?! Моңа кадәр салкыннан күшеккән тәнем кисәк кенә эсселәп китте, сулышым ешайды, яңакларыма ут капкандай дөрләп янарга тотынды, карашымны китап битенә юнәлдерергә никадәр генә тырышсам да, керфекләрем мине тыңламады һәм күзләрем үзләреннән-үзләре сихри караш иясенә төбәлделәр.

...Менә ул!!! Менә ул – минем хыялымда йөргән сөйгән яр! Имәндәй нык гәүдә, озын буй, төпсез кара күзләр, сызылып киткән кара кашлар, дулкын-дулкын кара чәчләр... Мин, сихерләнгәндәй, егеттән күземне ала алмыйм. Кешегә шулай карап торырга ярамаганлыкны акылым белән аңласам да, йөрәгем тыңламый. Шулай да, бар ихтыяр көчемне туплап, карашымны автобус эчендәге реклама кәгазьләренә юнәлтәм. Ниндидер таныш хәрефләр, таныш сүзләр. Мин аларны укыган булам, ләкин нәрсә турында булулары аңыма барып җитми.

... Өстемдә һаман шул ук караш. Түзмәдем. Кабат күтәрелеп карарга булдым. Безнең карашларыбыз тагын очрашты. Юл буе читтә басып барган чибәр егет минем каршыма килеп басты. Хәлиткеч мизгелнең – танышуның котылгысызлыгын уйлаудан йөрәгем күкрәк читлегеннән чыгып төшәрдәй булып тибәргә тотынды. Санаулы вакыт аралыгында хыял канатларына утырып күккә ашкандай булдым, егетнең күзләреннән сирпелгән нурларда коендым, икебезнең арага сузылган аллы-гөлле салават күпере аша хыялыма таба атлап китәргә җыендым. Егет күзләремә туп-туры карап елмайды да:

–Туташ, гафу итегез, сез билет алмадыгыз һәм инде кайчаннан бирле минем урынымда утырып барасыз. Әлеге урындык кондукторлар өчен бүлеп бирелгән, – диде.

Көтелмәгән сүзләрдән мин өнсез калдым. Күкнең җиденче катында адашып йөргән хыялым, төшәргә баскыч таба алмаганлыктан, дөбердәп җиргә егылып төште һәм мин, миңгерәгән кешедәй шаккатып, егеткә төбәлдем. Кондуктор минем җавапсыз торуыма ачулана ук башлады. Йөзе кырысланды. Шулай да итагатьле булырга тырышып:

- Урынымны бушатыгыз әле?! – диде.

Әлеге сүзләр аңыма барып җиткәндә, дикторның “Академик Парин тукталышы” дигән игъланы яңгырады. Учымда килгәнлектән юешләнгән унсигез сумны кондукторга тоттырдым да ишеккә атылдым. Ничек автобустан төштем, ничек юл аркылы чыктым – берсен дә хәтерләмим.

Җәяү кайтып барганда гына, оялудан кызарып чыкканлыгымны сизеп алдым. Кайта-кайта, юләрлегем үземә үк көлке булып тоела башлады. Ирексездән, йөземдә елмаю барлыкка килде.

...Эх син, кондуктор егет! Билет һәм урын өчен генә мине күзләп баргансың икән. Ә мин бер күрүдән гашыйк булуга ышанып беткән идем бит инде...

Айгөл Абдрахманова

 

 

 

 

 

 

"Үз юлым - Своя строка" конкурсында катнашучыларның әсәрләре белән танышу һәм тавыш бирү өчен сылтама.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев