Логотип Идель
Ялкын

ҮЗ ЮЛЫМ: КҮҢЕЛ ҺАМАН НӘНИ БАЛА

Күңел һаман нәни бала


Ул төрле төсле күбәләкләр артыннан сихерләнгәндәй чапкан иде. Ләкин кызчык бер мәлдән соң үзенең кайда икәнлегенә аптырап, сискәнеп китте. Әйтерсең, татлы төш күргән җиреннән кинәт кенә уянды. Гөлйөзем тынсыз басып торганнан соң үзен кулга алырга тырышып йортына таба илткән тар сукмакны күзләргә тотынды.


Әнисе белеп әйткән икән шул, теләсә-нәрсәгә алданып китеп адашып йөрмә - дип. Әмма биш яшьлек бала моны аңламый шул әле. Әни әйткән кирәкле сүзләр колак кырыеннан чебен сыман гына оча да китә.


Юк, адашмады Гөлйөзем. Зәңгәр капкалы өенә кайтып җитте акрынлап.Ул кечкенә генә сәяхәт ясап кайтканчы көтү дә кайткан, сыер-сарыклар да абзарга ябылган иде инде. Абыйсы ашык-пошык малны да карарга тотынган. Ашыгаааааа... Тагын кич чыгачак, тагын Гөлйөзем кич белән берүзе күңелсезләнәчәк икән. Ярар иде әле абыйсы тугызда-унда, сеңлесенең йокысы килә башлагач кына, чыгып китсә, тик юк шул... Кызганыч, йөргән кызы икенче авылда тора. Матай белән барсаң да кырык минутлык юл, шуңа күрә нәкъ сигез тулып ун-унбиш минутларда чыгып китә ул. Шунлыктан Гаяз абыйсы алдан эшләрен бетереп куярга тырыша.


Боларның барысын да Гөлйөзем, кечкенә булуына карамастан, белә иде. Аны гына түгел, тагын бик күп нәрсәләрне белә кызчык: аюлар кышын йокыга талганын да, матур чебен гөмбәсенең агулы икәнен дә, хәтта ике тапкыр ике дүрт икәнен дә белә ул. Ләкин, бер ләкин бар, йөзә белми ул. Кечкенә бит әле диярсез сез, вакыты җиткәч өйрәнер дип уйларсыз. Тик кызый вакытны тизләтергә уйлады.


Эссе челләдә шәпләп бияп куелган, зур, төпсез биягә китте Гөлйөзем. Өйдәге олыларга да бу хакта әйтеп торуны кирәк дип санамады. Алайса җибәрмиләр, ә үзләренең аның белән су коенып йөрергә вакытлары юк. Абыйсы белән әтисе печәндә, әнисе бәрәңге бакчасының чүбен утый, әбисе дә карлыган җыеп маташа. Шулай булгач, аңа биягә үзенә генә барырга туры киләчәк. Дус кызы Әлфия белән уйныйбыз дип әнисен һәм әбисен “дагалады” да кызчык, чыгып чапты.


Эхх, менә Гөлйөзем хәзер йөзергә өйрәнә дә абыйсы белән ярышып йөзәчәк, аннан да уздырачак әле. Эххх, менә бит ничек шәп, кызчыкны йөзә белми дип уйлыйлар, ә ул хоп, йөзә белә! Абыйсы моңа, хич шиксез, шак катачак.


Шушындый балалык уйлары белән биягә якынлашты Гөлйөзем. Су кырыенда кеше алай ук күп түгел, бөтенесе эш белән маташадыр инде. Акырын гына аягындагы сандалларын салды да салкынча суга керде ул. Башта чынлап та бераз салкын иде. Тик хәйран гына басып торгач ияләнде кызчык. Тагын да эчкәрәк атлады Гөлйөзем. Башта тездән, аннары иңнәреннән, ә аннары муеныннан суга керде. Хәзер ул абыйсы сыман кул - аякларын дөбер - дөбер селкетәчәк тә йөзеп китәчәк. Тик бу хыялдагы күренешне башкару өчен аңа тәвәкәллек кирәк. Ә ул анда бармы соң!? Әлбәттә, бар. Ул үз яше өчен бик батыр кыз. Хәтта артыгы белән батыр!


Гөлйөзем эченнән генә “бер, ике, өч”-дип санады да алга таба омтылды. Тик ул да булмады, авыр йөк сыман төп аны үзенә тартты. Кечкенә куллары белән ничек кенә селтәнмәсен, йөзеп китә алмады кыз. Аннары ул рәхәт караңгылыкка чумды...


Күзләрен авырдан гына ачканда аның каршысында өрәк сыман ап-ак йөзле әтисе иде.
- Кызым, Гөлйөзем, - дип әйтүе булды Гомәр абыйның күзеннән эре-эре яшь тамчылары тамды. Шул арада Гөлйөземнең әнисе, Сания апа да, йөгереп килеп җитте.
- Әй, җүләр бала! Шулай эшлиләр ди мени инде!? Батып үлсәң безне дә үтерә идең бит, бала, - дип яшь аралаш шелтәләде Гөлйөземнең әнисе.


Тиктормас кызчыкны абыйсының сыйныфташы Мөнир коткарган булып чыкты. Аның шул тирәдә печән чапкан вакыты булган. Бала-чага аңа: “Гөлйөзем бата”, - дигән хәбәрне җиткәргәч ут тизлегендә ярдәмгә чапкан егет.


“Вакыт шул кадәр тиз үтә. Ә булган вакыйгалар, шул вакыйгалардан алган хис-кичерешләр төш сыман гына булып хәтердә шәйләнә... Кызганыч, аны кире кайтарып та, үзгәртеп тә булмый. Бәлки, үзгәртеп булмавы яхшыдыр да әле”, -дигән уйлар белән Гөлйөзем әби эшен дәвам итте. Аны ач чебиләр көтеп тора иде.


“Йөзәргә өйрәнә имеш кечкенә Гөлйөзем”, -дип серле генә елмаеп куйды карчык. Сиксәнгә җитсә дә хәтере шәп аның. Барысын да, кичә генә булган сыман, хәтерли.


Менә ничек кызык: ничә ел үтсә дә, бабай булсаң да, әби булсаң да, күңел хаман нәни бала икән. Йөзә белми торган сабый бала...


Илүзә Касыймова
Арча районы, Яңа Кенәр урта мәктәбе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев