Логотип Идель
Ялкын

ҮЗ ЮЛЫМ: ДУСЛЫК ТУРЫНДА ӘКИЯТ

Дуслар турында әкият


Борын-борын заманда яшәгән ди, булган ди аю, бүре һәм төлке. Аю Әппәс яшелчә үстергән, атаклы бакчачы ди, ә бүре Китек колак азык эзләгән, данлыклы аучы кеби. Ә төлке Хәйлия эшләмәгән, начар да яшәмәгән, хәйлә белән дөнья куып рәхәт чигеп яткан ди.

Бервакыт аю белән бүре авырып киткәннәр. Бәлә бит ул ялгыз гына йөрми, шул чак алар яшәгән урманга кыргый аюлар көтүе килеп чыккан. Алар аю Әппәскә бик нык янаганнар. “Син безгә үзеңнең үстергән яшелчәләреңне һәм барлык запас балыңны бир, юкса без синең дустың төлкебикә Хәйлияне ашаячакбыз!”- дигәннәр.

Аю кара кайгыга баткан, нишләргә дә белмәгән. Моның хәлен төлкебикә сизеп алган һәм ник болай борчылуын сораштырган. Аю хәлнең нидә икәнен әйткәч, төлкебикә дә куркуга калган. Әллә куркуның файдасы, әллә...шул вакыт төлкенең башына бер хәйлә килеп төшә. Шушы хәйләсен дусларына сөйләп биргәннән соң, алар бергәләшеп әшәке аюлар көтүен бик яхшылап акылга утырталар. Тегеләре исә бу урманга бүтән якын да килмәскә антлар итеп тизрәк килгән юлларыннан кирегә сыпырталар. Бу хәлләр аю, бүре һәм төлкенең дуслыгын икеләтә ныгыта һәм алар әлегә чаклы аерылгысыз дуслар булып яшәп яталар ди.

Алсу Касыймова,
Арча районы, Ташкичү төп гомуми белем мәктәбе

 

 

 

 

 

 

 

"Үз юлым - Своя строка" конкурсында катнашучыларның әсәрләре белән танышу һәм тавыш бирү өчен сылтама.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев