Логотип Идель
Ялкын

ҮЗ ЮЛЫМ: АНА КҮҢЕЛЕ БАЛАДА...

Ана күңеле балада...
Хикәя


- Әмир, ташла әле шул компьютерыңны!

Әнинең тавышыннан йоклап яткан песи сискәнеп китте. Инде аз гына утырсам, башлаган уенны уйнап бетерә дә идем. Каян кайтып керде соң әле бу әни? Төне буе йокламаганымны кыяфәтемә чыгармаска тырышып, аш бүлмәсенә әни янына чыктым. Юылмаган чынаякларны күреп, әниемнең кәефе тагын да кырылды. Шомырт кара күзләрен күтәреп миңа төбәп карады. Бу караш мине сискәндереп җибәрде.

- Бераз гына әниең турында уйлап карасаң да була?

- Ну, мам! Хәзер барысын да эшлим яме.

Әнием яхшы минем, беркайчан тавыш күтәрмәс, ипләп кенә аңлатыр. Хәер, нәрсә дип юктан тавыш чыгарырга инде. Ул бит белеп тора: мин барыбер уенымны уйнап бетерми эшкә тотынмаячакмын. Тотынсам да, юньләп эшләмәячәкмен. Ә уеннан соң теләсә нинди эшкә дә риза мин.

- Әни, менә даже не поверишь!

- Нәрсә булды тагын?

- Мин теге айны алган уенны, наконец-то, уйнап бетердем!

- Әй, Аллам! Шул да булдымы яхшы хәбәр? Бар кибеткә барып кайт. Әнә, Камил дустың биш әйләнде инде безнең тирәдән.

- Очтым, әни пока!

Өйдән чыгуга, кояшның якты нурларыннан күзләр чагылды. Шундый матур көнне өйдә ятуымнан оят булып китте. Капканың эчке ягына сөяп куйган “тимер ат”ым да кояшта торып кайнарланып беткән. Тиз генә атланып киттем дә, әнинең чыгып киткәндә әйткән сүзләрен колагыма да элмәгәнмен бит. Нәрсә алырга соң әле? Әй, һаман шул ипи, сөт, күмәчтер инде. Шулай булып чыкты да. Бер минут та үтмәде, әни кесә телефоныннан чылтыратып:

- Сөт белән ипи сатып ал, дөньяңны онытма! – дип кисәтте.

- Ярар, әни онытмам.

...Безнең өй тәбәнәк кенә тау башына урнашкан. Бик матур җир булса да, берәркая бара башласаң, бик ансат түгел. Якында гына бер кибет тә юк. Кибеткә барып җитәр өчен, бер чакрым юл үтәргә кирәк. Тиз генә барып килим дигәндә, юлыңда кеше дә очрап куйса тиз генә кайту юк. Ярый әле велосипедым кибеткә юлны бик яхшы белә, тизлеге дә шәп.

Каршыма Мәйсәрә әби килеп чыкты. Соңгы арада бик биреште, картаеп китте күрше әби. Битендәге җыерчыклары да тирәнәйгән, ди әни. Ишетүе дә начарая бугай, син бер нәрсә сөйлисең, ә ул һаман үзенекен тукый. Сүз арасында шаяртып ала торган гадәте булгангамы, күңеле гел күтәренке күренә аның. Кәкре каенга терәтеп куймасын тагын дип, үзем тизрәк сүз башларга булдым.

- Исәнме, Мәйсәрә әби!

- Хәлем әйбәт, улым, рәхмәт. Кая барасың болай?

- Әни сөт белән ипи алып кайтырга кушкан иде, сиңа да берәр нәрсә кирәк түгелме?

- Рәхмәт, балакаем? Тик син барасы кибетне япканнар бит, хәзер анда компьютерлар саталар икән.

- Шулаймы ни, мин белмәгән идем. Киттем алайса, барып карыйм әле.

Велосипедыма утырып, Мәйсәрә әби әйткән кибеткә элдердем. Өч минутта барып та җиттем. Карасам, ашамлыклар кибете үз урынында. Аптырап кына кибет эченә кердем. Эчкә үткәч тә бернинди үзгәреш сизелмәде. Монда бар да элеккечә, ашамлыклар саталар. Тагын шаярткан булып чыкты Мәйсәрә әби. Мин ипи белән сөтне алып кибеттән чыкканда үзенә чак бәрелмәдем.

- Я, тагын ышандыңмы, күрше?!

- Мәйсәрә әби, ничек гел шулай ышандырырлык итеп алдыйсың соң син?

- Мине көтеп торсаң әйтәм ничек икәнен.

- Ярар, әйтсәң көтәрмен.

Мин якындагы эскәмиягә утырып көтә башладым. Мәйсәрә әбинең беркөнне сөйләгән сүзләре хәтергә төште. Яшь вакытында авылда яшәгән ул. Шул авылның Харис абыйга кияүгә дә чыккан. Безгә кергән саен, ул бергәләп балалар үстергән вакытларын сөйли. Өч баласы да, үскәч, кайсы кая таралышкан. Әтиләре үлеп киткәч, Уфада яшәүче кызы әнисен үзе янына яшәргә алып киткән. Авылда гомер иткән Мәйсәрә әбигә читтә яшәве мең газап булган. Чыгыйм дисәң, авылдагы кебек капка төбе, ишегалды юк. Тора-бара әби бик каты чирли башлаган. Көн артыннан көн үткән, ә Мәйсәрә әбинең авыруы көчәйгәннән көчәя икән. Көннәрдән беркөнне аның төшенә, багучы кыяфәтендә, ниндидер бабай кергән. “Шәһәрдән кач! Тизрәк туган җиреңә кайт! Шунда гына авыруыңа дәва табарсың. Андагы һәр почмак синең авыруыңа шифа,” - дигән.

Әлеге төш турында ул үзе генә белгән. Кызына дә сөйләмәгән. Туган ягына кайту теләге артканнан арта барган әби көннәрдән беркөнне шәһәрдән качып, поездга утырып кайтып киткән. Туган җиренә аяк басуга аның хәле яхшыргандай булган. Нишләптер ул авылына түгел, поезд юлындагы бер станциядә төшеп калган һәм үзе сыярдай куыш ясап, күпер астында яши башлаган. Чыннан да, авыруы кими башлагандай булган.

Кечкенә вакытта, әни мине балалар бакчасына нәкъ шушы күпердән йөртте. Күргән саен, мин Мәйсәрә әбине жәлли идем. “Ник бу әби башкалар кебек өйдә яшәми?” - дип әнине дә аптыратканым хәтердә. Моннан үтеп-китеп йөрүчеләрдән берәү аны картлар йортына да урнаштырып карамакчы була. Ләкин әбинең үзе белән бер документы да, анда барырга теләге дә булмый.

Бервакыт бу хәлне танышлары белеп, кызларына хәбәр иткән. Бу хәбәрне ишетү белән кайтып җитәләр алар. Кайтсалар да Мәйсәрә әбине берничек тә алып китә алмыйлар. Аяк терәп каршы тора ул. Авылдагы өе берничә ел элек сатылган булганга, безнең урамнан йорт сатып алып бирмәкче булалар. Монда яшәргә әби ризалаша. Баштарак кызлары кайткалап, хәлен белеп торсалар да, тора-бара сирәгәя кайтулар. Инде хәзер бөтенләй күренмиләр. Ни өчен шалашта яшәвен сорагач: “Туган ягыма исән-сау кайтып җитсәм, шалашта яшәргә дә риза булыр идем дип сүз биргән идем. Аллах Тәгаләм кичермәс, әйткән нәзерем тотар дип курыктым”, - дип җавап биргән.

- Нишләп аптырап утырасың, рәхмәт яугыры. Әйдә кайтыйк.

Мәйсәрә әбинең чыкканын сизми дә калганмын. Эндәшми кайтып китсә, күрми дә каласы икәнмен.

- Минем белән уйный торган малайларны күрмәдеңме, әби?
- Нинди калайларны?
- Малайларны дим.
- Мин дә калайларны дим.

Әбинең кыяфәтеннән көлә-көлә, сөтем белән бергә велосипедымнан да мәтәлеп төштем. Пакеттагы сөт шарт итте дә ертылды. Мин нишләргә белми торам, ә Мәйсәрә әби миннән көлә.

- Мә, космонавт, мин ике пакет алган идем, берсен бирәм. Күтәреп кайтырга да җиңел булыр.

- Иртәгә тагын барырбыз, кибетне ябып куймасалар, - дип шаярта бит әле үзе. Көлешеп кайткач юл да кыска булды. Малайларны эзләп тормадым, Мәсәрә әби белән саубуллашып өйгә кереп киттем.

Кичен йокларга яткач, Мәйсәрә әбине уйлап яттым. Бу юмарт әбигә ниндидер яхшылык эшлисе килеп китте. Шундый мировой әбинең ишетмәве җанга тынгылык бирми. Нигә әле аңа колак аппараты алып бирмәскә, ди. Икенче көнгә иртән үк торып мин әни белән киңәшләштем.

- Әни, кичә Мәйсәрә әбине күрдем. Ул тагын да катырак ишетми башлаган. Бәлки аңа колак аппараты алып бирергәдер.

- Әйе шул, мин дә шулайрак сиздем, улым. Акча ягы кыенрак булмаса, ике дә уйламый алып бирер идек.

- Минем телефонны сатарга да колак аппаратын алырга. Барыбер укытучыбыз Наилә Хәмитовна мәктәпкә алып килмәскә куша. Ә өйдә минем компьютер бар бит. Нияз күптән минем телефонга кызыгып йөри. Син ризалык бирсәң, хәзер үк кереп чыгам үзенә, әни.

- Әйе шул, ә бәлки чынлап та? Кара әле, иртәгә бит мин базарга барасы идем, син дә минем белән барсаң, даруханәгә кереп, колак аппараты алырбыз. Мин риза, улым? Син Нияз белән күрешеп, телефон мәсьәләсен сөйләшеп бетер.

Тиз генә чыгып чаптым. Нинди ният белән телефонны сатарга уйлаганымны белгәч, Ниязның әнисе акчалата ярдәм итәргә булды. Бу хәбәр турында бөтен урам белеп, бу изге эшкә кушылды.

Без иртән иртүк әзерләнеп, өйдән чыгып киттек. Дөнья бүген аеруча ямьле кебек тоелды миңа. Безнең изге эшебезне хуплагандай, күктә кояш елмая. Әйтерсең, үзенең якты нурлары белән күңелне җылытмакчы була. Кешегә яхшылык эшләү шундый рәхәтлек бирә дип белми идем.

Колак аппаратын алып кайтышлый ук Мәйсәрә әбигә кертеп бирергә булдык.

- Исәнме, Мәйсәрә әби, сиңа бүләк алып кердек. Я, карап кара әле.

- Хәлләр әйбәт, улым. Нинди бүрек алып кердегез? – дип кулын сузды.

- Бүрек түгел, бүләк, әби, колак аппараты.

- Иии, ул сипарат белән мин нишләрмен соң. Сыерым да кәҗәм дә юк бит минем. Әнә күрше Мәймүнә ватылды дигән иде, аңа бирерсез.

Бүләкне күргәнче, байтак башны катырды күрше әби. Аппаратны савытыннан чыгарып, киертеп күрсәткәч кенә күзләренә яшь килеп:

- Мине болай кайгыртканыгыз өчен рәхмәтләр яусын. Аллах Тәгалә рәхмәтеннән ташламасын. Бигрәкләр дә бернәрсе ишетмәгән икәнмен. Кыйммәт торадыр бит бу? Акчам җитәрме икән?

- Рәхәтен күр, безнең урамда яшәүчеләрдән бүләк бу сиңа.

- Нинди генә рәхмәтләр әйтсәм дә аз булыр инде, балалар.

Шулвакыт ишек ачылды. Мәйсәрә әбинең күптән күренмәгән балалары басып тора иде анда. Аларны күргәч, әбинең йөзе тагын да яктырып китте.

- Менә бит, килсә килә икән ул бәхет.

Без саубуллашып чыгып киттек. Мәйсәрә әби балалары белән күрешү сөенеченнән безнең чыгып киткәнне дә сизми калды. Әни сиздерми генә яшьле күзләрен сөртеп:

- Ана күңеле балада, бала күңеле далада, - дип куйды.

- Әни, мин сине беркайчан ташламам яме.

- Эшләгән яхшылыкларыбыз соңгысы булмасын, улым, изгелегең өчен рәхмәт.

- Әни, мин компьютерда уйнавымны ташлыйм. Син дөрес әйтәсең, файдалырак шөгыльләр дә бар бит.

- Мин сиңа ышанам, улым. Син бит минем төп таянычым.

Күктә кояш елмайса, җирдә минем әнием сөенечтән балкый. Кемнедер бәхетле итүдән дә зур сөенеч юк икәнлеген хәзер мин аңладым.

Рүзәл Шәрипов,
Арчаның икенче номерлы мәктәбе укучысы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев