Логотип Идель
Ялкын

ҮЗ ЮЛЫМ: 103 ЕЛДАН СОҢ...

103 елдан соң...
(Г.Тукайга багышланган моңсу хикәя)


Менә ул ирек! 103 ел җир куенында яткан бөек шагыйрь җаны күк йөзенең зәңгәрлеген күрде, язгы кояш нурында коенды. Саф һава үпкәләренә тулды, күңелгә ямь һәм шатлык өстәлде. Гасыр буе караңгы балчык астында яткан салкын тән җир йөзенең илаһи җылысын тойды.


Якты җир йөзен кабат күрү шагыйрь өчен бик зур бәхет иде. Аның шатлыгы эченә сыймады, артканнан арта гына барды. Гади бер кеше бу гүзәллекне күрсә таң калыр иде, ә иң-иң гадәти күренештән, мизгелдән дә үзенә күрә сихри бер матурлык күргән шагыйрь җаны нишләсен?!
Шагыйрь бала чагында җир кипкәнен дә көтмичә, яланаяк йөрүләрен исенә төшерде һәм үзе дә сизмәстән елмаеп куйды. Язмыш аны бер яктан газиз баласы кебек назласа, икенче яктан чыбыркы белән кыйнады. Нәрсә генә булмасын, шагыйрь барыбер түзде; тормышында нинди генә авырлыклар булмасын, гел яхшылыкны күрергә омтылды. Шулчак ул туган авылын сагынуын тойды. Күңелен моңсулык биләп алды. Ә исән вакытында башка кайта алмаячагын белгән булса... Шагыйрьнең башына бик шәп уй килде: хәзер үк туган авылына кайтачак ул. Күңеле туган ягының матурлыгына, саф һавасына сусаган.

Соң булса да уң булсын дип, автобус тукталышына чыкты ул. Автобус аңа кирәкле якка кайта иде, озак уйлап тормыйча, иң арттагы тәрәзә янындагы буш урынга барып утырды.

Аны моңсу уйларыннан айнытып, автобус кузгалды. Күз алдында биек-биек йортлар, зур-зур кибетләр һәм башка биналар берсен-берсе алыштырып бардылар. Кинәт аның күзе игъланнар тактасына төште. Ә анда зур хәрефләр белән аның исемнәрен язганнар, аның портретын элгәннәр. Күңеленә рәхәт булып китте, җанына җылы йөгерде. Аны һаман да онытмаганнар, ул һаман да халыкның хәтерендә! Ә халык хәтерендә булган шагыйрьнең җаны мәңге яши...

Ул татлы хыялларга бирелде. Әнә аның туган авылы! Авыл уртасыннан талгын сулы инеш ага. Аның текә ярлы урыннарында бәреп чыккан көмеш сулы чишмәләр челтерәп агып инешкә кушылалар. Шуларның берсе турында шигырь дә язган иде бит әле ул.

Әнә яшел калай түбәле, сары манаралы мәчет күренеп тора. Аннан әйтелгән азан тавышы һаман да бөтен тирә-якка иман нуры чәчә. Мәчет янында мәдрәсә, ә аннан ерак тугел шагыйрьнең туган нигезе. Аның янында шомырт һәм миләш агачы. Әнә шуннан таныды ул үзенең туган нигезен. Әгәр көченнән килсә, шул урынга әтисе һәм әнисе төсе итеп кечкенә генә бер йорт салыр иде. Әтисе белән әнисе бик яшьли бу дөньядан китеп бардылар шул. Шагыйрь алар турында ишетеп кенә белә. Бер минутка гына булса да куеннарының җылысын тоярга иде...

Шулчак автобус чокырлы юлга керде булса кирәк, бик нык сикертә башлады. Шагыйрь тиз арада уйларыннан арынды. Бер өлкән яшьтәге апага ияреп шул автобустан төшеп калды һәм алга таба таныш сукмаклар буйлап җәяүләп атларга уйлады.

- Исәнме, туган ягым! Шундый сагындыргансың син мине! - диде шагыйрь. Аның сүзләрен табигать тә ишетте ахрысы: әле бөре генә җибәргән агачлар шаулап куйды, гөрләвекләр дә моңлы җырларын сузып агарга кереште. Аның туган ягына да яз килгән. Ак каен ботагына кунып сыерчык сайрый. Күңелләрне өздереп-өздереп куя! Сандугач шагыйрьне күргәч тагы да моңлырак, сагышлырак сайрый башлады. Бик озаклап, бирелеп тыңлаганнан соң ул юлын дәвам итәргә уйлады.

Рәхәт тә соң таныш юллар буйлап атлавы! Атлаган саен нинди дә булса күңелле вакыйга искә төшә. Шулай уйларга бирелеп авылы каршында басып торганын сизми дә калды. Менә бит ул тау башына салынган горур авыл! Әнә мәчет манарасы.

Инде ничәмә - ничә еллар үткән, вакыт елгасы сиздермичә генә аккан да беткән. Иске йортлар урынында заманча яхшы, биек йортлар тора. Туган нигезе каршында шомырт белән миләш агачын күргәч, шагыйрьнең күңеленә җылы йөгерде. Шатлыгыннан барып шул ике агачны кочаклады. Күз яшьләре шагыйрьнең бите буйлап агач кәүсәсенә тәгәрәделәр. Шул агачлачларның кочагында булу шагыйрьгә рәхәтлек бирде, гүя ул агачларны кочакламый, ә әтисе белән әнисенең куенында иркәләнә.

Шагыйрь “газизләренең кочагыннан чыкты” да, мәктәпкә таба юнәлде. Элекеге мәдрәсә урынында мәһабәт бина утыра. Каршысына зур хәрефләр белән “Белем дөньясына рәхим итегез!” дип язылган. Биек баскычлар буенча менеп, мәктәп эченә үтте. Мәктәп эче шундый якты, зур. Тәрәзә төбендә матур-матур гөлләр чәчәк аткан, алгарак үткәч мәктәп тормышын сурәтли торган язмалар, мәкаләләр.

Уйланып, һәрбер язмага аерым игътибар биреп карап йөргәндә актлар залы ягыннан кул чапкан тавышлар ишетте. Тавыш килгән якка таба атлады. Ишекне ачты һәм шаккатты! Зал искиткеч итеп бизәлгән! Бөтен җирдә чәчәкләр, төрле төстәге шарлар, иң уртада шагыйрьнең рәсеме. Боларны күргәч шагыйрьнең йөзенә елмаю йөгерде, күңелендә горурлык хисе уянды.

Менә аның туган көненә багышланган кичә башланды. Матур итеп киегән егет-кызлар Габдулла Тукайның авыр тормыш юлын сөйләделәр. Шагыйрьнең күзләреннән яшьләр тамды...

Кичәнең ахырында сәхнәгә 13-14 яшьләрдәге оялчан гына бер малай чыкты. Үзеннән ниндидер бер нур бөркелә иде аның. Каушап кына шигырьнең исемен әйтте дә сөйли башлады. Бу бер дә Тукай шигыренә ошамаган иде, шагыйрь аптырашта калды. Ә егетнең сөйли барган саен тавышы көчәйде, каушауны бөтенләй онытты. Бөтен зал күз яшьләрендә йөзде, соңыннан басып кул чапты. Югалып калды егет, башын иде дә юк булды.

Шагыйрь дә уянып китте. Күзләрендәге яшьләрен сөртте дә теге малайны эзләп китте. Бәхеткә каршы малай ерак китмәгән иде, мәктәп артындагы агачка терәлеп мышык-мышык килеп утыра иде. Шагыйрь дә аның янына утырды. Шулчак малай яшьле күзләре аркылы Тукайны күрде.
Бу чынлап та сезме, Тукай абый? - диде ул сабый күзләрен шагыйрьгә төбәп.

- Рәхмәт, энем. Шигырең бигрәк искиткеч иде, күңелләргә үтеп керде. Үзең яздыңмы?

- Кайдан белдегез? - диде малай.

- Ансы мөһим түгел. Атың кем була инде батыр егет? - дип сорады шагыйрь малайдан.

- Аяз булам...

- Менә таныштык та, энем! Мондый яхшы егетнең әти-әнисе кемнәр?

Шулай дигәч малайның кәефе тагы үзгәрде. Ул, олыларга гына хас җитдилек белән:
-Әниемне дә, әтиемне дә белмим мин. Алар тууга ук миннән баш тартып, балалар йортына биргәннәр, - дияргә дә өлгермәде, күзләреннән яшь бәреп чыкты.

Шагыйрь югалып калды, бик юатасы килсә дә, кирәкле сүзләр таба алмады. Үзенең тормышы күз алдыннан йөгереп узды. Аның әти-әнисе иртә дөнья куйганга күрә ул кулдан кулга, өйдән өйгә күчеп үткәрде бит бала чагын. Һәр өйдә диярлек аңа артык җанга, артык авызга караган кебек карадылар. Башка балалар рәхәтләнеп авыз тутырып әти-әни дип эндәшкәндә аның йөрәге кысып-кысып куя иде, аның да шулай ягымлы итеп дәшәсе килә иде, кочакларына сыенып җил-бураннардан качасы килә иде. Хәзерге вакытта бу егет тә шундый ук хисләр кичерәдер. Ләкин аңа Тукайга караганда да авыррак: гаиләсе аннан баш тарткан.Уенчык кебек аны балалар йортына тапшырганнар. Әгәр дә Аязның балалар йортында ниләр кичерәсен белгән булсалар ташлап киткән булырлар иде микән? Көн саен әти-әнисен күрү теләге белән уянды ул.

- Борчылма, Габдулла абый. Мин ияләндем инде, - дип, шагыйрьне тирән уйларыннан арындырды.

- Гафу ит инде, энем. Мин үзем дә шундый газаплар кичергән кеше.. Ә бәлки алар хәзер бөтен җирдән газиз улларын эзлиләрдер, таба алмагач төннәр буе сине сагынып елыйлардыр, төшләрендә сине күреп саташып уяналардыр. Өметенне югалтма, энем!

- Сез дөрес әйтәсез. Беркайчан да өметне өзмәскә кирәк! Гел алга таба гына атларга, язмыш сынауларын лаеклы итеп үтәргә кирәк!

- Елмаю сиңа бик тә килешә, энем. Исемеңне бер дә белмичә кушмаганнар! Гел шулай нык бул.

- Ә сез беләсезме? Безнең авылда сезнең музеегыз эшләп килә. Телисезме мин сезне шунда алып барам

- Бик тә телим, энем! Әйдә кичектермичә хәзер үк барабыз!

Беркем белән дә ачылып сөйләшми тораган Аяз шагыйрьгә бөтен тормыш юлын сөйләде. Алар бер - берсенә шундый ошаганнар иде. Кырыйдан карап торсаң, әтисе белән улы диярсен! Аяз беренче тапкыр шигырь яза башлаганын сөйләде, Тукай үзенең язу серләренә өйрәтте. Аларның сөйләшеп сүзләре бетмәс кебек иде.

- Менә, Габдулла абый, килеп тә җиттек. Таныйсызмы?

Шагыйрь танымаса да таныйм дип башын селкеде. Алар бина эченә уздылар. Менә бит Тукай яшәгән йорт! Бүлмә почмагында дини китаплар күргәзмәсе. Аның кырыенда әтисе Мөхәммәтгарифның авылга икенче мулла итеп билгеләнүе турындагы таныклык һәм үлеме турында метрика язуы; аны укыткан абыстай һәм мулланың фотолары. Бүлмәнең икенче ягында Саҗидә апасына 1903 елда язган хаты һәм 1912 нче елда Ф.Әмирханга язган хатның конверты саклана. Икенче бүлмәдә XIX-XX гасырларга нисбәтле татар өе күренеше, көндәлек кулланган көнкүреш җиһазлары: самовар, савыт-саба, итек-читекләр. Ә өченче бүлмәдә Тукай әсәрләре. Аларны алып укырга да рәхсәт ителә. Бу йортта аңа шундый рәхәт! Вакыт туктап калган кебек. Һәр предмет, һәрбер җиһаз аңа шундый якын, газиз иде.

Үзенең музеенда йөреп туйгач, Аязны исенә төшерде шагыйрь. Сәкегә утырган да шагыйрьнең китабын тотып тәмле йокыга талган Аяз. Тукай аны уятырга җәлләде, янына килеп утырды. Ничек инде шундый сабый баланы балалар йортында калдырып була? Бу аның башына сыймады. Моңа әнисе гаепле түгеллегенә иманы камил иде. Бәлки ялгышып, бәлки куркып ятим иткәндер ул аны. Шулчак аның Аязга ярдәм итәсе килде. Аяз йоклаган арада, ул балалар йортына барып әти - әнисенең кем икәнен ачыклаячак һәм аларга хат язып салачак.

Балалар йортының мөдир бүлмәсенә үтте. Кәгазьләр арасыннан Аяз исемендәгесен тапты, әтисе белән әнисенең адресын язып алды. Каләм алып хат язарга тотынды. Конвертка адресны язып, почта тартмасына салды.

Аяз уянганчы дип, кире музейга таба ашыкты. Ул уянмаган иде әле. Әкрен генә аның янына килеп маңгаеннан сыйпады. Аяз уянып китте:

- Йөреп тә чыктың мени инде, Тукай абый?

- Әйе, энем. Әйдә йорт тирәсен әйләнеп чыгыйк та кайтырбыз, сине эзлиләрдер инде.

Сүзсез генә ишегалдына чыктылар. Һәм күзе ни күрсен: миләш белән шомырт агачы! Ул тиз генә барып агачларны кочаклады.

- Мин дә монда булырга яратам, монда шундый рәхәт, тыныч , - диде Аяз. Сезнең турындагы шигырьне шул ике агач арасына утырып яздым.

- Әйтәм аны шигырьдән шомырт белән миләш тәме килә, - дип көлемсерәп куйды шагыйрь.

Шулай озак кына тын торганнан соң шагыйрь:

- Йөрәгең бар синең, энем. Йөрәк булгач, җан да бар. Бу дөньяда бик аз яшәдем, эшләнмәгән эшләрем, язылмаган шигырьләрем, җырларым калды. Син шул эшемне дәвам итсәң, мин бик шат булыр идем.

- Ә сез миннән килеп чыгар дип уйлыйсызмы?

- Әгәр дә кеше тели икән ул барын да булдыра, бары тик теләк кенә кирәк, энем.

- Тырышып карармын дип сүз бирәм, Тукай абый, бу минем өчен бик зур горурлык!

- Энем, минем вакытым санаулы, мин кире кайтырга тиешмен. Минем эшемне дәвам итәчегеңдә шигем юк! Тормыш сынаулары каршында нык бул, үз хыялың өчен көрәш! - диде дә шагыйрь күзгә күренмәс булды. Аяз әйткән рәхмәтне ишетергә дә өлгермәде.

Хәзер шагыйрь Аязны күкләрдән күзәтә. Менә ул утырган җиреннән күтәрелде һәм балалар йортына таба атлады. Балалар йортына керүгә аңа бик сөенечле хәбәр җиткерделәр: аны эзләп әнисе шалтыраткан һәм иртәгә үк янына киләчәген әйткән. Нинди сөенечле хәбәр! Димәк, әнисе аны ташламаган, әнисе аны ярата! Аның күңелендә матур гөлләр чәчәк атты. Хәзер ничек тә булса иртәгесе көнне көтәргә кирәк.

Ниһаять, кояш күтәрелде, көн туды. Аяз тиз генә киенеп ишек катына төшеп утырды, тәрәзәдән күзләрен дә алмыйча әнисен көтте. Тик әнисе нигәдер юк та юк. Бермәлне әнисе аны тагы ялганлаган, тагын ташлаган дип уйлады. Ләкин ишек катында матур итеп киенгән урта буйлы хатынны күргәч, начар уйлары юкка чыкты. Ул әнисенең кочагына ташланды.

- Әнием, син мине беркайчан да ташламассыңмы?

- Юк, улым. Хәзер мин сине югалтмам, башкаларга бирмәм...

Бу күренешне бөек шагыйрь күкләрдән күзәтеп торды. Йөзендә елмаю, елмаю, елмаю...

Гөлгенә Вәлиева, 
Саба районы, Завод-Нырты урта мәктәбе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев