Логотип Идель
Ялкын

ЮНЬСЕЗ СТИВКА КАЗАНДА ЮЛЫКТЫК...

Казандагы бренд кибетләр базарга әверелеп бара, дип шар яручыларга кул чабабыз: дөрес, әверелеп бара. Ләкин сыйфатлы кием алырга кыйбатлы бутикларга йөгерергә ашыкмагыз! Эзләгән табар: 10 000 сумга да 30 000 сумлык итеп киенергә була. Менә сезгә кечкенә генә эксперимент.

 

Reserved кибетенә юл тотабыз. Моделебез – танылган җырчы Ришат Фазлыйәхмәтов.

 

МИНИМУМ ГРИМ/МАКСИМУМ ПОЗИТИВ

‒ Әйе, мине чыннан да Сергей Безруковка охшаталар, ‒ диде ул, –бигрәк тә елмаеп йөргәндә.

Кибеткә кереп киттек. Безне көтеп торган өч сатучыга барып җитәр-җитмәс, кычкырып: «Исәнмесез!» – ди Ришат. Икесе – югалып кала, берсе исә елмаеп, сәламебезгә татарча, матур итеп җавап кайтара. Менә шул кызны иярттек тә киттек. Ярдәмчебезнең исеме Ләйлә булып чыкты. Теләче кызы Ришатны шундук танып алган икән:

‒ Сез сәхнәдәге кебек үк икән, минимум грим һәм максимум позитив.

Чөкердәшә-чөкердәшә кием сайлый башладык. Беренче эш итеп аяк киеме сайлыйбыз: юкса сезон алышына, узган сезоннан калган футболкаларны монысында да матур итеп кияргә була, ә менә кышкы аяк киеме белән язгы кояш астында йөрүләре ‒ ай-һай! Соңгы вакытта популярлаша башлаган Швеция бренды Sneaky Steve (инглиз теленнән «Юньсез Стив» дип тәрҗемә иттек) модельләре Ришатның игътибарын җәлеп итте. Исеме җисеменә туры килми Стивның, кызыклы гына әйберләре бар. Әлеге марка һәр сезонга яңа модель аяк киемнәре тәкъдим итсә дә, төп юнәлешен саклый килә: алар классика белән спортны кушып, уңайлы һәм зәвыклы әйберләр җитештерә. Өстәвенә бәяләре дә ‒ ярыйсы гына. Ләкин кибетләре Интернет челтәре аша гына эшли. Нәтиҗәдә, Интернет сату-алуга шикләнебрәк караган әфәнделәр һәм туташлар әлеге брендны урап уза. Ә без аңа тәңгәл аяк киеменә Reservedта юлыктык. Шундый ук саргылт замша, «Юнсез Стив»тан 1 500 сумга арзанракка да чыга әле! Сыйфатына килсәк...

‒ Тегелгән-тегелүен, ләкин замша ‒  замша инде... ‒ диде Ләйлә. Шунда ук тагын берничә пар аяк киеме сайладык язның җылы көннәренә: ап-ак кроссовки, 80нче елларда популяр булган ретро ярым кроссовки, затлы урыннарда кияр өчен ботинка.

 

КОСТЮМНАРЫҢ ЙОКЛАСЫН...

«Юньсез Стив» рекламаларында гел бер сүзне кабатларга ярата: «Безнең аяк киемен сез сайламыйсыз, ул сезне сайлый». Килешми дә мөмкин түгел бит. Кайчак бер генә киемгә дә туры килми торган әйберне әллә нигә генә ошатасың да, алып та кайтасың. Шкафлар шулай кием белән тула... Бүген исә бары тик кирәкле һәм сыйфатлы әйберләрне генә сайлыйсы иттек.

Яз сезонында укучы һәм студентлар өчен иң универсаль кием нәрсә дип сорасак, һичшиксез, джинс дип җавап бирер дөньяның иң танылган дизайнерлары. Монысына да контраргумент юк.

‒ Кимендә 2-3 юньле джинс чалбар булырга тиеш кешедә, ‒  дип җөпләде Ришат та. ‒ Җырчылар бит гастрольләргә костюмнан йөри алмый. Алар сәхнә өчен генә ярый, ә башка вакытта матур итеп җыеп куясың да, сәхнәгә чыкканчыга кадәр «йокларга саласың». Яшәсен джинс!

Ярар, монысы да булды. Апрельгә кердек, алда – май, караңгы төсләрдән качасы килә. Яз белән җәй якты төсләрне ярата. Саргылт-яшел һәм аксыл футболкага күз төште. Менә сиңа Ральф Лоренның Казанча варианты: тукымасы да яхшы гына, төсләре дә... Ләкин Волков урамында урнашкан оригинал Лорен киемнәреннән бәясе белән аерылып тора – арзанрак, шәп бит инде? Хәер, без копияләр артыннан чапмыйбыз, ә бик кәттә маркаларның арзанрак вариантларын  барлыйбыз!

 

ЧЕМОДАННАР КАБАТ МОДАДА!

Йөри торгач, бу сезонда модага кереп киткән зур сумкаларга да тап булдык. Нишләп була инде болар белән, безнең ир-егетләр бит сумка өстерәп йөрергә яратмый, дип көләм. Ә Ришат югалып калмый:

‒ Алай димә, гастрольләргә – менә дигән инде бу! Гадәттә, мин кибеткә хатыным белән йөрим. Бер керсәк, ярты кибетне төяп чыгабыз, менә шул вакытта да ярап куячак. Зур сумкага бит бар нәрсә дә сыя! Җитмәсә, модада да икән үзләре...

Шулай итеп, зур сумка Ришатның күңеленә бик тә хуш килде. Әле тагын бер сер: чормаларга, чоланнарга чыгарып томырылган чемоданнар да яңадан кайтып киләләр – алар үлемсез классиканың бер элементы да бит. Теләсәң һәм кулыңнан эш килсә, иске чемоданнарны тартып чыгарып, төзекләндерергә, бизәргә һәм рәхәтләндереп тотып йөрергә мөмкин!

 

НА ПЛАЖКУ:

БЕЗНЕҢ LOOK:

2 фуболка – һәрберсе 899ар сум

‒  2 аяк киеме – пары 1599 сум

‒  пиджак – 1099 сум

‒  куртка – 2099 сум

чалбар – 1099 сум

сумка – 1399 сум

Барлыгы – 10 692 сум

 

Теләгән очракта, моннан да арзанрак вариантлар табарга мөмкин. Әмма, үзегез аңлыйсыз, сезонның фишкасы булган кием-салымга ташламалар булмый. Һәм ул коллекцияләр гадәти кибетләргә тиз генә килеп тә җитми әле. Шулай да без яз-җәй сезоны коллекциясенең иң актуаль трендларын уртача бәядәге кибеттән табып ала алдык. Һәм иң атаклы мода йортлары рухындагы look тупладык.

P.S. Теләче кызы Ләйлә безне елмаеп озатып калды. Саф татар телендә сөйләшеп, ягымлы елмаеп кием сайлашучы консультантларны һәр адымда очратып булмый Казанда. Шуңа да аеруча рәхмәт аңа!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев