Логотип Идель
Ялкын

ЮГАЛГАН БЕЛӘЗЕК (2 ӨЛЕШ)

Ләйлә ике кулы белән йөзен каплап чыгып китте. Дилә белән аның юлы бүтән кисешмәде. Дилә, төннәрен Ләйлә турында уйласа да, беләзеген якынрак күреп, бар дусларыннан да шикләнде. Әмма «булышырга» теләп килгән Сәрияне ул кире бормады. Аларның соңгы арада якын дусларга әйләнүе күп кешене таң калдырды. Диләнең әнисе дә эчтән генә: «Хәерлегә булсын!» - дип куйды. Сәрия бер атна эчендә Диләне үз ягына авыштырып ук бетерде. Беләзек турында сүз чыккач, әйтәсе сүзен өеннән ятлап килеп, түкми-чәчми Диләгә сөйләде:


- Бер көнне Ләйләне күрдем әле. Синең чәчәкле беләзегеңне киеп, иптәшләре янында мактанып утыра. Әллә әбиең биргән бүләкне аңа бирдеңме?


Диләне яшен суккандай булды. Сәриянең әйткән сүзләрен кабат-кабат исенә төшереп, аңларга тырышты. Ләйләнең әлеге мыскылын ул кичерә алмады. Берсендә, аннан үч алырга теләп, мәктәп каршына барлык иптәшләрен җыйды. Янына Ләйләне дәшеп, Сәрия белән мыскыллап көлү иде теләкләре. Ләйлә эшнең нидә икәненә аңышмыйча, Дилә каршына килеп басты. «Сүзеңне әйт», янәсе. Дилә аны баштанаяк күзәтеп чыккач, барлык иптәшләре каршында Ләйләнең бөтен серен чиште. Дуслары Ләйләдән көлеп туктагач, өстәп куйды:


- Беләзекне урламаган булсаң, сөйләмәгән дә булыр идем.


- Гаепсезгә яла якмагыз. Аны мин урламадым.


- Каршы эндәшкән була тагы, – дип сүзгә кушылды Сәрия.


Ул көнне авыл яшьләре Ләйләдән йөз чөереп кайтып киттеләр.


Ә киләсе көнне Ләйләнең үле гәүдәсен таптылар...


Дәвамы бар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев