Логотип Идель
Ялкын

«ЮЕШ БОРЫН, ТӨЙМӘ КҮЗ»

Кем ничектер, ә менә мин җәйге ялымны авылда үткәрергә яратам. Саф һава, шифалы яңгырлар, төрле төсләргә кереп уйнаучы салават күпере, Сөләйман буасында балык каптыру, иң матур кыңгырау чәчәкләреннән тәкыялар үрү, дусларым белән кич утырулар, сыер саклаулар, бакчада эшләү – берсе дә калмый!

Авылда вакыт бик тиз үтә, күзеңне ачарга да өлгермисең, инде кояш төшкә дә авыша, димәк, су коенырга вакыт җитте дигән сүз! Су чәчрәтеп, рәхәтләнеп уйнап аргач, мин әбиемнең яшелчә бакчасына юл тотам. Анда мине күптәнге дустым – Энәбикә көтеп тора. Әлеге керпе баласы белән мин 3 ел элек таныштым. Әбием кыяр түтәлләренә су сибәргә кушкач, лейкамны эләктереп, җәһәт кенә бакчага йөгердем. Әкрен генә су сибәм, тик колагыма ниндидер кыштырдау тавышы ишетелә. Уңга карыйм, сулга күз салам – беркем дә юк! Тагын су сибүемне дәвам итәм, тагын шул кыштырдаган тавышны ишетәм. Тик кыштырдаучының үзен күрә алмыйм. Тычкан-мазардыр, дип тынычланам. Әбиемә дә әлеге серле тавыш турында искәртәм. Әбием исә:

– Кызым, әнә теге кисмәк янында керпе оясы бар, шул синнән куркып посып утырадыр. Ул керпе безнең бакча хуҗасына әйләнде, бер тычканны калдырмады. Әйдә, бергәләп карыйбыз үзен.

Дөрестән дә, кыштырдаучы керпе булып чыкты. Керпене зоопаркта да, рәсемнәрдә дә күргәләгәнем бар иде анысы. Тик якыннан күрү – үзе бер кызык икән! Мин якынлашкач, энәләрен тырпайтып, фырылдарга тотынды ул, мизгел эчендә чәнечкеле йомгакка әйләнде дә куйды. Ә минем аны бик яхшылап карыйсым килгән иде. Бераздан сүтелде үзе, сукмак буйлап кызу-кызу йөгерә башлады. Мин аның төймәдәй күзләрен, кап-кара юеш борынын, нәни һәм җитез аякларын гына күреп калдым.

Шул көннән башлап, аны һәр көн күзәттем, тора-бара без дуслаштык та. Инде ул миннән яшеренмичә, ышанычлы адымнар белән атлый башлады. Җәй буе без Энәбикә белән бакчада кайнаштык. Мин аны сусыл алмалар, кыяр белән сыйладым. Ә тычканнарны ул үзе тотты. Әбием кечкенә генә савытка чиста су салып куйгач, керпебез аны рәхәтләнеп эчә. Ашап-эчкәч, үзенчә юынып та ала, фырылдап куя, гүя безгә рәхмәт әйтә.

Ел саен мин авылга дустымны сагынып кайтам. Быел ул – 3 бала әнисе. Әни булгач, Энәбикәнең холкы бераз кырысланган, балалары белән уйнаганны бик яратып бетерми. Тик барыбер ул мине таный, янына килгәч, башын яшерми, димәк, безнең дуслыкны онытмаган. Энәле булуына карамастан, керпе дә чын дус була белә икән!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев